75 НЧЕ ҖЫР
Мин әзер! Җибәр мине!
-
1. Күпләр Аллаһыны хурлый,
Аңа каршы сүзләр ташлый.
«Көчсез ул, ваемсыз»,— диләр,
«Алла юк!» — дип әйтә алар.
Кемнәр Аңа шаһит булыр?
Кемнәр Аны яклап торыр?
КУШЫМТА 1:
Йәһвә Аллам, җибәр мине!
Раббым, данлармын мин сине.
Минем өчен зуррак хөрмәт юк!
Мин әзер! Җибәр мине!
-
2. Курыкмый Йәһвәдән алар,
Аның Сүзен танымыйлар.
Халык потка сәҗдә кыла,
Кешеләрне илаһ итә.
Тиздән Йәһвә көне җитәр!
Кем бу хакта игълан итәр?
КУШЫМТА 2:
Йәһвә Аллам, җибәр мине!
Игълан итәрмен көнеңне.
Минем өчен зуррак хөрмәт юк!
Мин әзер! Җибәр мине!
-
3. Начар бүген дөнья хәле,
Җәфа чигә юаш кеше.
Күпләр эзли дөрес динне,
Табалмыйлар туры юлны.
Алар кемнән ярдәм күрер?
Кемнән төгәл белем алыр?
КУШЫМТА 3:
Йәһвә Аллам, җибәр мине!
Мин юатырмын аларны.
Минем өчен зуррак хөрмәт юк!
Мин әзер! Җибәр мине!
(Зәб. 10:4; Йәз. 9:4 дә кара.)