74 НЧЕ ҖЫР
Патшалык җырына кушыл!
-
1. Без Патшалык җырын бергә җырлыйбыз.
Аны ятлап, безнең белән җырла.
Көе матур, күркәм бар сүзләре дә.
Аллаһыны шатлык белән данла.
КУШЫМТА:
Кил Йәһвәнең хозурына.
Өметеңне аңа багла.
Патшалыгын шушы җырда данлыйбыз.
Йәһвә Алла лаек бөтен данга.
-
2. Без Мәсихне Патша итеп таныйбыз,
Хакимлеге бөтен җирдә булыр.
Аллаһының тәкъва угыллары да
Патшалыкны мирас итеп алыр.
КУШЫМТА:
Кил Йәһвәнең хозурына.
Өметеңне аңа багла.
Патшалыгын шушы җырда данлыйбыз.
Йәһвә Алла лаек бөтен данга.
-
3. Бар кардәшләр яңа җыр башкаралар.
Безгә бу җыр якты өмет бирә.
Башкаларны: «Кушыл»,— дип чакырабыз,
Чакыруны алар кабул итә.
КУШЫМТА:
Кил Йәһвәнең хозурына.
Өметеңне аңа багла.
Патшалыгын шушы җырда данлыйбыз.
Йәһвә Алла лаек бөтен данга.
(Зәб. 95:6; 1 Пет. 2:9, 10; Ачыл. 12:10 да кара.)