Туктап, ял итеп алыйк
Йөкләргә:
1. Күп йолдызлар күктә, учак янып тора.
Көндәлек эшләрне, мәшәкатьләрне онытып торыйк әле.
Сокланып туеп булмас, монда шундый рәхәт!
Эшләрең турында уйланабыз бергә: Аллаһыбыз, рәхмәт!
КУШЫМТА:
Без бергә җыелабыз, күңел ачабыз.
Һәр мизгел рәхәтлек китерә.
Һәм көч-дәрт җыяр өчен, безгә кайчак кирәк:
Туктап торырга
Һәм ял итәргә.
2. Төнге ай нурларында урман якты була.
Гаҗәп күренеш бу, рухны күтәрә ул, күңелебез шатлана.
Сынаулар авыр булса да, алар таштай басса,
Без сынмабыз, юк-юк, бирешмәбез берүк, булышыр Йәһвә.
КУШЫМТА:
Без бергә җыелабыз, күңел ачабыз.
Һәр мизгел рәхәтлек китерә.
Һәм көч-дәрт җыяр өчен, безгә кайчак кирәк:
Туктап торырга
Һәм ял итәргә,
Тик ял итәргә,
Ял итәргә.
КУШЫМТА:
Без бергә җыелабыз, күңел ачабыз.
Һәр мизгел рәхәтлек китерә.
Һәм көч-дәрт җыяр өчен, безгә кайчак кирәк:
Туктап торырга
Һәм ял итәргә.
АХЫР:
Без җыелабыз, көч җыябыз,
Аннары алга!
Без җыелабыз, көч җыябыз.
Безгә кирәк: туктап торырга
Һәм ял итәргә.