Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

142 җыр

Һәртөрле кешегә вәгазьлик

Һәртөрле кешегә вәгазьлик

(1 Тимутигә 2:4)

  1. Аллаһыга охшыйсыбыз килә,

    Ул кешеләргә бертигез карый.

    Һәртөрле кеше котылсын өчен,

    Ул аларны үз янына туплый.

    КУШЫМТА:

    Мөһиме — кеше үзе,

    Йөзе түгел — күңеле.

    Хәбәр бар җирләрдә таратыла.

    Чын-чынлап кайгыртканга,

    Вәгазьлибез барсына:

    «Һәркем Йәһвә дусты була ала».

  2. Кеше кайда гына очраса да,

    Нинди генә тәэсир калдырмасын,

    Мөһиме — аның йөрәк торышы,

    Аллаһы күргән эчке дөньясы.

    КУШЫМТА:

    Мөһиме — кеше үзе,

    Йөзе түгел — күңеле.

    Хәбәр бар җирләрдә таратыла.

    Чын-чынлап кайгыртканга,

    Вәгазьлибез барсына:

    «Һәркем Йәһвә дусты була ала».

  3. Бу дөньяны калдырган кешене

    Йәһвә чын күңелдән кабул итә.

    Моны белдек, моны вәгазьлибез,

    Сөйлибез без һәртөрле кешегә.

    КУШЫМТА:

    Мөһиме — кеше үзе,

    Йөзе түгел — күңеле.

    Хәбәр бар җирләрдә таратыла.

    Чын-чынлап кайгыртканга,

    Вәгазьлибез барсына:

    «Һәркем Йәһвә дусты була ала».