90 НЧЫ ҖЫР
Бер-берегезне дәртләндерегез
-
1. Бердәм булып хезмәт итәбез.
Әйе, без бер тату халык.
Ачык, якын аралашабыз,
Шуңа сизәбез зур шатлык.
Бергә булып, яклау табабыз.
Тыныч-имин җыелышта.
Авыр хәлгә дучар булсак та,
Бездә иман ныгый бара.
-
2. Кайчак күңел әрни, шатланмый,
Моңсу хисләр биләп ала.
Тик чын дуслар безне калдырмый,
Безне аңлый һәм юата.
Җылы, йомшак сүзләр — дәва ул,
Алар алтын алма кебек.
Кардәшләргә терәк булырбыз,
Һәрчак сакларбыз бердәмлек.
-
3. Иман күзе белән күрәбез:
Йәһвә көне якынлаша.
Дөрес юлдан тугры йөрибез —
Ярдәм итә имандашлар.
Кардәшләрне дәртләндерәбез
Сафлык саклап бирешмәскә.
Без мәңге берлектә яшәрбез,
Шушы өмет рухландыра.
(Лүк 22:32; Рәс. 14:21, 22; Гәл. 6:2; 1 Тис. 5:14 дә кара.)