82 НЧЕ ҖЫР
Яктылыгыгыз балкысын
-
1. «Игелек кылсагыз
Бар кешеләргә,
Яктылык булырсыз»,—
Дип әйткән Гайсә.
Вәгазьләп йөргән ул,
Яктылык биреп.
Калдырган безгә үрнәк,
Яхшылык кылып.
-
2. Һәр кеше белсен дип
Хакыйкать юлын,
Ашкынып сөйлибез
Йәһвәнең Сүзен.
Бар сүзләребез дә
Ягымлы булсын.
Көзгедәй чагылдырыйк
Йәһвәнең данын.
-
3. Сүзләрне бизиләр
Без кылган эшләр,
Ямь өстәп торалар,
Энҗедәй алар.
Яктыны яшермик —
Ул балкып торсын.
Аллаһы яктылыгын
Бар кеше күрсен.
(Зәб. 119:130; Мат. 5:14, 15, 45; Көл. 4:6 да кара.)