8 НЧЕ ҖЫР
Йәһвә — ныгытмабыз ул
(Зәбур 91)
-
1. Йәһвә — ныгытмабыз ул,
Ышык урыныбыз.
Аңа без сыенабыз,
Ул нык манарабыз.
Тугрыларын саклаячак,
Хәсрәтләрдән коткарачак.
Аңа без таянабыз,
Ул безнең куәт-көчебез.
-
2. «Сине яклап торырмын,
Мине яратканга.
Сиңа җавап бирермен»,—
Дигән Йәһвә Алла.
Сине курку биләп алмас,
Бәла-каза якынлашмас.
Яклау син табачаксың
Йәһвәнең канат астында.
-
3. Зарар күрмәячәксең
Төрле тозаклардан.
Шомга төшмәячәксең
Явыз дошманнардан.
Сиңа төн дәһшәте тимәс,
Очкан уклар зыян итмәс.
Йәһвә — ныгытмабыз ул,
Коткару килер аңардан.
(Зәб. 97:10; 121:3, 5; Ишаг. 52:12 дә кара.)