71 НЧЕ ҖЫР
Без бер сафта торабыз
-
1. Без бер сафта торабыз
Йәһ гаскәрендә.
Күп каршылык булса да,
Без атлыйбыз бергә.
Тәвәккәл вәгазьләргә
Без бөтен җирдә.
Гел тугры булырбыз
Аллаһыбызга.
КУШЫМТА:
Без бер сафта торабыз,
Мәсихне тыңлап.
Бердәмлек саклыйбыз,
Бер үк эш үтәп.
-
2. Без Гайсәне тыңлыйбыз,
Вәгазьгә чыгып.
Сарыкларын эзлибез,
Хәбәрне таратып.
Чакырабыз аларны
Үз Залыбызга.
Хак белем бирәбез
Эчкерсезләргә.
КУШЫМТА:
Без бер сафта торабыз,
Мәсихне тыңлап.
Бердәмлек саклыйбыз,
Бер үк эш үтәп.
-
3. Без бер сафта торабыз
Йәһ гаскәрендә.
Рух кылычын йөртәбез,
Вәгазьләп йөргәндә.
Аллаһы ярдәм итә —
Без кыю, батыр.
Бер дә куркасы юк —
Ул рухын бирер.
КУШЫМТА:
Без бер сафта торабыз,
Мәсихне тыңлап.
Бердәмлек саклыйбыз,
Бер үк эш үтәп.