70 НЧЕ ҖЫР
Лаеклы кешеләрне эзләгез
-
1. «Яхшы хәбәрне вәгазьләгез»,— диеп,
Гайсә йөкләмә калдырган,
Нәрсә сөйләргә икәнен аңлатып,
Бу эшне ышанып тапшырган:
«Өйгә кергәндә, сәламләгез башта.
Хуҗалар тыңласа, калыгыз.
Каршы сүз әйтсә һәм куа башласа,
Тузанны аяктан кагыгыз».
-
2. «Сезне тыңлаган кешеләр, асылда,
Мине тыңлаган булырлар;
Йәһвә аларның йөрәген ачканда,
Хакыйкать юлына басарлар».
Нәрсә әйтергә дип артык борчылмыйк —
Аллаһы бирәчәк зирәклек.
Әйткән сүзләрне тоз белән тәмләтеп,
Без бирербез яхшы шаһитлек.
(Рәс. 13:48; 16:14; Көл. 4:6 да кара.)