Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

48 НЧЕ ҖЫР

Аллаһы юлыннан тайпылмый йөрибез

Аллаһы юлыннан тайпылмый йөрибез

(Микай 6:8)

  1. 1. Аллаһы белән йөрибез.

    Ул безне кулдан тотып йөртә.

    Никадәр игелекле ул

    Эчкерсез, тыйнак кешеләргә!

    Чакыру без ишетәбез:

    «Килегез минем янга!»

    Йәһвәгә багышланабыз,

    Ант итеп тугры булырга.

  2. 2. Бу дөнья безне хупламый,

    Хакиме Шайтан каршы чыга.

    Бик авыр чорда яшибез,

    Дошманнар тели куркытырга.

    Аллаһы безне калдырмый,

    Аңарга якын булыйк.

    Шул чакта тугры калырбыз.

    Бу юлдан читкә тайпылмыйк.

  3. 3. Кирәкле ярдәм алабыз

    Алланың Сүзе, рухы аша.

    Гамәли киңәш табабыз,

    Кардәшләр белән очрашканда.

    Без дога кылып сорыйбыз:

    «Бирче зирәклек, Йәһвә».

    Аллабыз ярдәм итәр ул

    Хак юлдан тыйнак йөрергә.