47 НЧЕ ҖЫР
Йәһвәгә һәр көн дога кыл
-
1. Һәр көн дога кыл Йәһвә Аллага.
Ул үзенә килергә чакыра.
Хисләреңне сөйләп бир Ходайга.
Бер дә шикләнмә: сине ишетә.
Һәр көн дога кыл Аңа.
-
2. Һәр көн рәхмәт әйт Йәһвә Аллага —
Ул яратып фатиха яудыра.
Чын күңелдән Аллаһы кичерә,
Без туфрактан икәнен ул белә.
Һәр көн дога кыл Аңа.
-
3. Һәр көн дога кыл, Йәһвә — чын дустың,
Авырлыклар булганда, ул якын.
Үз яклавын бирәчәк ул сиңа,
Һич тә курыкма, Йәһвә — нык Кыя.
Һәр көн дога кыл Аңа.
(Зәб. 65:5; Мат. 6:9—13; 26:41; Лүк 18:1 дә кара.)