37 НЧЕ ҖЫР
Йәһвәгә бирелеп хезмәт итү
-
1. И Йәһвә, сиңа җырлыймын,
Чын күңелдән сине яратам.
Көн дә киңәшләр бирәсең,
Кадерлерәк алар алтыннан.
Ышанычыңны мин аклармын,
Син лаек тугрылыгыма.
КУШЫМТА:
Эчкерсез хезмәт итәрмен,
Тормышымны бирәм мин сиңа.
-
2. Эшләрең сине мактыйлар:
Күк, ай, диңгез сиңа дан җырлый.
Җир, урман сине зурлыйлар.
Мин дә сине, Аллам, данлыклыйм.
Ант бирдем — аны мин үтәрмен,
Буйсынырмын тавышыңа.
КУШЫМТА:
Эчкерсез хезмәт итәрмен,
Тормышымны бирәм мин сиңа.
(Кан. 6:15; Зәб. 40:8; 113:1—3; Вәг. 5:4; Яхъя 4:34 дә кара.)