Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

36 НЧЫ ҖЫР

Йөрәгебезне саклыйбыз

Йөрәгебезне саклыйбыз

(Гыйбрәтле сүзләр 4:23)

  1. 1. Йөрәк — тормыш чыганагы,

    Аны саклап яшә.

    Гөнаһ юлын нәфрәт итү

    Безгә яклау бирә.

    Кайчак йөрәк безне алдый,

    Ялган юлга тарта.

    «Зирәклекне миннән эзлә»,—

    Дип чакыра Алла.

  2. 2. Дога кылабыз Йәһвәгә,

    Һәр көн аны данлап.

    Ачабыз йөрәкне аңа,

    Борчуларны сөйләп.

    Йәһвә биргән әмерләрне

    Үтәп чын күңелдән,

    Хезмәт итәрбез Йәһвәгә

    Тугры йөрәк белән.

  3. 3. Бозык, начар фикерләрдән

    Саклыйбыз йөрәкне.

    Моның өчен Алла Сүзен

    Укыйбыз һәр көнне.

    Тугрыларын Йәһвә Алла,

    Шик юк, бик ярата.

    Йөрәкләрен саклаулары

    Аны шатландыра.