34 НЧЕ ҖЫР
Сафлык саклап яшәү
(Зәбур 26)
-
1. Раббым Йәһвә, Нәсыйхәтчем минем,
Уйларымны тикшер, төзәтче син мине.
Чын күңелдән сиңа мин таянам,
Сына йөрәгемне, Аллам, мин үтенәм.
КУШЫМТА:
Аллам минем, шулай мин хәл иттем:
Йөрермен һәрчакта изге һәм саф юлда.
-
2. Яман кеше белән утырмадым
Һәм мәкерле эштә мин һич катнашмадым.
Бар явызлар һәлак ителгәндә,
Сакла мине, зинһар, коткар мине, Йәһвә.
КУШЫМТА:
Аллам минем, шулай мин хәл иттем:
Йөрермен һәрчакта изге һәм саф юлда.
-
3. Синең йортың — аны мин яратам,
Анда булыр өчен, бар көчемне куям.
Мин әйләнеп чыгам мәзбәхеңне,
Данлап сине, Йәһвә, мактап исемеңне.
КУШЫМТА:
Аллам минем, шулай мин хәл иттем:
Йөрермен һәрчакта изге һәм саф юлда.
(Зәб. 25:2 дә кара.)