31 НЧЕ ҖЫР
Аллаһы белән йөр
-
1. Йәһвә белән тыйнак йөреп,
Тугры, гадел бул һәрчак.
Аңа таянып, рухын үтенеп,
Аңа дус булачаксың.
Йәһвә Сүзен кулланып яшә,
Юлдан язмас өчен.
Кулдан тотып йөртер Йәһвә,
Ул бирер сиңа көчен.
-
2. Изге Алла белән йөреп,
Изге тормыш алып бар.
Сынау булганда, тугры калырга
Сиңа ярдәм итәр ул.
Тәкъва, җитди һәм яхшы уйлар
Булсын күңелеңдә.
Шунда Алла сине яклар
Һәм йөртер изгелектә.
-
3. Дустың Йәһвә белән йөрү
Сиңа шатлык китерер.
Бик күп фатиха бирер ул сиңа —
Үзең моны күрерсең.
Рәхмәт әйтеп, канәгать булып,
Шатлык белән җырла.
Йәһвә сиңа юлдаш булса,
Бәхетең чиксез була.
(Ярат. 5:24; 6:9; Флп. 4:8; 1 Тим. 6:6—8 дә кара.)