29 НЧЫ ҖЫР
Исемеңә лаек булып яшибез
-
1. И Аллабыз, кодрәтле һәм гадел син,
Һәр эшеңдә зирәклек чагыла,
Зур мәхәббәт күрсәтеп эш итәсең,
Син — Галәмнең Хакиме, хак Алла.
Үз халкыңа зур хөрмәт күрсәтәсең —
Исемеңне без йөртәбез, Йәһвә.
КУШЫМТА:
Шаһитләрең буларак, омтылабыз
Бу исемгә лаеклы булырга.
-
2. Без тынычлык һәм шатлык кичерәбез,
Син тапшырган хезмәтне башкарып.
Исемеңә дан-хөрмәт китерәбез,
Бар кешегә хакыйкать таратып.
Уй-фикердә, сүзләрдә, эшләрдә дә
Без бик телибез сине данларга.
КУШЫМТА:
Шаһитләрең буларак, омтылабыз
Бу исемгә лаеклы булырга.
(Кан. 32:4; Зәб. 43:3; Дан. 2:20, 21 дә кара.)