26 НЧЫ ҖЫР
Сез моны миңа эшләдегез
-
1. Күп башка сарыклар майланган төркемгә,
Хезмәттә катнашып, ярдәм күрсәтә.
Аларның башкарган эшләрен кадерләп,
Мәсих аларга бирәчәк зур бүләк.
КУШЫМТА:
«Аларга булышкан миңа булыша,
Аларны юаткан мине юата,
Алар хакына эшләнгән эшегез
Миңа кадерле — онытмагыз сез.
Хәтердән югалмас сезнең эшегез».
-
2. «Кайгырттыгыз мине, мин мохтаҗ булганда,
Сез кирәк булганны бирдегез миңа».
«Кайчан без эшләдек боларны?» — диярләр,
Җавап Патшадан шул чакта алырлар:
КУШЫМТА:
«Аларга булышкан миңа булыша,
Аларны юаткан мине юата,
Алар хакына эшләнгән эшегез
Миңа кадерле — онытмагыз сез.
Хәтердән югалмас сезнең эшегез».
-
3. «Күп эшләр башкарып, булыштыгыз миңа,
Ашкынып вәгазьләп алар янында».
Патшабыз уң якта торучы төркемгә
Тормыш бүләген бирәчәк җәннәттә.
КУШЫМТА:
«Аларга булышкан миңа булыша,
Аларны юаткан мине юата,
Алар хакына эшләнгән эшегез
Миңа кадерле — онытмагыз сез.
Хәтердән югалмас сезнең эшегез».
(Гыйб. сүз. 19:17; Мат. 10:40—42; 2 Тим. 1:16, 17 дә кара.)