146 НЧЫ ҖЫР
«Мин һәммә нәрсәне яңартам»
-
1. Билге күрсәткәнчә, соңгы көннәрдә
Йәһвә Угылы идарә итә.
Гайсә Шайтанны ыргыткан күктән.
Яңа күк, яңа җир булыр тиздән.
КУШЫМТА:
Шатлан! Бөек Патша Йәһвә
Яшәр халкы белән бергә.
Үлем, кайгы тиздән үтеп китәр,
Чирләр булмас, күз яшьләре бетәр.
«Мин һәммәсен яңа итеп ясыйм
Һәм үз сүземне үтим».
-
2. Мәсих кәләше бик матур бизәнгән,
Нәфис җитеннән киемнәр кигән.
Йәһвә каршында бу кәләш изге,
Аның яктысы — Аллаһы үзе.
КУШЫМТА:
Шатлан! Бөек Патша Йәһвә
Яшәр халкы белән бергә.
Үлем, кайгы тиздән үтеп китәр,
Чирләр булмас, күз яшьләре бетәр.
«Мин һәммәсен яңа итеп ясыйм
Һәм үз сүземне үтим».
-
3. Изге шәһәрнең капкасы ябылмас,
Төнлә дә анда караңгы булмас.
Бөтен халыклар яктысын күрер,
Аңа изгеләр ямь өстәп торыр.
КУШЫМТА:
Шатлан! Бөек Патша Йәһвә
Яшәр халкы белән бергә.
Үлем, кайгы тиздән үтеп китәр,
Чирләр булмас, күз яшьләре бетәр.
«Мин һәммәсен яңа итеп ясыйм
Һәм үз сүземне үтим».
(Мат. 16:3; Ачыл. 12:7—9; 21:23—25 дә кара.)