128 НЧЕ ҖЫР
Ахырга кадәр чыдам калыйк
-
1. Йәһвә безгә ярдәм итә
Чыдам, нык калырга.
Аның Сүзе нигез бирә
Көчле, тирән иманга.
Йәһвә көнен истә тотып,
Нык калыйк сынауларда.
Безне сафландыра алар —
Иман сыналган була.
-
2. Башта булган мәхәббәтне
Тырыш югалтмаска.
Авыр хәлгә карамастан,
Бирешмә шик-куркуга.
Йәһвә ярдәм кулын сузар,
Күрсәтер чыгу юлын.
Шушы вәгъдә өмет өсти,
Ул бик тә ышанычлы.
-
3. Кеше чыдам булып калса,
Әҗер алган булыр.
Йәһвә, төргәгенә язып,
Аны истә калдырыр.
Иман саклап, түзем булыйк.
Чыдамлык камил булсын.
Йәһвә безне хуплап мактар,
Бирер фатихаларын.
(Евр. 6:19; Ягък. 1:4; 2 Пет. 3:12; Ачыл. 2:4 дә кара.)