127 НЧЕ ҖЫР
Йәһвә теләгәнчә яшәү
-
1. Нәрсә кайтарыйм соң Йәһвә Аллама?
Мине кайгырта ул, рәхмәтлемен аңа.
Аның Сүзенә көзгегә күк карыймын.
Аңа яраклы булырга бик телимен.
КҮЧЕШ:
Хезмәт итәчәкмен гомер буена,
Моны мин эшләрмен Йәһвәне сөйгәнгә.
Аңа багышлыймын бөтен җанымны,
Теләп башкарам изге хезмәтне.
И Йәһвәм, булышчы тугры калырга,
Нәкъ син теләгәнчә, үзгәрә барырга.
Тугры кешегә тугрылык күрсәтәсең,
Сиңа хуш килгән кешене калдырмассың.
(Зәб. 18:25; 116:12; 119:37; Гыйб. сүз. 11:20 дә кара.)