Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

119 НЧЫ ҖЫР

Нык иман саклыйк

Нык иман саклыйк

(Еврейләргә 10:38, 39)

  1. 1. Йәһвә күп тапкыр хәбәр тапшырган,

    Пәйгамбәрләрен җибәреп.

    Бүген дә безне Йәһвә өйрәтә,

    Улы аша эндәшеп.

    КУШЫМТА:

    Нык иман безгә булышсын

    Сынаулар аша үтәргә,

    Эшләрдә иман күренсен.

    Тәкъва кеше иман белән яшәр.

  2. 2. Иман булыша кыю сөйләргә

    Йәһвә нияте турында,

    Өмет бирүче хәбәр таратып,

    Аны данлап мактарга.

    КУШЫМТА:

    Нык иман безгә булышсын

    Сынаулар аша үтәргә,

    Эшләрдә иман күренсен.

    Тәкъва кеше иман белән яшәр.

  3. 3. Иман, калкандай ныклы булганда,

    Рухи үлемнән коткара.

    Аны ныгытыйк, чигенмик артка,

    Тугры калыйк бу юлда.

    КУШЫМТА:

    Нык иман безгә булышсын

    Сынаулар аша үтәргә,

    Эшләрдә иман күренсен.

    Тәкъва кеше иман белән яшәр.