ҮТКӘН ЕЛНЫҢ ӘҺӘМИЯТЛЕ ВАКЫЙГАЛАРЫ
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» дигән яңа очрашу
КҮЗӘТҮ МАНАРАСЫ, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыятенең (Пенсильвания) 2015 елны, 3 октябрь көнне үткән еллык очрашуында Җитәкче советтан Энтони Моррис бер мөһим белдерү ясады: Теократик хезмәт мәктәбе, Хезмәт очрашуы һәм Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү урынына «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» дип аталган яңа очрашу үткәрелә башлаячак. Моррис кардәш шулай ук «Безнең изге хезмәтебез» урынына «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез. Эш дәфтәре» дип аталган дүрт төсле һәм сигез битле басма ай саен бастырылачак дигән; Изге Язмаларны уку кызык булсын өчен матур рәсемнәр төшерелгән басмада һәр атнага очрашуларның раписаниесе биреләчәк.
Яңа очрашу өч пунктка бүленә:
-
Аллаһы Сүзендәге хәзинәләр. Бу пунктның беренче өлеше — Изге Язмаларны һәр атна уку графигына һәм эш дәфтәрендәге рәсемгә нигезләнгән ун минутлык нотык. Икенче өлеше «Рухи энҗеләрне эзләп табабыз» дип атала. Бу — сигез минутлык фикер алышу. Абый-кардәш Изге Язмаларны һәр атна уку графигы буенча ике сорау биреп тыңлаучылар белән фикер алыша. Бу пункт дүрт минутлык Изге Язмаларны уку белән тәмамлана.
-
Хезмәт итү осталыгын яхшыртабыз. Өч укучы бер-бер артлы беренче килү, кабат килеп китү һәм Изге Язмалар өйрәнүе вакытында өйрәтү осталыкларын күрсәтә.
-
Мәсихче тормышыбыз дигән пунктта Изге Язмалардагы принципларның көндәлек тормышта куллану юллары күрсәтелә. Бу пункт Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү белән тәмамлана. Ул сорау-җавап формасында үткәрелә.
Вәгазьчеләр яңа очрашуда яңгыраган гамәли киңәшләрне бик кадерли. Австралиядән бер абый-кардәш болай дип язган: «„Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез“ дигән очрашу миңа бик ошый! Андагы киңәшләрне тормышыбызда куллану җиңел. Кереш сүзләр дә гади. Очрашу сизелмичә үтеп китә, чөнки пунктлар кыскарды, фикерләр ачык аңлатыла, игътибарны җәлеп итә, ә видеороликларның күрсәтелүе һәм балаларның очрашуда катнашулары очрашуны тагы да кызыграк итә».
Италиядән бер җыелышның өлкәннәр советы менә нәрсә дип язган: «Безнең күзәтүебезчә, без хәзер яңа очрашуга җентекләбрәк әзерләнәбез һәм нәтиҗәдә хезмәт итү осталыгы яхшыра. Атна уртасындагы бу яңа очрашу ярдәмендә Йәһвә үз халкын тагы да сыйфатлырак өйрәтә. 15 яшьлек бер вәгазьче: „Элек очрашуны башыннан алып
азагына кадәр игътибар белән тыңлау авыр иде. Ләкин хәзер яңа очрашуда игътибарлы булу һәм өйдә әзерләнү җиңел“,— дигән».Австриядән бер гаилә болай дип әйткән: «Изге Язмаларны һәр атна 10 яшьлек кызыбыз белән уку безгә авыр бирелә иде. Әмма „Аллаһы Сүзендәге хәзинәләр“ пункты барлыкка килү белән без ешрак комментарий бирә башладык. Хәзер Изге Язмаларны һәр атна укуга әзерләнү өчебезгә дә шатлык китерә. Кызыбыз да рухи яктан үсә башлады».
Германиядән Инес болай ди: «Җентекләбрәк әзерләгәндә һәм укыганнарым турында тирәнтен уйлаганда, мин рухланып китәм. Минем элек шулкадәр еш тикшерүләр үткәргәнем булмады. Йәһвә белән мөнәсәбәтләрем дә яхшырды. Шайтанның дөньясы мине арыта һәм көчсезләндерә. Ә очрашуларыбыз миңа көч өсти һәм хезмәтемне башкарырга булыша».
Сөләйман утрауларындагы җыелышлар атна уртасындагы очрашуны бик ошата, алар күбрәк файда алыр өчен аеруча күп тырышлыклар куя. Күп җыелышлар ерак җирләрдә урнашкан, аларның йортларында электр тогы да, интернет та юк, кардәшләр бик гади — авылларча яши. Алайса, алар очрашуларда ай саен күрсәтелә торган видеороликларны ничек карый соң? Малаита утравында хезмәт итүче бер җыелыш вәгазьчеләре корытылган кокос җимешләрен сатырга булган. Эшләп алган акчаны алар ирекле иганәләр итеп җыелышка биргән һәм җыелыш кояш батареясыннан эшли торган һәм видео күрсәткән җиһаз сатып алган. Видеороликларны ай саен йөкләр өчен, абый-кардәшләр Интернет челтәренә тоташкан якын тирәдә урнашкан җиргә баралар, ә аннары аларны башка абый-кардәшләргә өләшәләр.
«Әйе, өйрәтү вакытында күрсәтмә әсбаплар киң кулланыла башлады,— дип язган Кушма Штатлардагы бер абый-кардәш.— 40 тан артык ел мин көрәш алып бардым. Фикерне аңлаганчы мин җөмләне кат-кат укый идем, ә аңлагач башка кешегә аңлата идем. Шуңа күрә минем Җитәкче советка бар күрсәтмә әсбаплары өчен рәхмәт әйтәсем килә. Изге Язмаларның китапларына кереш сүз видеолары искиткеч, ә эш дәфтәрендәге рәсемнәр турында әйтәсе дә юк! Йәһвә, һичшиксез, Аллаһы халкы хакына куйган тырышлыкларыгызны фатихалап тора. Бик зур рәхмәт сезгә».