ГРУЗИЯ
Тормышымны үзгәртәсе килә иде
Давит Самхарадзе
-
ТУУ ЕЛЫ: 1967
-
СУГА ЧУМДЫРЫЛУ ЕЛЫ: 1989
-
КЫСКА МӘГЪЛҮМАТ: күчеп йөрүче күзәтче булып хезмәт иткән. 2013 елдан бирле теократик мәктәпләрдә өйрәтә.
1985 елда 18 яшемдә Советлар хөкүмәте мине армия сафларына чакырды. Армиядәге гаделсезлек һәм җәбер-золым мине шулкадәр борчыды ки, мин үземә: «Алар кебек булып китәсем килми, бүтән кеше буласым килә»,— дидем. Шулай да тәртибем үзем теләгәннән аерылып торды. Тормышымны үзгәртәсе килә иде.
Армиядән соң мин өйгә кайттым. Бер тапкыр бер кичке мәҗлестән соң мин Аллаһыга, үзгәрергә ярдәм ит, дип дога кылдым. Киләсе көнне, эшкә барышлый, мин апама кереп чыктым. Ул Йәһвә Шаһите иде. Өенә кергәч, мин берничә Йәһвә Шаһитен күрдем, алар үз очрашуларын үткәрә иде. Алар мине җылы гына каршы алды. Шуңа күрә мин программаны тыңларга калдым.
Мин Изге Язмаларны өйрәнергә ризалаштым һәм алты айдан соң суга чумдырылу үттем. Йәһвә миңа яхшы якка үзгәрергә булышты. Мин моңа үз көчем белән генә ирешә алмас идем.