ГРУЗИЯ ǀ 1924—1990 еллар
Грузин телендәге Изге Язмалар
ЛАТИН, сирия, копт, әрмән һәм башка шундый телләр белән беррәттән грузин теле Изге Язмалар тәрҗемә ителгән беренче телләр арасында тора. Инҗилнең, Паул хатларының һәм Зәбурның грузин телендәге кулъязмалары б. э. V гасырының уртасында я хәтта иртәрәк ясалган булган. Киләсе гасырларда да Изге Язмаларны грузин теленә тәрҗемә иткәннәр һәм аның күчермәләрен ясаганнар. Нәтиҗәдә, күптөрле тәрҗемәләр барлыкка килгән *.
Изге Язмалар грузин халкының әдәбиятына һәм карашларына бик зур йогынты ясаган. Мәсәлән, Шушаник патшабикә турындагы трагик хикәядә — ә ул, күрәсең, б. э. V гасырының азагында язылган булган — Изге Язмалардан өзекләр китерелә һәм Аллаһы Сүзендәге кайбер вакыйгалар искә алына. Мәшһүр грузин язучысы Шота Руставели үзенең якынча 1220 елда язылган «Барс тиресен кигән баһадир» (грузинча «Вепхвисткаосани») дигән эпик поэмасында мәсихчеләрнең әхлакый нормаларын искә ала: дуслык, юмартлык, чит кешеләрне ярату кебек темалар турында яза. Бүген дә грузин халкы бу кыйммәтләрне әһәмиятле дип саный.
^ 3 абз. Күбрәк мәгълүмат алыр өчен, «Күзәтү манарасы» 2013 ел, 1 июнь чыгарылышындагы «Гасырлар буе яшерен торган хәзинә» дигән мәкаләне карагыз.