Тумыштан сукыр кешене савыктыру
Җитмешенче бүлек
Тумыштан сукыр кешене савыктыру
ЯҺҮДЛӘР Гайсәгә ташлар атарга җыенган булса да, ул Иерусалимнан китми. Соңрак Шимбә көнне Гайсә үзенең шәкертләре белән шәһәрдә йөргәндә тумыштан сукыр бер кешене күреп ала. Шәкертләре аңардан: «Остаз, бу кеше үз гөнаһы яки ата-анасының гөнаһы аркасында сукыр булып туганмы?» — дип сорый.
Күрәсең, шәкертләр, кайбер дини укытучылар кебек, кешенең инде ана карынында гөнаһ кыла алуына ышана. Ләкин Гайсә болай дип җавап бирә: «Бу аның үзенең дә, ата-анасының гөнаһы аркасында да түгел, бу хәл кешеләр Аллаһы эшләрен күрсен өчен булган». Бу кешенең сукыр булуы аның үзенең я ата-анасының кылган гөнаһының нәтиҗәсе түгел. Беренче кешенең, Адәмнең, гөнаһы аркасында берәү дә камил түгел, шуңа күрә кайчак кеше тумыштан ук сукыр булу кебек кимчелекләр белән туа. Бу кешенең кимчелеге хәзер Гайсәгә «Аллаһы эшләрен» күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Гайсә андый эшләрнең ашыгыч икәненә басым ясый. «Көн үткәнче без мине җибәрүченең эшләрен башкарырга тиешбез,— дип әйтә ул.— Төн җитә, ул чакта беркем эшли алмас. Мин дөньяда яшәгәндә, мин — дөнья өчен яктылык». Озакламый Гайсә үлеп, үлем караңгылыгына чумачак, анда ул инде бернәрсә дә эшли алмаячак. Ә әлегә Гайсә дөньяда яктылык чыганагы булып тора.
Бу сүзләрне әйткәннән соң Гайсә җиргә төкерә дә, төкереге белән лай ясый. Бу лайны ул сукырның күзләренә сөртә дә: «Силуам сулыгына барып юын»,— ди. Ир кеше барып юына. Һәм аның күзләре күрә башлый! Кире кайткач, ул шатлыктан балкый, ул бит хәзер күрә!
Күршеләре һәм аны белгән башка кешеләр гаҗәпләнеп: «Бу хәер сорашып утырган теге кеше түгелме?» — дия башлый. Кайберәүләр: «Әйе, ул», ә башкалар: «Юк, ул аңа охшаган гына»,— ди. Сукыр үзе исә:
— Мин ул кеше,— дип әйтә.
— Күзләрең ничек ачылды соң? — дип сораша башлый алар.
— Гайсә исемле кеше лай ясап күзләремә сөртте дә: «Силуам сулыгына барып юын»,— диде. Мин барып юындым һәм күзләрем ачылды,— дип әйтә ул.
— Кайда соң ул кеше? — дип сорый алар.
— Белмим,— дип җавап бирә ул.
Шунда кешеләр моңарчы сукыр булган ир кешене үзләренең дин җитәкчеләре, фарисейлар, янына алып бара. Алар да аңардан ничек күрә башлавы турында сораша башлый. Ул аларга: «Ул күзләремә лай сөртте, мин юындым да, күрә башладым»,— дип аңлата.
Фарисейлар, һичшиксез, бу хәерче өчен шатланырга тиеш. Ләкин алар Гайсәне гаепли башлый. «Бу кеше Шимбә көнен тотмый, шуңа күрә ул Аллаһыдан түгел»,— ди фарисейлар. Ә башка фарисейлар: «Гөнаһлы кеше мондый могҗизаларны ничек кыла алсын?» — дип каршы килә. Шулай итеп, алар арасында бәхәс чыга.
Алар сукыр кешедән кабат:
— Күзләреңне ачкан кеше турында син нәрсә әйтерсең,— дип сорый.
— Ул — пәйгамбәр,— ди ул.
Фарисейларның моңа ышанасылары килми. Алар бу ир кешенең Гайсә белән бергә халыкны алдау өчен сүз берләшкәненә ышана. Шуңа күрә алар сорау алу өчен аның ата-анасын чакыра. Яхъя 8:59; 9:1—18.
▪ Ни өчен ир кеше сукыр булып туган, һәм моңа кагылышлы нинди ялган карашлар бар?
▪ «Беркем эшли алмас» төн нәрсә аңлата?
▪ Сукыр кеше савыккач, аны белгән кешеләр нәрсә әйтә башлый?
▪ Ни өчен ир кешенең савыгуы аркасында фарисейлар арасында бүленеш килеп чыга?