Гайсә фарисейларны шелтәли
Кырык икенче бүлек
Гайсә фарисейларны шелтәли
ГАЙСӘ китергән дәлил буенча, ул җеннәрне Шайтан көче белән куып чыгара икән, димәк, Шайтан үз-үзенә каршы сугыша. «Яхшы агач булсагыз, җимешегез дә яхшы булыр,— дип дәвам итә Гайсә,— начар агач булсагыз, җимешегез дә начар булыр. Агачны җимешенә карап билгелиләр».
Гайсәнең яхшы җимеш китерүе, ягъни җеннәрне куып чыгаруы, бу аның Шайтанга хезмәт итүенең нәтиҗәсе дип әйтү ахмаклык. Җимеш яхшы булса, агачы начар була алмый. Фарисейларның начар җимешләре исә — Гайсәне мәгънәсез гаепләүләре һәм аңа нигезсез каршы килүләре — аларның начар икәнлеген күрсәтә. «Агулы елан токымы,— дип әйтә Гайсә,— ничек инде сез, явыз була торып, яхшы нәрсәләр турында сөйли аласыз, ди? Чөнки күңелдә ни булса, авыздан шул чыга».
Әйткән сүзләребез йөрәгебезнең нинди булуын ачыклаганга, без әйткәннәребез нигезендә хөкем ителәбез. Гайсә болай ди: «Сезгә шуны әйтәм: кешеләр әйтелгән һәр буш сүзләре өчен Хөкем көнендә җавап бирәчәкләр, чөнки әйткән сүзләреңә карап тәкъва дип игълан ителерсең һәм әйткән сүзләреңә карап хөкем ителерсең».
Гайсәнең кылган бар куәтле эшләренә карамастан, канунчылар һәм фарисейлар: «Остаз, синнән берәр могҗизалы күренеш күрәсебез килә»,— диләр. Иерусалимнан килгән бу ир-атларның аның могҗизаларын үзләре күргәне булмаса да, моны үз күзләре белән күрүчеләрнең инкарь итә алмаслык дәлилләре бар. Шуңа күрә Гайсә яһүд җитәкчеләренә болай ди: «Явыз һәм зиначы буын могҗизалы күренеш эзләп йөри, әмма аңа Юныс пәйгамбәр белән булган могҗизадан башка бернинди могҗизалы күренеш бирелмәс».
Нәрсә әйтәсе килгәнен аңлатып, Гайсә болай дип дәвам итә: «Юныс гаять зур балыкның карынында өч көн һәм өч төн үткәргән кебек, Кеше Улы да җир карынында өч көн һәм өч төн үткәрер». Балык Юнысны йотканнан соң, аның балык карыныннан чыгуы терелтелүгә охшаш булган. Шулай итеп Гайсә үзенең үләчәге һәм өченче көнне терелтеләчәге турында алдан әйтә. Шулай да яһүд җитәкчеләре, хәтта Гайсә соңрак үледән терелтелгәч тә, «Юныс... белән булган могҗизаны» кире кага.
Шуңа күрә Гайсә Юнысның вәгазен ишетеп тәүбә иткән Нинәвә халкының Хөкем көнендә Мәсихне кире каккан яһүдләрне хөкем итәр өчен терелеп торачагы турында әйтә. Гайсә шул рәвешчә Шеба патшабикәсен дә мисал итеп китерә. Ул Сөләйманның зирәк сүзләрен тыңлар өчен җир читеннән аның янына килгән һәм күргәннәренә вә ишеткәннәренә шаккаткан. «Әмма монда,— дип әйтә Гайсә,— Сөләйманнан бөегрәге бар».
Аннары Гайсә мондый мисал китерә: бер кеше эченнән җен чыга, әмма бу кеше бушап калган урынны файдалы нәрсәләр белән тутырмый. Шуңа күрә теге җен ул кешенең эченә үзеннән дә явызрак башка җиде рухны ияртеп кайта. «Бу явыз буын белән дә шулай булачак»,— дип әйтә Гайсә. Исраил халкы күп тапкырлар чистартылган һәм төзәтелгән булган; моны җеннең кешедән вакытлыча чыгуы белән чагыштырып була. Ләкин бу халыкның Аллаһы пәйгамбәрләрен кире кагуы һәм ахыр чиктә Мәсихнең үзенә каршы килүе аларның хәле элеккегә караганда да начаррак булып киткәнен ачыклый.
Гайсә сөйләгән арада, аның әнисе һәм энеләре килә һәм җыелган халык төркеменнән читтәрәк көтеп тора. «Урамда әниең белән энеләрең тора, аларның синең белән сөйләшеп аласы килә»,— дип әйтә бер кеше Гайсәгә.
«Кем минем әнием һәм кем минем энеләрем?» — дип сорый Гайсә. Үз шәкертләренә кулы белән күрсәтеп, ул болай ди: «Менә минем әнием һәм минем энеләрем! Күктәге Атамның ихтыярын үтәүче — минем абый-энем дә, апа-сеңелем дә, әнием дә». Шулай итеп Гайсә, туганлык бәйләнешләре никадәр кадерле булмасын, үзенең шәкертләре белән булган мөнәсәбәтләре кадерлерәк икәнен күрсәтә. Маттай 12:33—50; Марк 3:31—35; Лүк 8:19—21.
▪ Ни өчен фарисейлар яхшы «агач» түгел, һәм ни өчен алар яхшы «җимеш» китерми дип әйтеп була?
▪ «Юныс... белән булган могҗиза» нәрсә ул, һәм аны соңрак ничек кире кагалар?
▪ Беренче гасырдагы Исраил халкы нинди мәгънәдә эченнән җен чыккан кешегә охшаш?
▪ Гайсә үз шәкертләре белән үзара тыгыз бәйләнешләренә ничек басым ясый?