Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНАЛТЫНЧЫ БҮЛЕК

Ул акыллы, кыю һәм фидакарь булган

Ул акыллы, кыю һәм фидакарь булган

1—3. а) Ире утырган тәхеткә таба атлаганда, Әсфирә нәрсә кичергән? ә) Патша Әсфирәне ничек кабул иткән?

ӘСФИРӘ әкрен генә тәхеткә таба атлый, йөрәге атылып чыгарга җыенгандай тибә. Шушандагы сарайның патша тәхете торган залында шулкадәр тыныч ки, Әсфирә хәтта аякларының җиргә тигән тавышын һәм үзенең затлы патша күлмәгенең шыштырдаганын ишетә. Ул патша сараеның мәһабәт колонналары яныннан үтә. Аның баш өстендә Ливан эрбетеннән ясалган сырлы түшәм, әмма бу купшылыкны ул күрми бара. Ул тәхеттә утыручы кешедән күзен алмыйча атлый. Әсфирәнең гомере бу патша кулында.

Патша алтын скипетрын Әсфирәгә таба сузып, аның үзенә таба килүен игътибар белән күзәтеп тора. Димәк, Әсфирә исән калачак! Шулай итеп патша аны кичерә, чакырылмаган килеш үзе янына кергәне өчен җәза бирми. Тәхет янына килгәч, иренә рәхмәтле булуын күрсәтеп, Әсфирә кулын сузып скипетрның очына кагыла (Әсф. 5:1, 2).

Әсфирә патшаның шәфкатьлеге өчен рәхмәтле булуын басынкылык белән күрсәткән

3 Ахашверош патшаның тышкы кыяфәтеннән аның исәпсез байлыкка һәм зур хакимлеккә ия булуы күренеп тора. Ул вакытта Фарсы патшалары кигән киемнәрнең хакы, бүгенге акча белән исәпләсәк, йөзләгән миллион доллар тәшкил итәр иде. Шулай да Әсфирә иренең күзләрендә үзенә карата бер җылылык сизә. Ире аны үзенчә ярата. «Ни булды, Әсфирә патшабикә? Нинди үтенечең бар? Хәтта патшалыгымның яртысын сорасаң да, сиңа бирелер!» — дип әйтә патша Әсфирәгә (Әсф. 5:3).

4. Әсфирәгә нинди бер кыен йөкләмәне үтәргә кирәк булган?

4 Әсфирә, үз халкын һәлак итүдән саклар өчен, патша янына килеп, инде гаҗәеп иман һәм батырлык күрсәткән була. Патша аны кабул итәргә ризалашса да, иң кыены әле алда. Патшаның иң якын киңәшчесе — явыз бер бәндә, һәм ул, хәйлә корып, Әсфирәнең халкын һәлак итәргә җыена. Горур патшаны моңа ничек ышандырырга? Әсфирә иманыннан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

«Сөйләү вакытын» акыл белән сайлаган

5, 6. а) Әсфирә Вәгазьче 3:1, 7 дәге принципны ничек кулланган? ә) Үз иренә сөйләгәндә, Әсфирә ничек акыл белән эш иткән?

5 Әсфирә туган авыр хәл турында патшага аның хезмәтчеләре алдында сөйләп биргәнме? Алай эшләсә, ул халык алдында патшаның дәрәҗәсен төшерер иде, һәм Һәмәнгә үзен акларга мөмкинлек бирер иде. Әсфирә ничек эш итә? Берничә гасыр элек акыллы Сөләйман патша: «Барлык нәрсәнең билгеле бер вакыты бар. [...] Дәшми тору вакыты бар һәм сөйләү вакыты бар»,— дип язган булган (Вәг. 3:1, 7). Әсфирәнең үги әтисе — Аллаһыдан куркып яшәгән Мардәкәй, күрәсең, аны андый принципларга өйрәткән булган. Шуңа күрә Әсфирә «сөйләү вакытын» акыл белән сайларга кирәк икәнен яхшы аңлый.

6 «Патша хуп күрсә,— ди Әсфирә,— бүген Һәмән белән бергә мин оештырган мәҗлескә килсен» (Әсф. 5:4). Патша ризалаша һәм үзе белән мәҗлескә Һәмәнне ала. Әсфирәнең акыл белән сөйләгәненә игътибар иттеңме? Ул иренең абруен төшермәгән һәм үзен борчыган хәлне сөйләр өчен уңайлырак вакыт һәм урын сайлаган. (Гыйбрәтле сүзләр 10:19 укы.)

7, 8. Мәҗлеснең беренче көне ничек үткән, һәм ни өчен Әсфирә үз үтенечен патшага әйтмәгән?

7 Әсфирә үз иренең күңелен табар өчен һәм ул яраткан һәр нәрсә табында булсын өчен, бар көчен куя. Ул мәҗлескә яхшылап әзерләнә. Мәсәлән, патшаның кәефен күтәрер өчен, табынга яхшы шәраб куярга куша (Зәб. 104:15). Патшага барысы ошый, һәм ул Әсфирәгә үтенечен әйтергә куша. «Сөйләү вакыты» җиткәнме?

8 Әсфирә алай уйламый. Ул патша белән Һәмәнне икенче көнне дә мәҗлескә чакыра (Әсф. 5:7, 8). Ни өчен ул озакка суза? Әсфирәнең халкына юк ителү яный. Сөйләү өчен вакытны дөрес сайламаса, күп кеше һәлак булачак. Шуңа күрә ул бераз көтәргә һәм иренә аны никадәр нык кадерләгәнен күрсәтергә була.

9. Ни өчен сабырлык — кыйммәтле сыйфат, һәм без бу сыйфатны күрсәтүдә Әсфирәдән нәрсәгә өйрәнәбез?

9 Сабырлык — бик кыйммәтле сыйфат, һәм ул бик сирәк кешегә генә хас. Әсфирә бик нык кайгырса да һәм аның патшага барысын да сөйләп бирәсе килсә дә, тиешле вакытны сабыр гына көтә. Без аңардан күп нәрсәгә өйрәнә алабыз, чөнки кайвакыт үзебез дә берәр проблеманы күрәбез һәм аны хәл итәргә кирәк икәнен аңлыйбыз. Хакимлеккә ия кешене андый проблеманы чишәргә күндерәсебез килсә, Әсфирәдән үрнәк алыйк һәм сабыр булырга өйрәник. «Сабырлык җитәкчене күндерә, йомшак тел сөякне сындыра»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 25:15 тә. Без дә, Әсфирә кебек, сабырлык белән тиешле вакытны көтсәк һәм йомшак сүзләр сайлап сөйләсәк, сөяк кебек нык каршы килүләрне дә җиңеп чыга алырбыз. Аллаһы Әсфирәнең сабырлыгын һәм акыллылыгын фатихалаганмы?

Сабырлык гаделлеккә юл ача

10, 11. Ни өчен мәҗлестән соң Һәмәннең кәефе бозылган, һәм хатыны белән дуслары аңа нинди киңәш биргән?

10 Әсфирә үзен сабыр тотканга, вакыйгалар бер дә көтелмәгән якка борыла. Һәмән, патша белән патшабикәнең илтифатын казандым дип уйлап, беренче көнне үткән мәҗлестән «шатланып һәм күтәренке күңел белән» чыга. Ләкин патша сараеның капкасы яныннан үткәндә, ул Мардәкәйне күреп ала. Бу яһүд әле дә аның алдында йөзтүбән капланмый. Үткән бүлектә әйтелгәнчә, моның сәбәбе — Һәмәнне хөрмәт итмәү түгел, ә Мардәкәйнең үз вөҗданын саф килеш сакларга һәм Йәһвә белән дуслыгын бозмаска теләк. Шулай булса да, Һәмәннең аңа ачуы чыга (Әсф. 5:9).

11 Һәмән Мардәкәй турында хатынына һәм дусларына сөйләгәч, алар аңа 22 метрдан биегрәк зур багана әзерләргә һәм патшадан шул агачка Мардәкәйне асып куярга рөхсәт алырга киңәш итәләр. Бу тәкъдим аның күңеленә хуш килә, һәм ул шунда ук багана утыртырга куша (Әсф. 5:12—14).

12. Ни өчен патша тарихи язмалар китабын укырга кушкан, һәм ул нәрсәне белеп алган?

12 Ул төнне патша ни өчендер йоклый алмый. «Патшаның йокысы качты»,— дип әйтелә Изге Язмаларда. Шунда патша тарихи язмалар китабын китерергә куша, һәм аны кычкырып укыйлар. Анда патшага каршы ният корган ике кеше турында язу була. Патша ул хәлне, шул кешеләрне кулга алынганын һәм үлемгә хөкем ителгәнен исенә төшерә. Ә ул ниятне патшага җиткергән Мардәкәй ничек бүләкләнгән? Патша бу сорауны үз хезмәтчеләренә бирә. Алар Мардәкәйгә бернәрсә эшләнмәгәнен әйтә. (Әсфирә 6:1—3 укы.)

13, 14. а) Вакыйгалар Һәмәнгә каршы ничек борылып куйган? ә) Хатыны белән дуслары Һәмәнгә нәрсә дигән?

13 Дулкынланып киткән патша түрәләрнең кайсысы аңа ярдәм итә алыр дип сорый. Аңа бу хәлне төзәтер өчен киңәшче кирәк. Иртән иртүк патша сараена кем килгән булган? Һәмән. Аның, күрәсең, патшадан Мардәкәйне асып куярга тизрәк рөхсәт аласы килә. Шуңа күрә ул таң ату белән килеп җитә. Патша Һәмәнгә сүз дә әйтергә бирмичә, патша илтифатын казанган кешене ничек бүләкләргә дип сорый. Һәмән сүз аның үзе турында бара дип уйлап, тантаналы бер церемония уйлап чыгара: андый кешене патша кия торган киемгә киендереп һәм патша атланып йөргән атка утыртып, Шушан шәһәрен әйләнеп чыгарга, ә кешенең үзе турында, бар халык ишетерлек итеп, мактау сүзләрен кычкырып барсыннар ди. Сүз Мардәкәй турында бара икәнен белгәч, Һәмәннең йөзе бик нык үзгәреп куйгандыр! Җитмәсә, Мардәкәйгә андый хөрмәтне Һәмән үзе, үз сүзе буенча эш итеп, күрсәтергә тиеш була! (Әсф. 6:4—10)

14 Патшаның әмере Һәмәнне хурлыкка калдыра. Ул аны теләр-теләмәс кенә үтәп өенә кайтып китә. Хатыны белән дуслары вакыйгаларның андый якка борылганын белгәч, яһүд Мардәкәй Һәмәнне җиңәчәк дип әйтә (Әсф. 6:12, 13).

15. а) Әсфирә сабырлыгы нинди җимешләр китергән? ә) Ни өчен «сабырлык белән көтеп» без акыллы эш итәбез?

15 Шулай итеп, Әсфирә патшага үтенечен әйтмичә тагын бер көн сабыр иткәнгә, Һәмәннең җиңелүенә китерә торган вакыйгалар үтә. Һәм кем белә, бәлки, Йәһвә Аллаһы үзе патшаны йокысыз калдыргандыр? (Гыйб. сүз. 21:1) Әйе, Аллаһы Сүзе «сабырлык белән көтәргә» юкка гына киңәш итми! (Микай 7:7 укы.) Аллаһыны көтсәк, ул проблемаларыбызны бездән яхшырак чишә ала икәнен күрербез.

Ул кыюлык белән сөйләгән

16, 17. а) Әсфирәгә сөйләргә вакыт кайчан җиткән? ә) Әсфирә Вәштидән нәрсә белән аерылып торган?

16 Әсфирә патшаның түземлеген моннан ары сынамаска һәм икенче көнне мәҗлестә патшага барысын сөйләп бирергә була. Ләкин моны ничек эшләргә? Патша Әсфирәдән аның үтенече турында яңадан сорагач, аңа сөйләргә мөмкинлек туа (Әсф. 7:2). Әйе, Әсфирәгә «сөйләргә вакыт» җитә.

17 Әсфирә башта, бәлки, Аллаһыга кыска гына дога кылып алгандыр, аннан соң ул болай ди: «И патша, сезнең илтифатыгызны казанган булсам һәм патша дөрес дип күрсә, үтенәм сездән: минем җанымны һәм халкымны коткарыгызчы» (Әсф. 7:3). Игътибар ит: Әсфирә патшаны аның теләкләрен, чыгарган карарларын хөрмәт иткәненә ышандыра. Әсфирә патшаның элекке хатыныннан — үз ирен белә торып түбәнсеткән Вәштидән бик нык аерылып тора! (Әсф. 1:10—12) Әсфирә үз ирен Һәмәнгә балаларча ышанганы өчен дә әрләми. Аның үтенече — үзен үлемнән генә коткару.

18. Әсфирә патшага барысын ничек сөйләп биргән?

18 Андый үтенечне ишеткәч, патша, һичшиксез, шаккаткан. Патшабикәгә кулын күтәрергә кем батырчылык иткән? Әсфирә болай дип дәвам итә: «Безне, мине һәм бөтен халкымны, кырып бетерер өчен, үтереп юк итәр өчен саттылар. Әлбәттә, безне коллар һәм хезмәтче кызлар итеп саткан булсалар, мин бер сүз дә әйтмәс идем. Ләкин мондый бәлагә юл куярга ярамый, чөнки бу патшага да зыян китерер» (Әсф. 7:4). Игътибар ит: Әсфирә үзен борчый торган хәлне ачыктан-ачык сөйләп бирә; ул үзе һәм халкы коллыкка сатылган булса, дәшми торыр иде дип әйтә. Әмма бер халыкның тулысынча юк ителүе патшага зур зыян китерер иде, ә моның турында ул патшага әйтергә тиеш дип саный.

19. Әсфирә үрнәге кешеләрне инандырырга ничек өйрәтә?

19 Әсфирә үрнәге безне кешеләрне инандырырга өйрәтә. Якын кешегә я хәтта хакимлеккә ия кешегә үз проблемаң турында сөйләргә кирәк булса, сабыр бул, хөрмәт күрсәт һәм эчкерсез бул (Гыйб. сүз. 16:21, 23).

20, 21. а) Әсфирә Һәмәнне ничек фаш иткән, һәм патша нәрсә эшләгән? ә) Фаш ителгән Һәмән үзен ничек тоткан?

20 Патша Әсфирәдән: «Кем ул? Алай эшләргә батырчылык иткән кеше кайда?» — дип сорый. Шунда Әсфирәнең Һәмәнгә бармагы белән күрсәтеп: «Безне күралмаучы һәм дошманыбыз — явыз Һәмән ул»,— дип әйткәнен күз алдыңа китер. Һәмән өчен бу бер дә көтелмәгән хәл булган, аның коты очкан. Патша үз киңәшчесенә шулкадәр ышанып торган иде, ә ул яраткан хатынын үлемгә дучар итә торган әмергә хәйләләп кул куйдырткан! Ярсудан патшаның чырае кызарып чыккандыр. Ачу тулы патша тынычланыр өчен сарай бакчасына чыгып китә (Әсф. 7:5—7).

Әсфирә Һәмәннең явыз ниятен курыкмыйча фаш иткән

21 Фаш ителгән Һәмән, куркак кебек, Әсфирә патшабикәнең аякларына егыла. Шунда бүлмәгә патша әйләнеп керә. Әсфирә яткан урынга Һәмәннең сарылуын күреп, аның ачуы чыга, һәм ул Һәмәнне патшабикәне көчләргә җыенуда гаепли. «Җитмәсә, минем өемдә»,— ди патша. Бу сүзләр Һәмән өчен үлем карары булып яңгырый. Аның йөзен каплыйлар да алып чыгып китәләр. Патша түрәләренең берсе Һәмән Мардәкәйне асарга дип биек багана әзерләгән дип әйтә. Шунда патша Һәмәнне шул агачка асарга куша (Әсф. 7:8—10).

22. Әсфирә мисалы безгә өметсезлеккә бирелмәскә һәм иманлы булып калырга ничек булыша?

22 Кешеләрнең: «Бу гаделсез дөньяда гаделлек буламыни инде?» — дигәннәрен синең дә ишеткәнең бардыр. Син дә алар белән ризамы? Әсфирә беркайчан да өметсезлеккә бирелмәгән, ул иманлы булып калган. Вакыт җиткәч, ул кыюлык белән дөреслекне яклап чыккан һәм калганын Йәһвәгә тапшырган. Без дә аның үрнәге буенча эш итик! Чөнки Әсфирә көннәреннән Йәһвә үзгәрмәгән. Ул явыз кешеләрнең мәкерле ниятләрен, Һәмән очрагында кебек, аларның үзләренә каршы бора ала. (Зәбур 7:11—16 укы.)

Ул Йәһвә һәм аның халкы хакына фидакарь эш иткән

23. а) Патша Мардәкәй белән Әсфирәне ничек бүләкләгән? ә) Үлем түшәгендә яткан Ягъкубның Биньямин турындагы пәйгамбәрлеге ничек үтәлгән? ( «Үтәлгән пәйгамбәрлек» дигән рамканы кара.)

23 Ниһаять, патшага барысы мәгълүм була: Мардәкәй аның гомерен саклап калучы гына түгел, ә Әсфирәнең үги әтисе дә булып чыга. Патша Һәмән урынына Мардәкәйне билгели, шулай итеп ул патшадан кала иң зур түрә булып китә. Патша Һәмәннең йортын һәм аның бар байлыгын Әсфирәгә бирә, ә Әсфирә Һәмән йорты башлыгы итеп Мардәкәйне билгели (Әсф. 8:1, 2).

24, 25. а) Ни өчен Әсфирә, Һәмән фаш ителгәннән соң да, тынычланмаган? ә) Ни өчен Әсфирә кабат үз тормышын куркыныч астына куйган?

24 Хәзер Мардәкәй белән Әсфирәнең тормышына инде бернәрсә дә янамый. Патшабикә тынычландымы? Юк. Чөнки ул үзе турында гына уйламый. Нәкъ шул вакытта патшаның хезмәтчеләре империянең бар өлкәләренә Һәмәннең яһүдләрне юк итү турындагы әмерен җиткереп йөри. Һәмән, үз мәкерле ниятен үтәр өчен, иң уңайлы вакыт сайларга тырышкан, һәм моның өчен ул пур, ягъни жирәбә салган. Пур, күрәсең, спиритизмның бер төре (Әсф. 9:24—26). Ул көнгә әле берничә ай калган булса да, тизрәк эш итәргә кирәк. Бәлане булдырмый калып буламы?

25 Әсфирә, фидакарьлек рухы күрсәтеп, үз тормышын тагын бер тапкыр куркыныч астына куя. Ул патша янына чакырылмаган килеш кабат бара һәм, халкы өчен елый-елый сорап, шул коточкыч әмерне гамәлдән чыгарырга үтенә. Әмма Фарсы патшасының балдагы белән мөһер сугылган әмерләрне гамәлдән инде чыгарып булмый (Дан. 6:12, 15). Шуңа күрә патша Әсфирә белән Мардәкәйгә яңа әмер чыгарырга рөхсәт итә. Бу әмер яһүдләргә үзләрен якларга мөмкинлек бирә. Хәбәрчеләр, яһүдләргә бу яхшы хәбәрне җиткерер өчен, киң империянең бар өлкәләренә чабып китә. Бу хәбәрне ишеткәч, яһүдләрнең йөрәкләре өмет белән тула (Әсф. 8:3—16). Күз алдыңа китер: бөтен империядә яшәүче яһүдләр, үзләрен яклар өчен, кораллана һәм сугышка әзерләнә. Әлбәттә, яңа әмер булмаса, алар моны эшли алмас иде. Әмма иң мөһиме шул: «Гаскәрләр Иясе Йәһвә» үз халкы белән булырмы? (1 Иш. 17:45)

Әсфирә белән Мардәкәй Фарсы империясендәге яһүдләр өчен әмер чыгарган

26, 27. а) Йәһвәнең исраиллеләргә биргән җиңүе никадәр зур булган? ә) Һәмән уллары үтерелгәч, нинди пәйгамбәрлек үтәлгән?

26 Билгеләнгән көн килеп җитә. Аллаһы халкы үзен якларга әзер. Патшадан кала иң зур түрә итеп яһүдләрнең берсе — Мардәкәйнең куелганын белгәч, илнең күп кенә башка түрәләре дә яһүдләр ягына баса. Йәһвә үз халкына бөек җиңү бирә. Ул, үз халкының дошманнары тар-мар ителсен өчен һәм алга таба аларга зыян китермәсен өчен, чаралар күргән * (Әсф. 9:1—6).

27 Шулай да, явыз Һәмәннең ун улы исән чакта, Мардәкәй аның йортын исән-имин күзәтә алмый. Шуңа күрә аларны да үтерәләр (Әсф. 9:7—10). Шулай итеп Аллаһы халкының дошманнары — амаликлылар юк ителәчәк дигән Изге Язмалардагы пәйгамбәрлек үтәлә (Кан. 25:17—19). Һәмән уллары, күрәсең, бу хөкем ителгән халыкның соңгы вәкилләре булган.

28, 29. а) Ни өчен Әсфирәнең һәм аның халкының сугышта катнашулары Аллаһы ихтыяры булган дип әйтеп була? ә) Ни өчен Әсфирәнең үрнәге бүген безнең өчен фатиха?

28 Яшь Әсфирәнең җилкәсенә зур җаваплылык төшкән. Мәсәлән, ул сугыш һәм кан түгү белән бәйле әмерләрне чыгаруда катнашкан. Әлбәттә, бу җиңел булмаган. Әмма Йәһвә ихтыяры буенча аның халкы юк ителмәскә тиеш булган. Ни өчен? Исраил халкыннан вәгъдә ителгән Мәсих килергә тиеш булган. Аның аша җир йөзендәге барлык халыклар котылырга өмет алачак (Ярат. 22:18). Ләкин Мәсих — Гайсә килгәч, үз шәкертләренә сугышларда катнашмаска әмер биргән. Аллаһының бүгенге хезмәтчеләре шул әмерне тотып яши (Мат. 26:52).

29 Шулай да Шайтан безнең Йәһвә Аллаһыга иманыбызны җимерергә тырыша, шуңа күрә без, мәсихчеләр буларак, рухи сугышта катнашабыз. (2 Көринтлеләргә 10:3, 4 укы.) Безнең өчен Әсфирәнең искиткеч үрнәге зур фатиха булып тора! Без дә акыллылык һәм сабырлык белән башкаларны инандырыйк, кыю булыйк һәм фидакарь эш итеп Аллаһы халкын яклыйк!

^ 26 абз. Патша яһүдләргә икенче көнне дә дошманнарына каршы көрәшергә рөхсәт иткән (Әсф. 9:12—14). Яһүдләр әле дә һәр ел бу җиңүне искә алып адар (февраль-март) аенда аны бәйрәм итәләр. Бу бәйрәмне Һәмән, исраиллеләрне юк итәр өчен, салган жирәбәне күздә тотып Пурим дип атаганнар.