РАМКА 10Б
Ул безгә торып басарга ярдәм итәчәк
БЕЗ Йәзәкил 37:1—14 тә язылган тәэсирләндергеч күренештән үз тормышыбызда кулланырлык ныгытучы фикерләр таба алабыз. Нинди?
Вакыт-вакыт без тормышыбыздагы киеренкелек һәм авырлыклар аркасында үзебезне хәлсезләнгән итеп сизәбез һәм кулларыбыз салынып төшә. Ләкин андый чакларда Йәзәкилнең торгызылу күренешендәге җанлы образлар турында уйлану безгә көч өсти ала. Ничек итеп? Бу пәйгамбәрлектән без шуны күрәбез: үле сөякләргә тормыш сулышын бирә алган Аллаһы, һичшиксез, безгә дә хәтта кеше карашыннан хәл ителмәслек булып күренгән авырлыкларыбызны җиңәр өчен кирәкле көч бирә ала. (Зәбур 18:29 укы; Флп. 4:13.)
Йәзәкил көннәреннән күп гасыр элегрәк Муса пәйгамбәр Йәһвәнең үз халкына ярдәм итәргә көче дә, теләге дә бар икәнлеге турында әйткән. Муса болай дип язган: «Аллаһы — борынгы заманнардан сыену урыны, аның мәңгелек куллары сине тотып тора» (Кан. 33:27). Әйе, авыр вакытларда Аллаһыбызга мөрәҗәгать иткәндә, ул, һичшиксез, безне, наз белән кулларына алачак, күтәрәчәк һәм безгә торып басарга ярдәм итәчәк (Йәз. 37:10).