РАМКА 7Ә
Йәзәкил китабындагы төп фразалар
«Адәм улы»
90 НАН АРТЫК ТАПКЫР
Йәһвә Йәзәкилгә 90 нан артык тапкыр «адәм улы» дип мөрәҗәгать итә (Йәз. 2:1). Шулай итеп Йәһвә Йәзәкилгә, ул пәйгамбәр булса да, гади кеше булуын искә төшерә. Шунысы игътибарга лаек: Инҗилдә Гайсә турында 80 нән артык тапкыр «Адәм Улы» дип әйтелә. Бу аның кеше тәнен алган фәрештә түгел, ә чыннан да кеше булганын күрсәтә (Мат. 8:20).
«Минем Йәһвә икәнемне белер»
50 ДӘН АРТЫК ТАПКЫР
Йәзәкил Аллаһының «минем Йәһвә икәнемне белер» дигән сүзләрен 50 дән артык тапкыр кабатлый. Бу Йәһвә генә саф гыйбадәткә лаек икәнен ассызыклый (Йәз. 6:7).
«Аллаһы Тәгалә Йәһвә»
217 ТАПКЫР
«Аллаһы Тәгалә Йәһвә» дигән сүзтезмә 217 тапкыр очрый. Шулай итеп Аллаһы исеменә тиешле урын бирелә һәм Йәһвәнең барысыннан да өстенрәк булуы күрсәтелә (Йәз. 2:4).