Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЕГЕРМЕ ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Кызыл диңгездәге могҗиза

Кызыл диңгездәге могҗиза

Исраиллеләрне́ң Мисырда́н чыкканы турында ишеткәч, фиргаве́н аларны җибәргәненә үкенгән. Ул үз гаскәриләренә: «Бөтен сугыш арбаларын әзерләгез,— дигән.— Алар артыннан куа китик! Безгә аларны җибәрмәскә иде». Шунда ул үз кешеләре белән исраиллелә́р артыннан куа киткән.

Йәһвә үз халкын көндез — болыт, ә төнлә ут ярдәмендә алып барган. Ул аларны Кызыл диңгезгә китергән һәм лагерь корырга кушкан.

Аннан соң исраиллелә́р үзләре артыннан куган фиргаве́н белән аның гаскәрен күргән. Халык тозакка эләккән кебек булган: алда — диңгез, ә артта Мисы́р гаскәре булган. Алар Мусага: «Без үләчәкбез! — дип елый башлаган.— Безне Мисырда́ калдырырга иде». Ләкин Муса әйткән: «Курыкмагыз. Көтегез һәм Йәһвәнең сезне ничек коткарачагын күрерсез». Әйе, Муса чыннан да Йәһвәгә таянган.

Йәһвә исраиллеләргә́ чатырларын җыярга кушкан. Шул төнне Йәһвә, болытны күчереп, аны мисырлыла́р белән исраиллелә́р арасына урнаштырган. Мисырлыла́р ягында — караңгы, ә исраиллелә́р ягында якты булган.

Йәһвә Мусага кулын диңгез өстенә сузарга кушкан. Аннан соң, Йәһвә кушуы буенча, төне буе көчле җил искән. Диңгез икегә бүленгән, һәм миллионлаган исраилле́ коры җир буйлап ике су стенасы арасыннан аръякка күчкән.

Фиргавенне́ң гаскәре диңгезнең коры төбе буйлап исраиллелә́р артыннан куа киткән. Шунда Йәһвә гаскәриләр арасында буталыш китереп чыгарган. Сугыш арбаларының тәгәрмәчләре төшә башлаган, һәм мисырлыла́р: «Әйдәгез, качыйк моннан! Алар өчен Йәһвә көрәшә»,— дип кычкырганнар.

Йәһвә Мусага: «Кулыңны диңгез өстенә суз»,— дип кушкан. Шунда су стеналары Мисы́р гаскәренә ишелгән. Фиргаве́н үз кешеләре белән батып үлгән. Берсе дә исән калмаган.

Диңгезнең аръягында күпсанлы халык Аллаһыны данлап болай дип җырлаган: «Йәһвәне мактап җырлыйк, чөнки ул үзен данлыклы итте, ат белән җайдакны диңгезгә ташлады». Бөтен халык җырлаганда, хатын-кызлар шалтыравыклар кагып биегән. Һәммәсе дә азат булганнарына бик шатланган.

«Шуңа күрә без кыюланып: „Йәһвә — минем ярдәмчем, шунлыктан һичнәрсәдән курыкмам. Кеше миңа нәрсә эшли алсын?“ — дип әйтә алабыз» (Еврейләргә 13:6)