Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

КУШЫМТА

Гайсә пәйгамбәр — вәгъдә ителгән Мәсих

Гайсә пәйгамбәр — вәгъдә ителгән Мәсих

КЕШЕЛӘР Мәсихне билгели алсын өчен, Йәһвә Аллаһы үз пәйгамбәрләре аша аның турында төрле мәгълүмат биргән. Изге Язмаларда вәгъдә ителгән Коткаручының тууы, хезмәте һәм үлеме турында әйтелгән булган. Барлык бу пәйгамбәрлекләр Гайсә Мәсихтә үтәлгән. Алар бик төгәл, һәм бу пәйгамбәрлекләрдә барысы җентекләп бирелә. Моның чыннан да шулай булуын күрер өчен, аларның берничәсен карап чыгыйк. Алар Мәсихнең тууына һәм гомеренең беренче елларына кагылышлы.

Мәсих Давыт патша нәселеннән килергә тиеш дип, алдан ук Ишагыйя пәйгамбәр язган булган (Ишагыйя 9:7). Гайсә, билгеле булганча, Давыт нәселеннән килгән (Маттай 1:1, 6—17).

Михей исемле тагын бер пәйгамбәр булачак хаким Бәйтлеһем Ефрафа шәһәрендә туачак дип алдан ук язган булган (Михей 5:2). Гайсә туган вакытта Исраилдә Бәйтлеһем исеме йөрткән ике шәһәр булган. Берсе Насара шәһәре янында, илнең төньяк өлешендә, ә икенчесе Иерусалим янында, Яһүдиядә урнашкан була. Иерусалим янындагы шәһәрнең исеме башта Ефрафа булган. Гайсә нәкъ шушы шәһәрдә туган да. Михей пәйгамбәрлеге төгәл үтәлгән! (Маттай 2:1).

Тагын бер пәйгамбәрлектә Аллаһы үз Улын «Мисырдан чакырачак» дип әйтелгән булган. Гайсәнең әти-әнисе аны алып Мисырга киткәннәр. Һируд үлгәннән соң, алар кире кайткан, һәм шуның белән бу пәйгамбәрлек тә үтәлгән (Һошея 11:1; Маттай 2:15).

Монда  «Мәсих турындагы пәйгамбәрлекләр» дигән таблица китерелә. Икенче баганада китерелгән Изге Язмалар шигырьләрендә Мәсихтә үтәлергә тиеш пәйгамбәрлекләр, ә өченче баганада аларның үтәлешен күрсәтүче шигырьләр язылган. Язылган пәйгамбәрлек белән аның үтәлешен чагыштырып кара. Бу синең иманыңны ныгытыр, һәм син Аллаһы Сүзе ышанычка лаек икәнен күрерсең.

Шунсы мөһим: икенче баганадагы пәйгамбәрлекләр Гайсәнең тууына кадәр йөзләрчә ел элек язылган булган. «Муса Канунында, пәйгамбәрләр китапларында һәм Мәдхияләр китабында минем хакта язылганнарның барысы да тормышка ашарга тиеш»,— дип әйткән Гайсә үзе (Лүк 24:44). Изге Язмаларны өйрәнеп, бу пәйгамбәрлекләрнең барысы да төгәл үтәлгән икәнен күрерсең.