Аллаһы моны теләгәнме?
ГАЗЕТ укыганда, телевизор караганда яки радио тыңлаганда, син шуңа игътибар итәрсең: без яшәгән дөньяда җинаятьчелек киң таралган, өзлексез сугышлар булып тора, террористлар турында һәрвакыт хәбәр ишетеп торабыз! Синең үзеңә дә, бәлки, берәр авыру аркасында җәфаланырга я якын кешеңнең үлеме аркасында кайгы-хәсрәт кичерергә туры киләдер. Синең дә, кайвакыт, тәкъва пәйгамбәр Әюб кебек: «Кайгы-хәсрәттән мин туйган»,— дип әйтәсең килә торгандыр (Әюб 10:15).
Уйлап кара:
-
Аллаһы безнең мондый тормыш белән яшәвебезне теләгәнме?
-
Авырлыкларыбызны чишәр өчен, ярдәмне кайдан алырга?
-
Җирдә кайчан да булса тынычлык булыр дип өметләнә алабызмы?
Аллаһы Сүзендә бу сорауларга ышандырырлык җаваплар бар.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА ҖИРДӘ БУЛАЧАК БУ ГАҖӘЕП ҮЗГӘРЕШЛӘРНЕ АЛЛАҺЫ БАШКАРАЧАК ДИП ӘЙТЕЛӘ:
«Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак» (Ачылыш 21:4)
«Аксак болан кебек сикереп торыр» (Ишагыйя 35:6)
«Сукырларның күзләре ачылыр» (Ишагыйя 35:5)
«Кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак» («Яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авыру“,— дип әйтмәс» (Ишагыйя 33:24)
«Җирдә... ашлык мул булыр» (Мәдхия 71:16)
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ӨЙРӘНҮ ФАЙДА КИТЕРӘ
Үткән битләрдә әйтелгәннәр буш хыял гына дип уйларга ашыкма. Чөнки боларның барысын Аллаһы вәгъдә итә, һәм Изге Язмаларда ул аларны ничек үтәячәк икәне аңлатыла.
Изге Язмалар шулай ук инде хәзер акыллы һәм мәгънәле тормыш алып барырга булыша. Авырлыкларың һәм борчылуларың турында уйлап кара. Сиңа, бәлки, кайвакыт акчасыз яшәргә туры киләдер я сине гаиләңдәге авырлыклар борчыйдыр. Син, бәлки, авырулардан газапланасыңдыр һәм якыныңның үлеме аркасында кайгырасыңдыр. Ләкин Аллаһы Сүзендәге киңәшләр бу авырлыкларны кичереп чыгарга булыша һәм юаныч бирә. Ул китаптан без мондый мөһим сорауларга җавап табабыз:
-
Ни өчен без газап чигәбез?
-
Ничек тормыш авырлыкларын җиңәргә?
-
Ничек гаилә тормышын бәхетле итәргә?
-
Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?
-
Үлгән якыннарыбыз белән без берәр кайчан очраша алырбызмы?
-
Ни өчен без Аллаһы бар вәгъдәләрен үтәячәк дип ышана алабыз?
Бу китап сиңа Изге Язмаларның хак тәгълиматлары белән танышырга булышыр. Бүлекләр абзацларга бүленгән, ә абзацларга сораулар китерелә. Бөтен җир шарында миллионлаган кеше Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны сораулар ярдәмендә өйрәнә. Изге Язмаларны шул ук тәртип буенча өйрәнү сиңа да ошар дип өметләнәбез. Уңышлар сиңа. Изге Язмаларның хак тәгълиматларын белер өчен куйган тырышлыкларыңны Аллаһы фатихаласын!