Финикия
Борынгы вакытта Урта диңгезнең көнчыгыш ярында урнашкан шәһәр-дәүләтләр берләшмәсе. Финикия бүгенге Ливан территориясен һәм Сирия белән Израильнең кайбер өлешләрен үз эченә алган. Финикиянең төп шәһәре башта Сидон булган, ләкин соңрак Сидонның бер колониясе Тир әһәмиятлерәк шәһәр булып киткән.
Изге Язмалар буенча, сидонлылар Хам, Кәнган һәм Сидон аша Нух токымыннан килеп чыккан (Яр 10:1, 6, 15, 18, 19). Алар үз җирен Кәнган дип атаган һәм кәнганлыларның динен тоткан. Соңрак греклар бу территорияне Финикия дип атаган. Изге Язмаларда, бер үк территория турында әйткәндә, төрле вакытта Финикия, кәнганлылар җире һәм сидонлылар җире дигән сүзләр кулланылган (Йш 13:6; Хк 1:32; Рс 21:2). Финикия әлифбасы борынгы еврей әлифбасына бик охшаш булган. Грек һәм латин язуы аңа нигезләнеп барлыкка килгән. Оста кораб төзүчеләр һәм диңгез сәяхәтчеләре буларак, финикиялеләр борынгы дөньядагы иң күренекле сәүдәгәрләр арасында булган (Йз 27:1—9).
Тарих дәвамында Финикия Ассирия, Бабыл, Фарсы һәм Греция хакимлегендә булган. Рим бу территорияне б. э. к. 64 елда яулап алган. Б. э. I гасырында Финикия Рим провинциясе Суриянең өлеше булган. Финикиянең һәм аның төп шәһәрләренең тарихы Изге Язмалар пәйгамбәрлекләренең төгәллеген раслый (Иш 23:1—14; Ир 25:17, 22, 27; Йз 26:3, 4).