Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Масорет тексты

Масорет тексты

Бу төшенчә Еврей Язмаларының (гадәттә Иске Васыять дип атала) текстына кулланыла. Андый текстны яһүд галимнәре һәм күчереп язучылар ясаган күп кенә еврей кулъязмаларында күреп була. Бу ир-атлар еврей текстын җентекләп күчереп язу гореф-гадәтен саклаган һәм масоретлар буларак билгеле булып киткән. (Еврей сүзе масора́ «гореф-гадәт» дигәнне аңлата.) Бу кулъязмалар б. э. VI гасырыннан алып ясала башлаган. Масорет тексты бүгенге көндәге күп кенә Еврей Язмаларының тәрҗемәләре өчен нигез булып тора.

Масоретлар еврей текстын төгәл итеп күчереп язарга тырышкан. Мәсәлән, алар, хаталар җибәрмәс өчен, текстның сүзләрен һәм хәтта хәрефләрен җентекләп санап барган. Төп нөсхәдәге еврей тексты тартык авазлар белән генә язылган. Шуңа күрә масоретлар, традицион әйтелешне саклап калу өчен, аваз билгеләрен һәм басым билгеләрен күрсәтү системасын уйлап чыгарган. Алар шулай ук, текстның төрле укылыш вариантлары очраганда, текст кырыенда һәм кулъязмалар ахырында билгеләр куеп барган. Бу билгеләр ярдәмендә галимнәр еврей текстының гасырлар дәвамында ничек күчереп язылганын өйрәнә.

Еврей Язмаларының 6 000 нән артык кулъязма күчермәсе сакланган, һәм аларның күбесендә масорет тексты бар. Иң борынгы һәм иң абруйлы масорет текстлары санына болар керә: пәйгамбәрләр китапларын үз эченә алган Каир кодексы (башта б. э. 895 елга карый дип саналган, ә күптән түгел генә белгечләр б. э. XI гасырына карый дип фараз кылган), Алеппо кодексы (б. э. якынча 930 елы), Ленинград кодексы (б. э. 1008—1009 еллары) (Алеппо кодексы; Ленинград кодексы к.).

Безнең көннәрдәге галимнәр масорет текстын Үле диңгез кулъязмалары, Изге Язмалар өзекләрен үз эченә алган өлешләр, белән чагыштырган. Бу кулъязмалар масорет текстыннан якынча бер мең елга борынгырак. Шулай да, галимнәр ачыклаганча, Еврей Язмалары гасырлар дәвамында гаҗәеп төгәллек белән күчереп язылган булган. А3 кушымт. к.