Латин теле
Һинд-европа төркеменә кергән тел; аннан роман телләре, ягъни француз, итальян, португал, румын һәм испан телләре барлыкка килгән. «Латинча» сүзе Изге Язмаларда бер генә мәртәбә Ях 19:20 дә очрый; анда Гайсә кадакланган җәфалану баганасы өстенә урнаштырылган тактага «язу еврейчә, латинча һәм грекча язылган иде» дип әйтелә.
Гайсә җирдә яшәгәндә, латин теле Исраилдә Рим хакимиятләренең теле булган. Ул гади халыкның теле булмаса да, рәсми язуларда кулланылган. Шуңа күрә Мәсихче Грек Язмаларында төрле латинизм формаларының булуы гаҗәп түгел. Анда кешеләрнең һәм урыннарның 40 тан күбрәк латин исемнәре, мәсәлән Әкил, Лүк (Лукас), Марк (Маркус), Паул (Паулус), Кайсария һәм Тиберия дигән исемнәр очрый. Изге Язмаларның бу өлешендә хәрби нәрсәләр, суд, акча һәм көнкүреш белән бәйле якынча 30 латин сүзләренә тиңдәш грек сүзләре, мәсәлән, центурио («йөзбашы» [Мк 15:39]), дэнариус («динар» [Мт 20:2]) һәм спэкулятор («тән сакчысы» [Мк 6:27]) кулланыла. Шулай ук анда «күңел табу» (Мк 15:15) һәм «залог алу» (Рс 17:9) кебек кайбер латин сүзтезмәләре я идиомалары очрый. Латинизмнар күбрәк Маттай һәм Марк Яхшы хәбәрләрендә кулланыла. Изге Язмаларның башка язучылары белән чагыштырганда Марк аларны ешрак куллана. Бу Марк үз Яхшы хәбәрен Римда һәм башлыча башка халык кешеләре өчен, аеруча римлылар өчен, язган дигән ышануны ныгыта. Паул латинизмнарны бик аз кулланган, ә грек Септуагинтасында алар гел юк. Латин сүзләренең Изге Язмаларда кулланылуы Изге Язмаларны тикшерүчеләр өчен фәнни кызыксыну гына түгел, ә шуны да аңлата: Изге Язмаларны язучылар Гайсә җирдә яшәгәндә борынгы Исраилнең Рим хакимлеге астында булганын күрсәткән. Өстәвенә, шул ук вакытта яшәгән дөньяви грек язучыларының бу һәм охшаш латинизмнарны куллануы Мәсихче Язмаларның чыннан да шул вакытта язылганын раслый. Бу Мәсихче Грек Язмаларының дөрес булуына дәлил булып тора.