Идиома
Үз составындагы сүзләрнең мәгънәләренә бөтенләй туры килмәгән, яңа мәгънә алган тотрыклы сүз тезмәсе.
Башка телләр кебек, Изге Язмалар язылган еврей, арамей һәм грек телләре бик күп идиомаларга ия. Укучының, Изге Язмалардагы хәбәрне дөрес аңлыйсы килсә, ул анда кулланылган идиомаларны аңларга тиеш. Ә тәрҗемәчеләргә, аларны дөрес бирергә теләсәләр, аларны төгәл аңларга кирәк. Кайбер телләрдә һәм культураларда Изге Язмаларда кулланылган кайбер идиомалар, хәтта сүзгә сүз тәрҗемә ителсә дә, җиңел генә аңлашылырга мөмкин. (Мт 10:27 гә аңлатманы кара.) Икенчеләрен исә, Изге Язмалар язылган телләр белән таныш булмаган кешеләр тулысынча аңласын өчен, аңлатырга кирәк булыр. (Мт 26:23; Мк 5:34 кә аңлатмаларны кара.) Ә кайбер идиомаларны мәгънәләре буенча тәрҗемә итәргә кирәк булыр, ә сүзгә-сүз мәгънәсен искәрмәдә я аңлатмада бирергә туры килер. (Мт 9:15; Лк 10:6; 12:35 кә аңлатмаларны кара.)
Изге Язмалардагы кайбер мисаллар: «тешләр тиресе белән качып калу» «көчкә үлемнән качып калу» дигәнне аңлата (Әп 19:20, иск.). «Кулларның сафлыгы» дигән сүзтезмә «гаепсезлек» мәгънәсе йөртә (2Иш 22:21). «Кулны ачу» «юмарт булуны» аңлата (Зб 145:16). Рс 20:7 дә кулланылган «икмәк сындыру» сүзтезмәсе «ашарга» дигәнне аңлата, чөнки икмәк Изге Язмаларда әйтелгән илләрдә төп ризык булган.