Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тиндал, Уильям

Тиндал, Уильям

(як. 1494—1536) Англиядә туып, белем алган рухани, галим һәм Изге Язмаларны тәрҗемә итүче. Ул Мәсихче Грек Язмаларын һәм Еврей Язмаларының беренче биш китабын төп нөсхә телләреннән инглиз теленә беренче булып тәрҗемә иткән. Ул шулай ук чиркәүдә укыр өчен Еврей Язмаларының өзекләрен тәрҗемә иткән һәм аларны Мәсихче Грек Язмалары белән бергә бастырып чыгарган. Ул, бәлки, Еврей Язмаларының башка китапларын да тәрҗемә иткәндер.

Тиндал, гади кешеләр Аллаһы Сүзен туган телләрендә укый алсын өчен, Изге Язмаларны инглиз теленә тәрҗемә итәргә теләгән. Әмма Англиядәге католик чиркәве аңа каты каршылык күрсәткән. Дин әһелләре Изге Язмаларның латин телендә, күпчелек кеше аңлый алмаган телдә, калуын теләгән. Шуңа күрә 1524 елда Тиндал Германиягә киткән һәм анда Мәсихче Грек Язмаларын тәрҗемә итә башлаган. Ул 1525 елда үзенең инглиз телендәге тәрҗемәсен Германиядә, Кёльн шәһәрендә бастырып чыгарырга тырышкан, ләкин каршылыкларга очраган. Шул чыгарылышның Кёльн фрагменты дип аталган өлеше генә сакланып калган. Ул Маттай китабының 22 нче бүлегенең уртасына кадәрге өлешен үз эченә ала. Ахыр чиктә, Тиндал тулы Мәсихче Грек Язмаларын 1526 елда Германиядә, Вормс шәһәрендә яшерен рәвештә бастыра алган.

Тиндал ясаган тәрҗемәнең күчермәләре яшерен рәвештә Англиягә җибәрелгән булган, ләкин күп кенә күчермәләр конфискацияләнгән һәм яндырылган булган. Тиндал Германиядән Антверпен шәһәренә (хәзерге Бельгия) киткән. Ул анда Еврей Язмаларының беренче биш китабын (1530) тәрҗемә иткән һәм Мәсихче Грек Язмаларын (1534) яңадан карап чыккан. 1535 елда аны сатканнар һәм, ересьтә гаепләп, кулга алганнар. Аны Брюссельдән төньякка таба урнашкан Вилворде төрмәсенә утыртканнар. 1536 елның октябрь аенда аны җәзалап үтергәннәр.

1537 елда Тиндал белән тыгыз хезмәттәшлек иткән Джон Роджерс аның кайбер хезмәтләрен Маттайның Изге Язмалары дип аталган тәрҗемәгә керткән булган. Соңрак Тиндалның күп кенә хезмәтләре 1539 елгы «Зур Изге Язмалар» дип билгеле булган тәрҗемәдә, шулай ук 1611 елгы Изге Язмаларның «Яков патша тәрҗемәсендә» сакланган булган.

Уильям Тиндалның еврей һәм грек телләреннән тәрҗемәсе Изге Язмалардагы хәбәрне шул көннәрдәге инглиз телендә сөйләшкән кешеләргә ачык итеп җиткергән. Ул кулланган кайбер көчле, гади сүзләр инглиз теленә дәвамлы йогынты ясаган. Ул шулай ук сүзләрне җентекләп һәм төгәл итеп сайлаган. Мәсәлән, ул «мәрхәмәт» урынына «ярату» сүзен, «чиркәү» урынына «җыелыш», «рухани» урынына «өлкән» сүзен кулланган. Кайбер төшенчәләр, мәсәлән, «Пасах», «тынычлык урнаштыручы» һәм «азазел», киң таралган сүзтезмәләр булып киткән. Иң мөһиме, Тәүратны тәрҗемә иткәндә, Тиндал Аллаһы исемен кулланган; бу исем «Иехоуа» дип бирелгән. Бу инглиз телендәге Изге Язмаларда Аллаһы исеменең беренче кулланылуы булган. А4 кушымт. к.