3 НЧЕ БҮЛЕК
Туфан һәм исән калган кешеләр
Аллаһы явыз дөньяны юк итә, ә Нух белән аның гаиләсен коткара
ҖИРДӘ яшәгән кешеләрнең саны арта бара, һәм гөнаһ белән явызлык бар җиргә тарала. Ханок пәйгамбәр генә кешеләрне Аллаһы бер көн явыз кешеләрне юк итәчәк дип кисәтеп йөри. Моңа карамастан явызлык үрчи бара һәм хәтта көчәя. Кайбер фәрештәләр, күктә үз урыннарын калдырып, Йәһвәгә каршы фетнә күтәрә. Алар үзләренә кеше тәне булдырып, җирдә яши башлый һәм комсызланып үзләренә хатын-кызларны хатынлыкка ала. Аларның балалары туа һәм нефилим дип аталган чиктән тыш көчле әзмәверләр булып үсә. Нәтиҗәдә, явызлык тагы да арта, кан коела. Бар бу явызлыктан Аллаһының күңеле әрни.
Ханок үлә. Бу явыз дөнья гадәтләренә иярмәгән Нух исемле тагын бер кеше була. Ул үзе һәм аның гаиләсе Аллаһы каршында дөрес булганны эшләргә тырыша. Аллаһы бу явыз дөнья кешеләрен юк итәргә, ә Нух белән җәнлекләрне коткарырга була. Ул Нухка коробкага охшаш гаять зур көймә төзергә куша. Туфан алдыннан Нух, аның гаиләсе һәм җәнлекләр бу көймәгә керергә тиеш була. Нух Аллаһы сүзен тыңлап, якынча 40 яки 50 ел дәвамында көймә төзи һәм «тәкъва тормышны вәгазьләүче» була (2 Петер 2:5). Ул кешеләрне киләчәк Туфан турында кисәтә, ләкин алар аның сүзләренә колак салмый. Вакыт җиткәч, Нух үз гаиләсе һәм җәнлекләр белән көймәгә керә. Аллаһы көймәнең ишеген яба. Коеп яңгыр ява башлый.
Яңгыр 40 көн һәм төн, җир тулысынча су белән капланганчы, ява. Явызлар үлә. Айлар уза, су кими һәм көймә бер тау битендә туктый. Берникадәр вакыт узгач Нух, аның гаиләсе һәм җәнлекләр көймәдән чыга. Алар анда бер ел үткәргән була. Йәһвәгә үз рәхмәтен белдереп, Нух аңа корбан китерә. Аллаһы Нух белән аның гаиләсенә башка Туфан булмаячагына һәм бар тереклекне җирдән юк итмәячәгенә вәгъдә бирә. Ул бу вәгъдәне искә төшереп торучы салават күпере булдыра.
Туфаннан соң Аллаһы кешеләргә яңа әмерләр бирә. Ул аларга хайваннарның итен ашарга рөхсәт итә, әмма канны ашаудан тыя. Ул Нухның нәселенә җир буйлап таралырга куша, әмма кайберәүләр бу әмерне үтәми. Алар Нәмруд исемле кеше җитәкчелегендә берләшеп, Бабил шәһәрендә гаять зур манара төзи башлый. Алар белә торып Аллаһының җир буйлап таралырга дигән әмеренә буйсынмый. Аллаһы бер телдә сөйләшкән бу кешеләргә төрле телләр бирә. Алар бер-берсен аңламый башлый һәм эшләрен ташлап җир буйлап тарала.
Тәүраттагы Яратылыш китабының 6—11 нче бүлекләренә һәм Яһүд 14, 15 кә нигезләнгән.