Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТУКСАН БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ничек Гайсә өйрәтә

Ничек Гайсә өйрәтә

БЕР тапкыр Гайсә бер кешегә үз якыныңны яратырга кирәк дип әйтә. Шунда теге кеше Гайсәдән: «Ә минем якыным кем соң?» — дип сорый. Гайсә бу кешенең уйларын белә. Бу кеше үз милләт һәм үз дин кешеләрен генә үз якыны дип саный. Гайсә аңа нәрсә дип әйтер? Әйдә моны белик.

Кайвакыт Гайсә өйрәтер өчен берәр хикәя сөйләгән. Бу юлы да ул шулай эшли. Ул бер яһүд һәм бер самареяле турында сөйли. Яһүдләрнең күбесе самареялеләрне яратмый икәнен без белгән идек инде. Һәм Гайсә мондый хикәя сөйли.

Бер көн бер яһүд таулы юлдан Әрихә шәһәренә төшә. Көтмәгәндә аңа юлбасарлар һөҗүм итә. Алар аның акчаларын талап алалар, ә үзен бик нык кыйныйлар.

Бераз вакыт үткәч, шул ук юлдан яһүд рухание үтеп бара. Ул кыйналган кешене күрә. Ничек уйлыйсың, ул нәрсә эшләгән? Ул юлның икенче ягына чыккан да, юлын дәвам иткән! Шуннан соң бу юл буйлап тагын бер бик дини кеше — левиле үтеп барган. Ул нәрсә эшләгән? Ул да кыйналган кешегә ярдәм итәр өчен туктамаган. Рәсемгә кара: рухани белән левиленең аска төшеп барганнарын күрәсеңме?

Әмма кара: кыйналган кеше янында бер кеше утыра. Ул Самарея кешесе. Ул яһүдкә ярдәм итә. Аның яраларына дарулар сөртеп бәйли. Шуннан соң ул яһүдне, ул ял итеп сәламәтләнсен өчен, бер урынга илтә.

Сөйләп бетергәч, Гайсә сорау биргән кешедән: «Бу өч кешенең кайсысы кыйналган кешенең якыны? Рухани, левиле яки самареялеме? Син ничек уйлыйсың?» — дип сорый.

«Самареяле. Чөнки ул аңа мәрхәмәт күрсәткән»,— дип әйтә теге кеше.

«Дөрес. Бар, син дә башка кешеләргә шулай эшлә»,— ди Гайсә.

Гайсә яхшы өйрәтә, шулай бит? Гайсәнең Изге Язмаларда әйтелгән сүзләренә игътибарлы булсак, без күп нәрсәләргә өйрәнербез.