Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛТМЫШ ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК

Кичерүнең мөһимлеге

Кичерүнең мөһимлеге

МАТТАЙ 18:21—35

  • ҖИДЕ ТАПКЫР КИЧЕРЕРГӘМЕ?

  • ШӘФКАТЬСЕЗ ХЕЗМӘТЧЕ ТУРЫНДА ГЫЙБРӘТЛЕ ХИКӘЯ

Гайсәнең кардәшләр арасындагы авырлыкны ничек чишәргә икәне турындагы киңәшен Петер әле генә ишеткән. Кардәшләр моны икәүдән-икәү генә сөйләшеп җайга салырга тырышырга тиеш. Петернең, күрәсең, ничә тапкыр андый тырышлыклар куярга кирәк икәнен беләсе килә.

Петер Гайсәдән: «Хуҗам, кардәшем миңа каршы гөнаһ кылып торса, мин аны ничә тапкыр кичерергә тиешмен? Җиде тапкырмы?» — дип сорый. Яһүдләрнең кайбер дини җитәкчеләре кешене өч мәртәбә генә кичерергә кирәк дип өйрәтә. Шуңа күрә Петер, кардәшемне «җиде тапкыр» кичерсәм, бик юмарт, киң күңелле булырмын, дип уйлыйдыр (Маттай 18:21).

Ләкин хаталарны исәпләп бару Гайсә өйрәтүенең рухын бер дә чагылдырмый. Шуңа күрә ул Петергә: «Сиңа шуны әйтәм: җиде тапкыр түгел, ә 77 тапкыр»,— диеп, аның карашын төзәтә (Маттай 18:22). Башка сүзләр белән әйткәндә, бертуктаусыз кичерергә кирәк. Петер үз кардәшен чиксез мәртәбә гафу итәргә тиеш.

Аннары Гайсә Петер белән башкаларга, кичерүчән булырга кирәк икәнлекләрен күңелләренә салыр өчен, бер гыйбрәтле хикәя сөйли. Анда үзенең мәрхәмәтле хуҗасыннан үрнәк алырга теләмәгән хезмәтче турында сүз бара. Бер патша үз хезмәтчеләреннән бурычларын кайтарттырырга булган. Аның янына 10 000 талант (60 000 000 динар) бурычлы бер хезмәтчене китерәләр. Ләкин бу хезмәтченең түләрлек акчасы булмый. Шуңа күрә патша шул хезмәтченең үзен дә, хатынын да, балаларын да сатып, бурычын кайтарырга әмер бирә. Шунда тегесе, хуҗасының аягына егылып: «Сабыр ит, һәм мин сиңа барын да кайтарып бирермен»,— дип үтенә башлый (Маттай 18:26).

Патша бу хезмәтчене кызгана һәм аңа мәрхәмәт күрсәтеп, аның зур бурычын бәхилли. Ләкин патшадан киткәч, шул хезмәтче үзенә 100 динар тиешле бер хезмәттәшен таба. Ул аны тота да: «Миңа бурычыңны түләп бетер»,— дия-дия, буа башлый. Шунда тегесе аның аякларына егыла да: «Сабыр ит, һәм мин сиңа кайтарып бирермен»,— дип ялвара башлый (Маттай 18:28, 29). Әмма бурычы бәхилләнгән хезмәтче үз хуҗасының үрнәгенә иярми. Ул үзеннән күпкә әзрәк бурычлы булган хезмәттәшен төрмәгә утырта һәм, бурычын түләп бетергәнче, шунда тотарга куша.

Гайсәнең сүзләре буенча, андый мәрхәмәтсез мөгамәләне күргән башка хезмәтчеләр, барып, барысын патшага сөйләп бирә. Ачуы чыккан патша бу хезмәтчене чакыртып ала һәм болай ди: «Явыз хезмәтче, син миннән ялварып сораганда, мин синең бурычыңны тулысынча бәхилләдем. Мин сиңа шәфкать күрсәткән кебек, син дә хезмәттәшеңә шәфкать күрсәтергә тиеш түгел идеңме?» Ачулы патша шәфкатьсез хезмәтчене төрмә сакчыларына тапшыра һәм, бар бурычын түләп бетергәнче, сак астында тотарга куша. Үз сүзен йомгаклап, Гайсә болай ди: «Кардәшегезне ихлас күңелдән кичермәсәгез, күктәге Атам да сезнең белән шулай эшләячәк» (Маттай 18:32—35).

Кичерергә кирәк икәнен күрсәтүче нинди искиткеч сабак! Аллаһы безнең зур бурычларыбызны — гөнаһларыбызны кичерә. Алар белән чагыштырганда, кардәшебез безгә каршы кылган теләсә нинди гөнаһ шактый кечкенә. Өстәвенә, Йәһвә безне бер тапкыр түгел, ә меңләгән тапкыр кичерә. Шуңа күрә, кардәшебездән зарланырга сәбәп булса да, без аны кат-кат кичерергә тиеш түгелме соң? Гайсә Таудагы вәгазендә өйрәткәнчә, «без бурычлы кешеләребезне кичерсәк», Аллаһы да «безнең бурычларыбызны» кичерер (Маттай 6:12).