Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ УНАЛТЫНЧЫ БҮЛЕК

Соңгы Пасах бәйрәмендә басынкылыкка өйрәтү

Соңгы Пасах бәйрәмендә басынкылыкка өйрәтү

МАТТАЙ 26:20 МАРК 14:17 ЛҮК 22:14—18 ЯХЪЯ 13:1—17

  • ГАЙСӘ ҮЗ РӘСҮЛЛӘРЕ БЕЛӘН СОҢГЫ ПАСАХ РИЗЫГЫН АШЫЙ

  • ГАЙСӘ РӘСҮЛЛӘРНЕҢ АЯКЛАРЫН ЮЫП БАСЫНКЫЛЫККА ӨЙРӘТӘ

Петер белән Яхъя, Гайсәнең кушуы буенча, Пасах бәйрәменә кирәкле әзерлекләр башлар өчен, Иерусалимга килгән. Соңрак анда Гайсә һәм башка ун рәсүл дә килә. Инде кич. Көнбатыш офыкка кояш бата барганда, Гайсә үзенең иптәшләре белән Зәйтүн тавыннан төшә. Терелгәнчегә кадәр, бу аның шул таудан шәһәргә соңгы тапкыр каравы була.

Тиздән Гайсә иптәшләре белән шәһәргә килеп җитә һәм үзләре Пасах бәйрәме үткәрәчәк йортка бара. Алар баскычтан зур өске бүлмәгә күтәрелә. Рәсүлләре белән генә Пасах бәйрәмен үткәрер өчен, анда барысы да хәзерләп куелган. Гайсә бу вакыйганы бик көткән иде. Бу аның мондый сүзләреннән күренә: «Газап чигү вакытым килгәнче, шушы Пасах ризыгын сезнең белән бергә ашарга бик теләгән идем» (Лүк 22:15).

Күп ел элек Пасах вакытында шәраб тутырылган берничә касәне бәйрәмдә катнашучыларга тапшыру гореф-гадәте кертелгән булган. Күрәсең, шул касәләрнең берсен алганнан соң, Гайсә Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп, болай ди: «Моны алыгыз да авыз итеп бер-берегезгә бирегез. Сезгә шуны әйтәм: Аллаһы Патшалыгы килгәнче, мин шәраб башка эчмәячәкмен» (Лүк 22:17, 18). Әйе, аның үлеме чыннан да якын.

Бер заман Пасах ашы вакытында Гайсә гадәттә хуҗаның хезмәтчесе башкарган эшне башкара (Лүк 7:44). Хезмәтче дә, хуҗа да булмаганлыктан, Гайсә үзе табын яныннан торып, өс киемен сала да, сөлге алып, ләгәнгә су сала. Моны һәр рәсүл эшли алыр иде, әмма, күрәсең, араларында һаман да булган ярышу рухы аркасында берсе дә моны эшләми. Хәзер исә, Гайсә аларның аякларын юа башлагач, алар уңайсыз хәлдә кала.

Гайсә Петер янына килгәч, тегесе: «Син минем аякларымны һичкайчан юмаячаксың»,— дип каршы килә. «Аякларыңны юмасам, минем белән өлешең булмас»,— ди Гайсә. «Хуҗам, аякларымны гына түгел, ә кулларымны да, башымны да юа күр»,— ди аңа Петер. «Юынган кешенең бөтен тәне чиста була, шуңа күрә аякларыннан башка аның бүтән җирен юасы юк. Сез чиста, әмма берегез чиста түгел»,— дип җавап кайтара Гайсә (Яхъя 13:8—10). Бу сүзләр Петерне бик гаҗәпләндерәдер.

Һәрберсенең, шул исәптән Яһүд Искариотның да, аякларын юганнан соң, Гайсә өс киемен киеп, табын янына утыра. Аннары ул: «Сезгә нәрсә эшләгәнемне аңлыйсызмы? — дип сорый.— Сез мине „Остаз“, „Хуҗа“ дип атыйсыз, һәм сез хаклы: бу нәкъ шулай да. Шулай итеп, мин, Хуҗагыз һәм Остазыгыз, сезнең аякларыгызны юганмын икән, сез дә бер-берегезнең аякларын юарга тиеш. Сез дә, мин сезгә эшләгән кебек, эшләсен өчен, мин сезгә үрнәк күрсәттем. Сезгә хак сүз әйтәм: кол үзенең хуҗасыннан бөегрәк түгел, җибәрелгән дә үзен җибәрүчедән бөегрәк түгел. Сез боларны беләсез, аларны үтисез икән, сез — бәхетле» (Яхъя 13:12—17).

Башкаларга басынкылык белән хезмәт итүдә нинди искиткеч үрнәк! Гайсәнең шәкертләренә беренчелеккә омтылу, үзләрен әллә кемгә кую һәм башкалар аларга хезмәт итәргә тиеш дип уйлау дөрес булмас иде. Аларга Гайсәнең үрнәге буенча эш итәргә кирәк. Моны аяк юу йоласын үтәп түгел, ә кешеләрне аермыйча, басынкылык һәм теләк белән башкаларга хезмәт итеп башкарып була.