УНАЛТЫНЧЫ БҮЛЕК
Гыйбадәт кылыр өчен бергә җыелабыз
1. Шәкертләр, бергә җыелгач, нинди ярдәм алган, һәм ни өчен алар моңа мохтаҗ булган?
ГАЙСӘНЕҢ терелтелүеннән соң күп тә үтмәстән, шәкертләр бер-берсен дәртләндерер өчен бергә җыелган. Алар, дошманнардан курыкканга, ишекләрне бикләгән. Гайсә килеп кергәч һәм араларына баскач: «Изге рухны кабул итегез»,— дип әйткән. Шунда аларның куркулары, һичшиксез, юкка чыккан! (Яхъя 20:19—22 укы.) Соңрак, шәкертләр кабат бергә җыелгач, Йәһвә аларга изге рух иңдергән. Боларның барысы аларга алдагы вәгазь эшен башкарыр өчен көч биргән! (Рәс. 2:1—7)
2. а) Йәһвә безгә ничек көч өсти, һәм ни өчен без моңа мохтаҗ? б) Ни өчен гаилә белән гыйбадәт кылу бик мөһим? (Искәрмәне һәм 175 нче биттәге « Гаилә белән гыйбадәт кылу» дигән рамканы кара.)
2 Без дә беренче гасырдагы кардәшләр кичергән авырлыкларга очрыйбыз (1 Пет. 5:9). Кайвакыт без кешедән куркуга биреләбез. Шуңа күрә вәгазь эшен алга таба да башкарыр өчен без Йәһвәдән килгән көчкә мохтаҗ (Эфес. 6:10). Ул безгә җыелыш очрашулары аша күп көч бирә. Хәзер безнең һәр атна ике җыелыш очрашуы үткәрелә: ачык нотык белән өйрәнү мәкаләсен карап чыгу һәм «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» дигән очрашу a. Безнең шулай ук ел саен үткәрелә торган тагын дүрт очрашуыбыз бар: региональ конгресс, ике район конгрессы һәм Мәсихнең үлемен искә алу кичәсе. Ни өчен безгә бар бу очрашуларга йөрергә кирәк? Очрашуларыбыз ничек үзгәрә барган? Әлеге очрашуларга карашыбыз безнең турында нәрсәне ачыклый?
Ни өчен без бергә җыелабыз?
3, 4. Йәһвә үз халкыннан нәрсә таләп итә? Мисаллар китерегез.
3 Әле күп гасырлар элек Йәһвә үз халкына бергә җыелып гыйбадәт кылырга кушкан. Мәсәлән, б. э. к. 1513 елда Йәһвә Исраил халкына биргән Канунда Шимбә көне турында әмер булган. Шулай итеп, һәр гаиләнең гыйбадәт кылырга һәм Канунны өйрәнергә мөмкинлеге булган (Кан. 5:12; 6:4—9). Исраиллеләр бу әмергә буйсынганда, гаиләләре нык булган һәм халык, гомумән алганда, рухи яктан саф һәм көчле калган. Канунга буйсынмаганда һәм Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен бергә җыелмаганда исә, халык Аллаһының хуплавын югалткан (Лев. 10:11; 26:31—35; 2 Елъ. 36:20, 21).
4 Гайсәнең үрнәгенә дә игътибар итик. Ул һәр Шимбә көнне синагогага йөргән (Лүк 4:16). Гайсәнең терелүеннән соң аның шәкертләре, Шимбә көне турындагы канун астында инде булмасалар да, бергә җыелуларын дәвам иткән (Рәс. 1:6, 12—14; 2:1—4; Рим. 14:5; Көл. 2:13, 14). Шул очрашуларда алар белем алган, һәм андый очрашулар аларга көч өстәгән. Моннан тыш, алар, догалар кылып, комментарийлар биреп һәм җырлар җырлап, Йәһвәгә мактау корбаннары китергән (Көл. 3:16; Евр. 13:15).
5. Ни өчен без һәр атна җыелыш очрашуларына һәм һәр ел конгрессларга йөрибез? (176 нчы биттәге « Конгресслар Аллаһы халкын берләштерә» дигән рамканы да кара.)
5 Без дә, һәр ел конгрессларга һәм һәр атна җыелыш очрашуларына йөреп, Аллаһы Патшалыгы ягында торуыбызны күрсәтәбез, изге рух аша көч алабыз һәм башкаларны рухландырабыз. Иң мөһиме, догалар, комментарийлар һәм җырлар ярдәмендә без Йәһвәгә гыйбадәт кылабыз. Очрашуларыбыз исраиллеләр һәм беренче гасырдагы мәсихчеләр үткәргән очрашулардан аерылып торса да, бик мөһим булып кала. Җыелыш очрашуларыбыз нинди үзгәрешләр кичергән?
«Мәхәббәт һәм игелекле эшләргә» дәртләндерә торган җыелыш очрашулары
6, 7. а) Очрашуларыбызның максаты нинди? б) Төрле төркемнәрнең очрашулары бер-берсеннән нәрсә белән аерылып торган?
6 Кардәш Чарлз Тейз Расселл, Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьне эзли башлагач, шуны аңлаган: уртак максатка омтылган кешеләргә бергә очрашулар үткәрергә кирәк. 1879 елда ул болай дип язган: «Берничә иптәшем белән без Питтсбургта Изге Язмаларны тикшерер өчен төркем оештырдык һәм һәр якшәмбе көнне очрашулар үткәрәбез». «Сион күзәтү манарасы» үз укучыларын бергә җыелырга чакырган, һәм 1881 елга Питтсбургта (Пенсильвания) җыелыш очрашулары һәр якшәмбе һәм чәршәмбе үткәрелгән. 1895 елның ноябрь аендагы «Күзәтү манарасы»нда андый очрашуларның максаты — «кардәшлегебезне, бердәмлегебезне һәм мәсихче яратуыбызны ныгыту», шулай ук бер-береңне дәртләндерү дип әйтелгән булган. (Еврейләргә 10:24, 25 укы.)
7 Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең төрле төркемнәре үз очрашуларын төрлечә үткәргән һәм никадәр еш очрашырга икәнен үзләре хәл иткән. Мәсәлән, Кушма Штатлардагы бер төркемнән 1911 елда килгән хатта: «Без һәр атна ким дигәндә биш тапкыр очрашабыз»,— диелгән булган. Алар бу очрашуларны дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрне һәм ике тапкыр якшәмбе көнне үткәргән. Ә 1914 елда Африкадан килгән хатта: «Без очрашуларыбызны айга ике тапкыр үткәрәбез. Очрашуыбыз җомга көнне башланып якшәмбе көнне тәмамлана»,— дип язылган булган. Ләкин вакыт узу белән очрашуларыбыз бүгенге тәртип буенча үткәрелә башлаган. Әйдәгез, һәр очрашуның тарихын карап чыгыйк.
8. Кайбер ачык нотыкларның темалары нинди булган?
8 Ачык очрашу. Расселлның «Сион күзәтү манарасы»н бастыра башлавыннан соң бер ел үткәч, 1880 елда ул, Гайсә үрнәгенә ияреп, вәгазь сәяхәтенә киткән (Лүк 4:43). Расселл шул сәяхәт дәвамында үткәргән очрашулар бүгенге Ачык очрашуларыбызга үрнәк булып тора. «Күзәтү манарасы»нда Расселлның шул сәяхәте турында белдерү бастырганнар һәм «Расселл „Аллаһы Патшалыгына кагылышлы нәрсәләр“ дигән тема буенча ачык очрашулар үткәрергә шат булыр» дип язган булганнар. Берничә илдә төркемнәр, ягъни җыелышлар, барлыкка килгәч, 1911 елда һәр төркемне якын тирәдәге җирләргә яраклы докладчыларны җибәрергә дәртләндергәннәр. Алар гаделлек һәм йолым кебек темаларга алты нотык сөйләргә тиеш булган. Һәр нотыкның азагында киләсе атнада нотыкчының һәм нотыкның исемен әйткәннәр.
9. Ачык очрашу нинди үзгәрешләр кичергән, һәм син бу очрашуны кадерләгәнеңне ничек күрсәтә аласың?
9 1945 елда «Күзәтү манарасы»нда бөтен дөнья буенча үткәреләчәк бер кампания турында белдерү ясалган булган. Бу кампания дәвамында Ачык очрашулар үткәрелгән булган һәм «бүгенге бик мөһим проблемалар» буенча сигез нотык яңгыраган. Дистәләгән еллар дәвамында докладчылар нотыкларны ышанычлы хезмәтче тарафыннан бирелгән планнар буенча гына түгел, ә шулай ук үзләре төзегән нотыкларны да сөйләгән. Ләкин 1981 елда бар докладчыларга үз нотыкларын җыелышка җибәрелгән планнарга нигезләп сөйләргә кушканнар b. 1990 елга кадәр кайбер нотык планнарында нотык үз эченә тыңлаучыларның катнашуын я демонстрацияләрне алырга тиеш дип әйтелгән булган. Әмма шул елда үзгәреш ясалган булган, һәм Ачык очрашуда нотык белән докладчылар үзләре генә чыгыш ясый башлаган. Киләсе үзгәреш 2008 елның гыйнвар аенда ясалган. Шул вакыттан башлап нотыкларның озынлыгы 45 минуттан 30 минутка үзгәргән. Бу очрашуга үзгәрешләр кертелгән булса да, яхшы әзерләнгән нотыклар әле дә Аллаһы Сүзенә ышанычыбызны ныгыта һәм безгә Аллаһы Патшалыгына кагылышлы төрле сорауларны яхшырак аңларга булыша (1 Тим. 4:13, 16). Сез кешеләрне аларга кабат килеп киткәндә һәм башка очракларда бу нотыкларга чын күңелдән чакырасызмы?
10—12. а) Өйрәнү мәкаләсен карап чыгуда нинди үзгәрешләр ясалган булган? б) Үзебезгә нинди сораулар бирү яхшы булыр иде?
10 Өйрәнү мәкаләсен карап чыгу. 1922 елда пилигримнар, ягъни җыелышларда нотыкларны сөйләр өчен һәм вәгазь эшендә җитәкчелекне алыр өчен Җәмгыять тарафыннан җибәрелгән хезмәтчеләр, «Күзәтү манарасы»н өйрәнү очрашуларын даими үткәрергә киңәш иткән. Киңәшне кабул иткәннәр, һәм бу очрашуларны башта я атна уртасында, я якшәмбе көнне үткәргәннәр.
11 1932 елның 15 июнендәге «Күзәтү манарасы»нда бу очрашуны үткәрү буенча өстәмә җитәкчелек бирелгән булган. Мәкаләдә очрашуны, Вефильдә кебек, абый-кардәш үткәрергә тиеш дип әйтелгән булган. Тыңлаучылар каршында өч абый-кардәш утырып, чиратлап абзацларны укыган. Ул чакта мәкаләләрдә сораулар бастырылмаган, шуңа күрә очрашуны үткәрүче кардәш тыңлаучыларны каралган материал буенча сораулар төзергә дәртләндергән. Шуннан соң ул аларны шул сорауларга җавап бирергә чакырган. Мәкаләдәге материалны төгәлрәк аңлатырга кирәк булганда, очрашуны үткәрүче үзе «кыска һәм ачык» аңлатма бирергә тиеш булган.
12 Башта һәр җыелыш нинди журналны өйрәнергә икәнен үзе сайлаган: моны җыелыш әгъзаларының күбесе нинди теманы өйрәнергә тели икәненә карап хәл иткәннәр. Ләкин 1933 елның 15 апрелендәге «Күзәтү манарасы»нда бар җыелышларга агымдагы журналны өйрәнергә киңәш ителгән булган. Ә 1937 елда өйрәнүне якшәмбе көнне үткәрергә кушканнар. Өстәмә җитәкчелек 1942 елның 1 октябрендәге «Күзәтү манарасы»нда бирелгән булган, һәм бүген дә бу очрашу шул җитәкчелек буенча үткәрелә. Журналда әйтелгәнчә, өйрәнү мәкаләләренең һәр битенең астында сораулар булачак һәм бу сорауларны кулланырга кирәк. Журналда шулай ук очрашуның озынлыгы бер сәгать булырга тиеш дип әйтелгән булган. Җавап бирүчеләрне абзацтан укыр урынына «үз сүзләре белән» җавап бирергә дәртләндергәннәр. Ышанычлы хезмәтче үз вакытындагы рухи ризыкны башлыча шул очрашу аша өләшә (Мат. 24:45). Үзебезгә мондый сорау бирик: «Мин өйрәнү мәкаләләрен карап чыгуга һәр атна әзерләнәмме? Мин комментарийлар бирергә тырышаммы?»
13, 14. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнүнең тарихын сөйләп бирегез. Сезгә бу очрашуда нәрсә ошый?
13 Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү. 1890 елларның уртасында «Меңьеллыкның таң атуы»ның берничә томы дөнья күргәч, Балтимор шәһәрендә (Мэриленд, АКШ) яшәгән кардәш Х. Н. Ран Изге Язмаларны өйрәнер өчен «Таң ату төркемнәре»н оештырырга тәкъдим иткән. Кардәшләрнең өйләрендә үткәрелгән бу очрашулар башта эксперимент итеп кенә оештырылган булган. Әмма 1895 елның сентябрь аенда «Таң ату төркемнәре»нең очрашулары Кушма Штатларның инде күп кенә шәһәрләрендә уңышлы гына үткәрелгән. Шуңа күрә шул айдагы «Күзәтү манарасы»нда андый очрашуларны бар хакыйкатьне өйрәнүчеләргә үткәрергә киңәш иткәннәр. Журналда очрашуны үткәрүче яхшы укырга тиеш дип әйтелгән булган. Ул, бер җөмләне укып, тыңлаучылар белән фикер алышырга, шуннан соң китерелгән шигырьләрне ачып укырга тиеш булган. Бүлекне карап чыккач, тыңлаучыларның һәрберсе каралган материалны кыскача кабатлап чыккан.
14 Әлеге очрашуның исеме берничә тапкыр үзгәргән. Мәсәлән, аны «Изге Язмаларны өйрәнер өчен Бируя түгәрәкләре» дип атаганнар. Бу исем беренче гасырда Бируя шәһәрендә яшәгән һәм Изге Язмаларны җентекләп тикшергән кешеләр белән бәйле булган (Рәс. 17:11). Вакыт узгач, бу очрашуның исеме «Китап өйрәнү»гә үзгәргән. Хәзер инде ул «Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү» дип атала һәм кардәшләрнең өйләрендә түгел, ә Патшалык Залларында үтә. Дистәләгән еллар дәвамында шул очрашуда төрле китаплар, брошюралар һәм хәтта «Күзәтү манарасы» мәкаләләрен өйрәнгәннәр. Очрашулар оештырылгач ук анда йөрүче кешеләрне фикер алышуда катнашырга дәртләндергәннәр. Бу очрашу ярдәмендә без Изге Язмаларны яхшырак аңлый башладык. Сез бу очрашуга регуляр рәвештә әзерләнәсезме һәм чын күңелдән катнашырга тырышасызмы?
15. Теократик хезмәт мәктәбе нинди максат белән оештырылган булган?
15 Теократик хезмәт мәктәбе. Бруклиндагы төп идарәдә хезмәт иткән һәм соңрак Җитәкче советның әгъзасы булып киткән Кэри Барбер болай дип исенә төшергән: «1942 ел, 16 февраль, дүшәмбе кичендә Бруклиндагы Вефиль гаиләсенең бар абый-кардәшләрен курсларга язылырга чакырдылар. Соңрак бу курслар „Теократик хезмәт мәктәбе“ дип атала башлады». Кардәш Барбер Мәктәп турында болай дигән: «Ул — Йәһвәнең бүгенге көннәрдә үз халкы өчен башкарган иң гаҗәеп эшләренең берсе». Шул курслар абый-кардәшләргә өйрәтү һәм вәгазьләү сәләтләрен үстерергә шулкадәр булышкан ки, хәтта 1943 елдан башлап «Теократик хезмәт курслары» дигән брошюра бар җыелышларга җибәрелә башлаган. 1943 елның 1 июнендәге «Күзәтү манарасы»нда әйтелгәнчә,Теократик хезмәт мәктәбенең максаты — Аллаһы халкына «Патшалык турындагы хәбәрне яхшырак вәгазьләргә өйрәнергә» булышу (2 Тим. 2:15).
16, 17. Теократик хезмәт мәктәбе бездә сәләтләр генә үстергән дип әйтеп буламы? Аңлатыгыз.
16 Башта кайберәүләргә күп кеше алдында чыгыш ясау бик авыр булган. Клейтон Вудворт (аның әтисе кардәш Рутерфорд һәм башка кардәшләр белән бергә 1918 елда гаделсез хөкем ителеп төрмәдә утырган) 1943 елда Мәктәпкә язылгач нинди хисләр кичергәнен болай дип исенә төшергән: «Миңа нотыклар сөйләү авыр булды. Телем зурайган кебек тоела иде, авызым корый иде, ә тавышым акыру белән чыелдау арасында булган ниндидер тавышка охшаш иде». Ләкин Мәктәп ярдәмендә кардәш Клейтон үз сәләтләрен үстергән һәм соңрак күп нотыклар сөйләгән. Әмма иң мөһиме, бу Мәктәптә ул басынкылыкның һәм Йәһвәгә таянуның мөһимлегенә төшенгән. Ул болай дигән: «Мин шуны аңладым: иң мөһиме — докладчының сәләтләре түгел, ә аның яхшы әзерләнүе һәм Йәһвәгә таянуы. Шулай эшләсә, кешеләр аны шатлык белән тыңлар һәм нотыгыннан үзләренә файдалы фикерләр табар».
17 1959 елда апа-кардәшләрне дә Мәктәпкә язылырга чакырганнар. Кардәш Эдна Бауэр конгресста яңгыраган белдерүне ишеткәннән соң кичергән хисләрен исенә төшереп болай ди: «Бу яңалык апа-кардәшләргә зур шатлык китерде. Апа-кардәшләр алдында яңа мөмкинлекләр ачылды». Еллар дәвамында күп кенә абый һәм апа-кардәшләр, Теократик мәктәптә язылып, Йәһвәгә үзләрен өйрәтергә мөмкинлек биргән. Бүген без андый өйрәтүне эш көннәрендә үтә торган очрашуда алабыз. (Ишагыйя 54:13 укы.)
18, 19. а) Без бүген вәгазь эшенә кагылышлы гамәли җитәкчелекне ничек алабыз? б) Ни өчен без җыелыш очрашуларыбызда җырлыйбыз? (« Көйгә салынган хакыйкать» дигән рамканы кара.)
18 Хезмәт очрашуы. Инде 1919 елда вәгазь эшен оештырыр өчен очрашулар үткәрелгән, һәм шул очрашуларга әдәбиятны таратучы кардәшләр генә йөргән. 1923 елда Хезмәт очрашуы башлыча айга бер тапкыр гына үткәрелгән, һәм ул очрашуларга җыелыштагы бар кардәшләр йөрергә тиеш булган. 1928 елда җыелышларны Хезмәт очрашуын һәр атна үткәрергә дәртләндергәннәр, һәм 1935 елда «Күзәтү манарасы»нда бар җыелышларга Хезмәт очрашуын «Җитәкчелек» (соңрак ул «Информатор» дип аталган, ә аннан соң «Безнең патшалык хезмәтебез» дип аталган) нигезендә үткәрергә кушканнар. Озакламый бу очрашуны һәр җыелышта регуляр рәвештә үткәрә башлаганнар.
19 Бүген эш көннәрендә үткәрелә торган очрашуда вәгазь эшенә кагылышлы гамәли җитәкчелек бирелә (Мат. 10:5—13). Син эш дәфтәрендә бастырылган материалны өйрәнәсеңме һәм анда язылган киңәшләрне кулланасыңмы?
Елның иң мөһим очрашуы
20—22. а) Ни өчен без Гайсәнең үлемен искә алабыз? б) Сиңа Кичәгә ел саен килү нинди файда китерә?
20 Гайсә үз шәкертләренә үзе кайтканчы үз үлемен искә алырга кушкан. Пасах бәйрәме кебек, Мәсихнең үлемен искә алу кичәсе елга бер тапкыр үткәрелә (1 Көр. 11:23—26). Бу очрашуга һәр ел миллионлаган кеше килә. Бу бәйрәм майланган мәсихчеләрнең Гайсә белән Патшалыкны мирас итеп алу хөрмәтенә ия булуларын исләренә төшерә (Рим. 8:17). Ул шулай ук башка сарыкларны Аллаһы Патшалыгының Патшасын хөрмәт итәргә һәм аңа тугры булырга дәртләндерә (Яхъя 10:16).
21 Кардәш Расселл һәм аның якын хезмәттәшләре Хуҗабызның кичке ашын үткәрүнең мөһимлеген аңлаган һәм аны елга бер тапкыр үткәрергә кирәк икәнен белгән. 1880 елның апрель аенда «Күзәтү манарасы»нда болай диелгән: «Инде берничә ел без монда, Питсбургта, Пасахны [Искә алу кичәсен] үткәрәбез һәм Хуҗа тәненең һәм канының символларыннан авыз итәбез». Озакламый Искә алу кичәсен конгресслар белән бер үк вакытта үткәрә башлаганнар. Андый конгресслар турында сакланып калган язуларның берсендә 1889 елдагы конгресска 225 кеше килгән һәм 22 кеше суга чумдырылган дип әйтелә.
22 Бүген Искә алу кичәсе конгрессларда үткәрелми. Ләкин без кешеләрне безнең белән бергә бу бәйрәмне үткәрер өчен Патшалык Залларына я арендага алынган залга килергә чакырабыз. 2013 елда Гайсәнең үлемен искә алу кичәсенә 19 миллионнан артык кеше килгән иде. Безгә зур хөрмәт күрсәтелгән: Искә алу кичәсенә без үзебез дә киләбез һәм башкаларны да шул изге кичәгә чакыра алабыз! Син һәр ел Искә алу кичәсенә мөмкин кадәр күбрәк кешене чакырырга тырышасыңмы?
Җыелыш очрашуларына карашыбыз нәрсәне ачыклый
23. Җыелыш очрашуларыбызга сезнең карашыгыз нинди?
23 Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре очрашуларыбызны калдырмаска дигән Аллаһының әмерен авыр дип санамый (Евр. 10:24, 25; 1 Яхъя 5:3). Мәсәлән, Давыт патша Йәһвәнең гыйбадәтханәсенә йөрергә бик яраткан (Мәд. 26:4). Аеруча аңа Аллаһыны яраткан кешеләр белән бергә гыйбадәт кылу ошаган (Мәд. 34:18). Гайсәнең үрнәге турында да уйланыйк. Хәтта бала чагында да, ул үз Атасының йортында булырга бик теләгән (Лүк 2:41—49).
Бергә җыелырга теләгебез шуны ачыклый: без Аллаһы Патшалыгының идарә итүенә чыннан да ышанабыз
24. Җыелыш очрашулары безгә нинди мөмкинлекләрне бирә?
24 Җыелыш очрашуларына килеп, без Йәһвәне яратуыбызны һәм имандашларыбызны ныгытырга, шулай ук Аллаһы Патшалыгы гражданнары булып яшәр өчен өйрәнергә теләгәнебезне күрсәтәбез, чөнки җыелыш очрашуларында һәм конгрессларда без нәкъ шуңа өйрәнәбез. Өстәвенә, җыелыш очрашуларында без Аллаһы Патшалыгы башкарган иң мөһим эштә катнашыр өчен сәләтләребезне үстерәбез һәм көч алабыз. Бу эш — кешеләрне өйрәтү һәм Мәсих-Патшаның шәкертләре итеп әзерләү эше. (Маттай 28:19, 20 укы.) Һичшиксез, бергә җыелырга теләгебез шуны ачыклый: без Аллаһы Патшалыгының идарә итүенә чыннан да ышанабыз. Әйдәгез, алга таба да җыелыш очрашуларын кадерлик!