УНТЫГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК
Йәһвәгә дан китерә торган төзү эшләре
1, 2. а) Йәһвәнең хезмәтчеләре инде күптән нинди эштә катнаша? б) Йәһвә нәрсәне кадерли?
ЙӘҺВӘНЕҢ тугры хезмәтчеләре аның исеменә дан китерә торган биналарны инде күптән төзи. Мәсәлән, исраиллеләр шатланып изге чатыр төзегән һәм аны төзер өчен кирәкле әйберләрне юмартлык белән китергән (Чыг. 35:30—35; 36:1, 4—7).
2 Йәһвә төзү материаллары үзеннән-үзе аңа дан китерә дип санамый, һәм аларга иң кыйммәтле нәрсәгә кебек карамый (Мат. 23:16, 17). Йәһвәгә дан китерә торган иң кадерле бүләк — үз хезмәтчеләренең гыйбадәт кылулары, шул исәптән аларның әзер булулары һәм ашкынып эшләүләре (Чыг. 35:21; Марк 12:41—44; 1 Тим. 6:17—19). Ни өчен? Чөнки биналар мәңгелек түгел. Мәсәлән, изге чатыр һәм гыйбадәтханә инде юк. Әйе, бу биналар юкка чыккан, ләкин бу биналарны төзегән үз тугры хезмәтчеләренең юмартлыгын һәм башкарган эшләрен Йәһвә онытмаган. (1 Көринтлеләргә 15:58; Еврейләргә 6:10 укы.)
3. Бу бүлектә без нәрсә карап чыгарбыз?
3 Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләре дә гыйбадәт кылу өчен биналарны төзү эшендә тырышып катнаша. Без Патшабыз Гайсә Мәсихнең җитәкчелеге ярдәмендә чыннан да искиткеч эшләр башкардык! Һичшиксез, Йәһвә тырышлыкларыбызны фатихалап тора (Мәд. 126:1). Бу бүлектә без башкарган кайбер эшләребезне һәм алар Йәһвәне ничек данлый икәнен карап чыгарбыз. Без шулай ук бу эшләрне башкаруда катнашкан кешеләрнең сүзләрен укырбыз.
Патшалык Залларын төзү
4. а) Ни өчен безгә гыйбадәт кылу өчен күбрәк биналар кирәк? б) Ни сәбәпле кайбер филиаллар берләштерелгән булган? (« Үзгәрә барган шартларны исәпкә алып филиаллар төзү» дигән рамканы кара.)
4 Бу китапның 16 нчы бүлегендә әйтелгәнчә, Йәһвә безгә гыйбадәт кылыр өчен бергә җыелырга куша (Евр. 10:25). Җыелыш очрашуларыбыз иманыбызны ныгыта һәм вәгазь эшендә катнашырга теләгебезне үстерә. Соңгы көннәр тәмамлана барганда, Йәһвә вәгазь эшен тагы да тизләтә. Нәтиҗәдә, һәр ел йөзләгән мең кеше Аллаһының оешмасына агыла (Ишаг. 60:22). Патшалык гражданнарының саны үсә барганга, Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны бастырыр өчен күбрәк типографияләр дә кирәк. Шулай ук гыйбадәт кылу өчен биналарга да ихтыяҗыбыз үсә.
5. Ни өчен «Патшалык Залы» дигән исем урынлы? (« „Яңа яктылык“ гыйбадәт кылу бинасы» дигән рамканы да кара.)
5 Изге Язмаларны Тикшерүчеләр бергә җыелыр өчен үз биналары кирәк икәнен инде баштан ук аңлаган. Гыйбадәт кылу өчен беренче урыннарның берсе, күрәсең, Көнбатыш Виргиниядә (АКШ) 1890 елда төзелгән булган. 1930 елларга Йәһвәнең халкы берничә залны төзегән һәм ремонтлаган, ләкин андый биналарга билгеле бер исем әле бирелмәгән булган. 1935 елда кардәш Рутерфорд Гавай утрауларына барган. Анда яңа филиал бинасына кушып бер зал төзегәннәр. Кардәш Рутерфордтан бу бинага нинди исем бирергә дип сораганнар. «Аны „Патшалык Залы“ дип атыйк,— дигән Рутерфорд,— чөнки, сез дә ризалашырсыз, безнең иң мөһим эшебез — Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү» (Мат. 24:14). Бу исем бик урынлы булган, һәм соңрак бу исем белән Йәһвә Шаһитләре җыелган залларның күбесен атый башлаганнар.
6, 7. Патшалык Залларын берничә көн эчендә төзү ысулы нинди файда китергән?
6 1970 елларга Патшалык Залларына ихтыяҗ тиз үсә барган. Шуңа күрә Кушма Штатлардагы абый-кардәшләр матур һәм уңайлы биналарны берничә көн эчендә төзер өчен яхшы ысул уйлап чыгарган. 1983 елга Кушма Штатларда һәм Канадада якынча 200 Патшалык Залы төзелгән булган. Бу эшне башкарып чыгар өчен кардәшләр региональ төзү комитетларын оештыра башлаган. Бу ысул шулкадәр уңышлы булган ки, хәтта 1986 елда Җитәкче совет бу комитетларны рәсмиләштерергә булган, һәм 1987 елда Кушма Штатларда инде 60 региональ төзү комитеты (РТК) эш иткән a. 1992 елга РТКлар Австралия, Аргентина, Германия, Испания, Көньяк Африка Республикасы, Мексика, Франция һәм Япониядә билгеләнгән булган. Һичшиксез, Патшалык һәм Конгресс Залларын тырышып төзегән кардәшләр безнең ярдәмебезгә лаек, чөнки алар башкарган эш — изге хезмәтнең бер өлеше.
7 Тиз төзелгән бу Патшалык Заллары ярдәмендә тирә-якта яшәгән кешеләргә бик яхшы шаһитлек бирелгән булган. Мәсәлән, Испаниядәге бер газетада «Иман тауларны күчерә» дигән мәкалә бастырылган булган. Анда Мартос дигән шәһәрдә Патшалык Залын төзү турында әйтелгән булган һәм мондый сорау бирелгән: «Бүгенге дөньяда кешеләр үзләрен генә сөючән булса да, шул бинаны төзер өчен, [Испаниянең] төрле өлкәләреннән ирекле эшчеләр риясыз рәвештә Мартоска килгән. Бу бинаны төзегәндә, шул кешеләр тизлек, сыйфат һәм оештырылу якларыннан рекордлар куйган. Моның барысы ничек мөмкин булган?» Бу сорауга җавап итеп мәкаләдә бер Шаһитнең сүзләре китерелә: «Җавап гади: без — Йәһвә тарафыннан өйрәтелгән халык».
Мөмкинлекләре чикле булган илләрдә төзү эшләре
8. 1999 елда Җитәкче совет нинди программаны хуплаган һәм ни өчен?
8 ХХ гасырның ахырында мөмкинлекләре чикле булган илләрдә күп кеше Йәһвә оешмасына агылган. Җирле җыелышлар үз залларын төзер өчен кулларыннан килгәнне эшләгән. Ләкин кайбер илләрдә аларга тискәре караш белән караганнар һәм мыскыллап көлгәннәр, чөнки җирле Патшалык Заллары, башка дини биналар белән чагыштырганда, бик гади булган. 1999 елда Җитәкче совет ярлы илләрдә Патшалык Залларын төзү эшен тизләтер өчен бер программа хуплаган. «Тигезлек» булсын өчен, шул программа буенча, баерак илләрнең ирекле иганәләре ярлы илләр файдасына да кулланыла башлаган. (2 Көринтлеләргә 8:13—15 укы.) Бу илләрдәге төзү эшләргә булышыр өчен башка илләрдән дә кардәшләр килгән.
9. Нинди эш башкара алмаслык итеп күренгән, ләкин без нәрсәгә ирештек?
9 Башта бу эш башкара алмаслык булып күренгән. 2001 елдагы отчет буенча, мөмкинлекләре чикле булган 88 илдә 18 300 Патшалык Залы төзергә кирәк булган. Ләкин Аллаһы рухының һәм Патшабыз Гайсә Мәсихнең ярдәме белән һәркайсы эшне булдырып була (Мат. 19:26). Якынча 15 ел эчендә (1999—2013) бу программа буенча Аллаһы халкы 26 849 Патшалык Залын төзегән b. Йәһвә вәгазь эшебезне фатихалавын дәвам итә, шуңа күрә 2013 елга бу илләрдә 6 500 Патшалык Залына ихтыяҗ булган, һәм ел саен тагын йөзләгән Залга ихтыяҗ туа бара.
10—12. Патшалык Залларын төзү Йәһвәнең исеменә ничек дан китерә?
10 Яңа Патшалык Залларын төзү Йәһвәнең исеменә ничек дан китерә? Зимбабведагы филиалдан килгән отчетта болай дип әйтелгән: «Гадәттә, Патшалык Залы төзелгәннән соң беренче ай эчендә җыелыш очрашуларына килгән кешеләрнең саны ике тапкыр күбрәк була». Күп илләрдә кешеләр, яхшы гыйбадәт кылу урыныбыз булмаганга күрә, безгә килергә әллә ни теләми. Ә Патшалык Залы төзелгәч, җыелыш очрашуларына күп кеше килә башлый, һәм инде тагын бер Залга ихтыяҗ туа. Ләкин кешеләрне Йәһвәгә Залның матурлыгы гына җәлеп итә дип әйтеп булмый. Алар, бу бинаны төзегән кешеләрнең мәсихче мәхәббәтен күреп, оешмабызга карата карашларын үзгәртә. Берничә мисал карап чыгыйк.
11 Индонезия. Патшалык Залының төзелгәнен күзәткән бер кеше төзелештә катнашкан бар кешеләр — ирекле эшчеләр дип ишеткәч, болай дигән: «Сез гаҗәеп кешеләр! Сезгә эш хакы бирелмәсә дә, һәрберегез ихлас күңелдән һәм шатлык белән эшли. Минемчә, сезнең кебек башка бернинди дини оешма юк!»
12 Украина. Бер хатын-кыз төзелә барган бер бина яныннан һәр көн үтеп йөргән. Ул төзүчеләрнең Йәһвә Шаһитләре икәнен, ә бу бинаның Патшалык Залы булачагын аңлаган. Ул болай дигән: «Мин Йәһвә Шаһитләре турында сеңлемнән ишеттем. Ул Йәһвә Шаһите. Төзү эшләрен күзәтеп, минем дә шул рухи гаиләдә буласым килә икәнен аңладым. Монда мин кешеләр бер-берсен ярата икәнен күрдем». Бу хатын-кыз Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан һәм 2010 елда суга чумдырылган.
13, 14. а) Бер ирле-хатынлының әйткән сүзләреннән сез нәрсәгә өйрәнәсез? б) Гыйбадәт кылу урыныгыз Йәһвә исемен данласын өчен сез нәрсә эшли аласыз?
13 Аргентина. Бер ирле-хатынлы Патшалык Залын төзү эше өчен җаваплы абый-кардәш янына килгән. Ир болай дигән: «Без төзү эшегезне күзәтеп барабыз һәм... безнең Аллаһы турында бу урында өйрәнергә теләгебез туды». Аннары ул болай дип сораган: «Мондагы очрашуларга йөрер өчен нәрсә эшләргә кирәк?» Шул ирле-хатынлы Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан, ләкин алар үз гаиләсенең бар әгъзалары белән бергә генә өйрәнергә теләгән. Кардәшләребез шатланып ризалашкан.
14 Бәлки, сезнең үз Патшалык Залыгызны төзүдә катнашырга мөмкинлегегез булмагандыр, шулай да сез, Залыгыз Йәһвәнең исеменә дан китерсен өчен, күп нәрсә эшли аласыз. Мәсәлән, сез Изге Язмаларны өйрәнүчеләрне, кабат килеп киткән кешеләрне һәм башкаларны Патшалык Залында үткән җыелыш очрашуларына чын күңелдән чакыра аласыз. Сезнең шулай ук гыйбадәт кылу урыныгызны җыештыруда һәм аны кайгыртуда булышырга мөмкинлегегез бар. Алдан планлаштырып, сез Патшалык Залыгызны кайгырту хакына я башка җирләрдә андый Заллар төзелү хакына ирекле иганәләр сала аласыз. (1 Көринтлеләргә 16:2 укы.) Боларның барысы Йәһвәнең исемен данлый.
«Әзер» торучы эшчеләр
15—17. а) Төзү эшен күбесенчә кем башкара? б) Халыкара төзү эшләрендә катнашкан ирле-хатынлыларның сүзләреннән сез нәрсәгә өйрәндегез?
15 Патшалык Залларын, Конгресслар Залларын һәм филиал биналарын төзү эшен күбесенчә җирле кардәшләр башкара. Шулай да еш кына, аларга булышыр өчен, башка илләрдән төзү эшендә тәҗрибәле кардәшләр килә. Кайбер ирекле эшчеләр, үз эшләрен оештырып, берничә атна берәр халыкара төзелештә катнаша. Башкалар исә, төрле төзү проектларында катнашып, күп еллар хезмәт итә.
16 Халыкара төзү эшендә катнашканда, кардәшләргә төрле авырлыклар кичерергә туры килә, ләкин алар зур фатихалар да ала. Мәсәлән, ирле-хатынлы Тимо белән Лина Азия, Европа һәм Көньяк Америкадагы илләрдә Патшалык Залларын, Конгресслар Залларын һәм филиал биналарын төзүдә катнашкан. Тимо болай ди: «Билгеләнүләрем соңгы 30 ел дәвамында уртача һәр ике ел үзгәрә иде». 25 ел элек Тимога кияүгә чыккан Лина болай ди: «Без Тимо белән бергә 10 илдә хезмәт иттек. Яңа ризыкка, климатка, телгә, вәгазь территориясенә ияләшер өчен һәм яңа дуслар табар өчен күп кенә көч һәм вакыт китә» c. Андый тырышлыклар файда китерәме? «Авырлыклар иң зур фатихаларга әйләнә,— дип әйтә Лина.— Йәһвә безнең турында яратып кайгырта. Без кардәшләрнең мәсихче яратуларын һәм кунакчыллыгын татып хезмәт итәбез. Без шулай ук Марк 10:29, 30 да язылган Гайсәнең үз шәкертләренә бирелгән вәгъдәсенең үтәлешен күрәбез. Без йөз тапкыр күбрәк рухи агай-энеләр, апа-сеңелләр һәм аналарга ия булдык». Тимо болай дип өсти: «Сәләтләребезне иң күркәм максат өчен — Патшалыкның милкен киңәйтү өчен — куллану безгә зур канәгатьлек китерә».
17 Ирле-хатынлы Даррен белән Сара Азия, Африка, Европа, Көньяк һәм Урта Америка, шулай ук Тын океанның көньяк өлешендә төзү эшләрендә катнашкан. Алар үзләре биргәннәренә караганда күбрәкне алганнарын таный. Авырлыкларга карамастан, Даррен болай ди: «Җирнең төрле почмакларыннан булган кардәшләр белән эшләү — минем өчен зур хөрмәт. Мин шуңа инандым: Йәһвәне яратуыбыз бөтен җир йөзендә яшәгән кардәшләрне күзгә күренми торган җеп кебек берләштерә». Сара болай дип әйтә: «Мин төрле халыклардан булган кардәшләрдән бик күп нәрсәгә өйрәндем! Алар Йәһвәгә хезмәт итәр өчен бик күп корбаннар китерә, һәм бу мине алга таба да Йәһвәгә иң яхшы корбаннар китерергә дәртләндерә».
18. Мәдхия 109:1—3 тә язылган пәйгамбәрлек ничек үтәлә бара?
18 Патшалыкның гражданнары, төрле авырлыклар кичереп торса да, Патшалык эшләрен башкарырга «әзер» булырлар дип пәйгамбәрлек иткән Патша Давыт. (Мәдхия 109:1—3 укы.) Патшалык эшләрендә катнашучы бар кешеләр бу пәйгамбәрлек сүзләрен үти (1 Көр. 3:9). Бөтен дөнья буенча күп филиаллар, йөзләгән Конгресслар Заллары һәм дистәләгән меңнәр Патшалык Заллары төзелгән. Бу Аллаһы Патшалыгы чыннан да бар һәм идарә итә икәненә көчле дәлил булып тора. Йәһвә Аллаһыны данлый торган эшләрдә катнашып, Патшабыз Гайсә Мәсихкә хезмәт итү безнең өчен зур хөрмәт! Йәһвә андый данга һичшиксез лаек!
a 2013 елда Кушма Штатларда 132 РТК эш иткән. Алар белән 230 000 нән артык ирекле эшче хезмәттәшлек иткән. Әлеге илдә бу комитетлар һәр ел якынча 75 Патшалык Залын төзү эшен күзәтеп торган һәм якынча 900 Залны ремонтлауда һәм реконструкцияләүдә булышып торган.
b Бу программада катнашмаган илләрдә төзелгән күп Патшалык Заллары исәпкә алынмый.
c Халыкара хезмәтчеләр һәм ирекле эшчеләр төзүдә катнашыр өчен бик күп вакыт сарыф итә. Өстәвенә, алар кич белән я ял көннәрендә вәгазьләп җирле җыелышлар белән хезмәттәшлек итә.