Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК

Ни өчен хакимлекне хөрмәт итәргә кирәк?

Ни өчен хакимлекне хөрмәт итәргә кирәк?

«Һәркайсы кешегә ихтирамлы булыгыз, бөтен кардәшлекне яратыгыз, Аллаһыдан куркыгыз, патшаны ихтирам итегез» (1 ПЕТЕР 2:17).

1, 2. а) Безгә кемнең җитәкчелегенә буйсынырга кирәк? ә) Бу бүлектә без нинди сорауларны карап чыгарбыз?

БАЛА чагыңда әти-әниеңнең сиңа син теләмәгәнне эшләргә кушканы бардыр. Үз әти-әниеңне яратсаң да һәм аларны тыңларга кирәк икәнен белсәң дә, кайчак син аларны тыңларга теләмәгәнсеңдер.

2 Без беләбез: күктәге Атабыз Йәһвә безне ярата. Ул безнең турында кайгырта һәм безгә яшәр өчен бар кирәклесен бирә. Ул безгә уңышлы булыр өчен җитәкчелек бирә. Кайвакыт ул моның өчен башка кешеләрне куллана. Без Йәһвәнең хакимлеген хөрмәт итәргә тиеш (Гыйбрәтле сүзләр 24:21). Әмма ни өчен кайчак җитәкчелеккә буйсыну авыр була? Ни өчен Йәһвә безгә җитәкчелеккә буйсынырга куша? Без аның хакимлеген хөрмәт итүебезне ничек күрсәтә алабыз? (9 нчы аңлатманы кара.)

НИ ӨЧЕН БУ АВЫР?

3, 4. Ничек кешеләр камилсез булып киткән? Ни өчен кайвакыт безгә башкаларның җитәкчелеген кабул итү авыр була?

3 Кешеләргә фетнәчел рух хас. Беренче кешеләр Адәм белән Хаува гөнаһ кылган. Алар, камил булса да, Аллаһы хакимлегенә каршы чыккан. Шуннан бирле бар кешеләр камилсез булып туа. Менә ни өчен кайвакыт безгә Йәһвәдән һәм кешеләрдән җитәкчелекне кабул итү авыр була. Башка бер сәбәп — Йәһвә җитәкчелекне бирер өчен кулланган кешеләрнең камилсезлеге (Яратылыш 2:15—17; 3:1—7; Зәбур 51:5; Римлыларга 5:12).

4 Камилсез булганга күрә, без еш кына горур, тәкәббер булабыз. Горурлык аркасында, безгә җитәкчелекне кабул итү җиңел түгел. Корах мисалын алыйк. Ул борынгы Исраилдә Йәһвә Мусаны халыкның җитәкчесе итеп билгеләгән вакытта яшәгән. Корах күп еллар буе Йәһвәгә хезмәт иткән булса да, соңрак горур булып киткән һәм Мусаны хөрмәт итмәгәнен күрсәткән. Муса исә, Аллаһы халкының җитәкчесе булса да, горур булмаган. Киресенчә, ул теге вакытта яшәгән кешеләрнең иң басынкысы булган. Ләкин Корах Мусаның җитәкчелеген кабул итмәгән. Ул хәтта зур халык төркемен Мусага каршы чыгарга котырткан. Корах һәм башка фетнәчеләр белән нәрсә булган? Алар һәлак булган (Саннар 12:3; 16:1—3, 31—35). Изге Язмалардагы башка күп мисаллар да горурлыкның куркыныч булуын күрсәтә (2 Елъязма 26:16—21; 10 нчы аңлатманы кара).

5. Ничек кайбер кешеләр үз хакимлеген дөрес кулланмаган?

5 Синең «хакимлек кешене боза» дигән сүзләрне ишеткәнең бардыр. Тарих дәвамында күп кенә кешеләр хакимлекне дөрес кулланмаган. (Вәгазьче 8:9 укы.) Мәсәлән, Шаул, Йәһвә аны Исраил патшасы итеп билгеләгәндә, яхшы, басынкы булган. Ләкин тора-бара аның йөрәгендә горурлык һәм көнчелек тамыр җәйгән. Моның аркасында ул гаепсез кешене — Давытны эзәрлекли башлаган (1 Ишмуил 9:20, 21; 10:20—22; 18:7—11). Соңрак Давыт патша булып киткән. Ул Исраилнең иң яхшы патшаларының берсе булган. Ләкин вакыт узгач, Давыт та хакимлекне дөрес кулланмаган. Ул Ури исемле кешенең хатыны Битсәбия белән зина кылган, ә соңыннан, шул гөнаһны яшерер өчен, Урины сугышка үләргә җибәргән (2 Ишмуил 11:1—17).

НИ ӨЧЕН ЙӘҺВӘ ХАКИМЛЕГЕН ХӨРМӘТ ИТӘРГӘ КИРӘК?

6, 7. а) Йәһвәгә карата мәхәббәтебез безне нәрсәгә дәртләндерә? ә) Ничек Гайсәнең үрнәге хәтта авыр шартларда да тыңлаучан булырга булыша?

6 Без Йәһвәне яратабыз, шуңа күрә аның җитәкчелеген хөрмәт итәбез. Йәһвәне һәркемгә һәм һәрнәрсәгә караганда күбрәк яратканга, безнең аны сөендерәсебез килә. (Гыйбрәтле сүзләр 27:11; Марк 12:29, 30 укы.) Кешелек тарихының башыннан бирле Шайтан кешеләрне шуңа ышандырырга тырыша: Йәһвәнең хакимлек итәргә, кагыйдәләр урнаштырырга хокукы юк. Ләкин без бу ялган икәнен беләбез. Без Ачылыш 4:11 дәге мондый сүзләр белән риза: «Йәһвә Аллаһыбыз, син дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы. Бар нәрсәне син яраттың бит».

7 Бала чагыңда әти-әниең сине үзләрен тыңларга өйрәткәндер. Әмма кайвакыт сиңа аларның сүзен тыңлау авыр булгандыр. Нәкъ шулай ук Йәһвә хезмәтчеләренә дә тыңлаучан булу кайчак җиңел түгел. Ләкин Йәһвәне яратканга һәм хөрмәт иткәнгә, без аңа буйсыныр өчен кулдан килгәнне эшлибез. Бу яктан Гайсә яхшы үрнәк күрсәткән. Ул Йәһвәгә хәтта авыр һәм уңайсыз шартларда да буйсынган. Шуңа күрә ул үз Әтисенә: «Минем түгел, ә синең ихтыярың үтәлсен»,— дип әйтә алган (Лүк 22:42; 11 нче аңлатманы кара).

8. Йәһвә үз җитәкчелеген ничек бирә? (« Киңәшкә колак сал» дигән рамканы кара.)

8 Бүген Йәһвә үз җитәкчелеген төрлечә бирә. Мәсәлән, Изге Язмалар аша. Шулай ук җыелыш өлкәннәре ярдәмендә. Йәһвә билгеләгән кешеләрне тыңлап, без Аллаһыны хөрмәт итүебезне күрсәтәбез. Ә бу җитәкчелекне кире кагып, без Йәһвәне кире кагабыз. Исраиллеләр Мусаны кире какканда, Йәһвә моңа бик җитди караган. Аллаһы өчен бу аның үзен кире кагуга тиң булган (Саннар 14:26, 27; 12 нче аңлатманы кара).

9. Кардәшләргә карата яратуыбыз безне җитәкчелеккә буйсынырга ничек дәртләндерә?

9 Хакимлекне хөрмәт итеп, без кардәшләрне яратканыбызны күрсәтәбез. Әйтик, табигать афәте булса, коткару төркеме, мөмкин кадәр күбрәк кешене коткарыр өчен, бердәм рәвештә эш итәргә тырыша. Уңышка ирешер өчен, бу төркемне кемдер җитәкләргә тиеш һәм барысы аның җитәкчелеген тыңларга тиеш. Ләкин берәрсе, яхшы ниятләрдән чыгып та, бу җитәкчелекне кире какса һәм үзенчә эш итсә, ул күп проблемалар тудырыр һәм үз хезмәттәшләренә зыян китерер. Шулай ук без дә, Йәһвәнең һәм ул билгеләгән кешеләрнең җитәкчелеген кире каксак, башкаларга зыян китерүебез бар. Ә Йәһвәгә буйсынып, без кардәшләрне яратканыбызны һәм Йәһвәнең эш итү рәвешен хөрмәт иткәнебезне күрсәтәбез (1 Көринтлеләргә 12:14, 25, 26).

10, 11. Без нәрсә карап чыгарбыз?

10 Йәһвә безгә нәрсә генә кушмасын, барысы да безнең файдабызга була. Гаиләдә, җыелышта хөрмәт күрсәтсәк һәм хөкүмәткә буйсынсак, барысы да файда күрер (Канун 5:16; Римлыларга 13:3, 4; Эфеслеләргә 6:2, 3; Еврейләргә 13:17).

11 Йәһвәнең ни өчен башкаларны хөрмәт итәргә кушканын аңласак, безгә моны эшләү җиңелрәк булыр. Хәзер, әйдә, тормышның өч өлкәсендә ничек хөрмәт күрсәтеп булганын карыйк.

ГАИЛӘДӘ ХӨРМӘТ КҮРСӘТҮ

12. Ир Йәһвәнең хакимлеген хөрмәт иткәнен ничек күрсәтә ала?

12 Йәһвә гаиләне барлыкка китергән һәм гаиләдәге һәр кешегә үз ролен биргән. Гаиләдәгеләр Йәһвәнең таләпләре буенча яшәсә, гаилә бердәм булачак һәм файда күрәчәк (1 Көринтлеләргә 14:33). Йәһвә ирне гаилә башы итеп билгеләгән. Димәк, ир үз хатыны һәм балалары турында кайгыртырга һәм ярату белән җитәкчелек итәргә тиеш. Ир үз ролен үтәү өчен Йәһвә алдында җаваплы. Мәсихче ир игелекле, яратучан һәм үз гаиләсе белән Гайсә җыелыш белән мөгамәлә иткәндәй мөгамәлә итә. Шулай эшләп, ир Йәһвәне хөрмәт иткәнен күрсәтә (Эфеслеләргә 5:23; 13 нче аңлатманы кара).

Үз гаиләсе турында кайгыртып, мәсихче ата Гайсәдән үрнәк ала

13. Хатын иренең хакимлеген хөрмәт иткәнен ничек күрсәтә ала?

13 Мәсихче хатынның да гаиләдә әһәмиятле роле бар. Ул үз иренә гаилә башы ролен үтәргә булыша. Бергәләп алар балаларын тәрбияләү өчен җаваплы. Хатын хөрмәт күрсәтүдә үз балалары өчен үрнәк булып тора (Гыйбрәтле сүзләр 1:8). Иренә хөрмәт күрсәтеп, ул аның карарлары буенча эш итә. Хатын ире белән ризалашмаса да, үз хисләрен ипләп кенә һәм хөрмәт белән белдерә. Әлбәттә, ир Йәһвә Шаһите булмаса, бу өстәмә авырлыклар тудырыр. Ләкин хатыны аңа ярату һәм хөрмәт күрсәтүен дәвам итсә, бәлки, беркөн ул да Йәһвә турында белергә һәм аңа гыйбадәт кылырга теләр. (1 Петер 3:1 укы.)

14. Балалар әти-әниләренең хакимлеген хөрмәт иткәнен ничек күрсәтә ала?

14 Йәһвә балаларны бик кадерли. Алар яклауга һәм тәрбиягә мохтаҗ. Үз әти-әниләрен тыңлаган балалар аларны шатландыра. Тагы да мөһимрәге шул: тыңлаучанлыклары белән алар Йәһвәне хөрмәт итүләрен күрсәтә һәм аны сөендерә (Гыйбрәтле сүзләр 10:1). Күп кенә гаиләләрдә балаларын я әти, я әни берүзе үстерә. Бу аның өчен дә, балалары өчен дә бик авыр булырга мөмкин. Ләкин балалар тыңлаучан булса, гаиләгә җиңелрәк булыр. Шартлары нинди генә булмасын, бер гаилә дә камил түгел. Шулай да Йәһвәнең җитәкчелегенә буйсынып, һәрбер гаилә бәхетлерәк була ала. Бу гаиләнең Барлыкка Китерүчесе Йәһвәгә дан китерә (Эфеслеләргә 3:14, 15).

ҖЫЕЛЫШТА ХӨРМӘТ КҮРСӘТҮ

15. Без җыелыштагы хакимлекне хөрмәт иткәнебезне ничек күрсәтә алабыз?

15 Йәһвә безгә мәсихче җыелыш аша җитәкчелек бирә. Җыелышның башы итеп ул Гайсәне билгеләгән (Көләсәйлеләргә 1:18). Гайсә, үз чиратында, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» Аллаһының халкын кайгырту өчен җаваплы иткән (Маттай 24:45—47). Бүгенге көндә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» — Җитәкче совет. Җитәкче совет, иманыбыз нык булсын өчен, үз вакытында бар кирәклесен бирә. Өлкәннәр, хезмәттәш ярдәмчеләр һәм район күзәтчеләре, Җитәкче советтан җитәкчелек алып, бар җыелышларга булышлык итә. Бар бу абый-кардәшләр Йәһвә алдында безне кайгырту өчен җаваплы. Аларны хөрмәт итеп, без Йәһвәгә хөрмәт күрсәтәбез. (1 Тисалуникәлеләргә 5:12; Еврейләргә 13:17 укы; 14 нче аңлатманы кара.)

16. Ни өчен өлкәннәрне һәм хезмәттәш ярдәмчеләрне изге рух билгели дип әйтеп була?

16 Өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр җыелышка тугры һәм бердәм булып калырга ярдәм итә. Әлбәттә, алар, безнең кебек үк, камилсез кешеләр. Алар ничек билгеләнә? Бу абый-кардәшләр Изге Язмалардагы таләпләргә туры килергә тиеш (1 Тимутигә 3:1—7, 12; Титуска 1:5—9). Изге Язмаларны язучылар бу таләпләрне Йәһвәнең изге рухы тәэсирендә язган. Өлкәннәр, берәр кардәшне өлкән я хезмәттәш ярдәмче итеп билгеләргәме дип уйлаганда, Йәһвәдән изге рух сорый. Әйе, җыелыш белән Гайсә һәм Йәһвә җитәкчелек итә (Рәсүлләр 20:28). Безне кайгыртыр өчен билгеләнгән абый-кардәшләр — Аллаһының бүләге (Эфеслеләргә 4:8).

17. Кайбер очракларда, хөрмәт күрсәтер өчен, апа-кардәш нәрсә эшләргә тиеш?

17 Кайвакыт җыелышта өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр булмаска мөмкин. Бу очракта аларның вазифаларын суга чумдырылган башка абый-кардәшләр үти ала. Абый-кардәшләр булмаса, кайбер йөкләмәләрне апа-кардәшләр үти ала. Бу очракта алар башын яулык я баш киеме белән каплар (1 Көринтлеләргә 11:3—10). Шулай итеп алар Йәһвә гаиләдә һәм җыелышта урнаштырган башчылык принцибын хөрмәт иткәнен күрсәтер. (15 нче аңлатманы кара.)

ХӨКҮМӘТКӘ КАРАТА ХӨРМӘТ КҮРСӘТҮ

18, 19. а) Римлыларга 13:1—7 дәге сүзләр безне нәрсәгә дәртләндерә? ә) Хөкүмәтне хөрмәт иткәнебезне ничек күрсәтеп була?

18 Йәһвә хөкүмәтләргә күпмедер дәрәҗәдә хакимлек биргән. Шуңа күрә без аларны хөрмәт итәргә тиеш. Алар илдә тәртип урнаштыра һәм халык өчен кирәкле уңайлыклар булдыра. Мәсихчеләр Римлыларга 13:1—7 дәге күрсәтмә буенча эш итә. (Укы.) Без «өстен торучы хакимлекне» хөрмәт итәбез һәм җирле кануннарга буйсынабыз. Бу кануннар гаиләбезгә, эшебезгә я милкебезгә кагылырга мөмкин. Мәсәлән, без салым түлибез һәм рәсми документларны дәүләт таләп иткәнчә тутырабыз. Ләкин хөкүмәт бездән Аллаһы тыйганны таләп итсә, нәрсә эшләргә? Рәсүл Петер болай дигән: «Без кешеләргә түгел, ә иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырга тиеш» (Рәсүлләр 5:28, 29).

19 Без берәр хөкүмәт вәкиле, мәсәлән судья я полиция хезмәткәре, белән сөйләшкәндә дә, хөрмәт күрсәтергә тиеш. Яшь мәсихчеләр укытучыларны һәм мәктәптә эшләүче башка кешеләрне хөрмәт итә. Эштә без начальникны хөрмәт итәбез, хәтта башкалар алай эшләмәсә дә. Шулай итеп без рәсүл Паулдан үрнәк алабыз, ә ул, хәтта авыр булганда да, хөкүмәт вәкилләрен хөрмәт иткән (Рәсүлләр 26:2, 25). Башкалар безнең белән начар мөгамәлә итсә дә, без барыбер аларга хөрмәт күрсәтәбез. (Римлыларга 12:17, 18 укы; 1 Петер 3:15.)

20, 21. Башкаларны хөрмәт итүебез нинди файда китерә?

20 Бүгенге дөньяда хөрмәт дигән нәрсә бетә бара. Әмма Йәһвә халкы арасында алай түгел. Без бар кешеләрне хөрмәт итәргә телибез. Без рәсүл Петернең «һәркайсы кешегә ихтирамлы булыгыз» дигән сүзләре буенча яшәргә тырышабыз (1 Петер 2:17). Башкаларны хөрмәт иткәндә, алар моны күрми калмый. Гайсә болай дигән: «Кешеләр яхшы эшләрегезне күреп, күктәге Атагызны данласыннар өчен, сезнең яктылыгыгыз да кешеләр алдында шулай ук балкысын» (Маттай 5:16).

21 Без гаиләдә, җыелышта һәм тормышның башка өлкәләрендә хөрмәт күрсәтсәк, башкалар, яхшы үрнәгебезне күреп, Йәһвә турында белергә теләр. Башкаларны хөрмәт итеп, без, асылда, Йәһвәне хөрмәт итәбез. Шулай итеп без аны шатландырабыз һәм аны яратканыбызны күрсәтәбез.