30 НЧЫ ДӘРЕС
Кешеләргә игътибарлы булу
БАШКАЛАРГА Изге Язмалардагы хакыйкатьне сөйләгәндә, аларга ниндидер мәгълүмат биреп кенә чикләнмә. Безгә кеше күңеленең түрләренә ирешерлек итеп сөйләргә кирәк. Моның өчен бер мөмкинлек — кеше белән эчкерсез кызыксыну. Андый кызыксынуны төрлечә күрсәтеп була.
Кеше карашын исәпкә ал. Рәсүл Паул сөйләгәндә кешенең чыгышын да, карашын да исәпкә алган. Ул болай дигән: «Яһүдләрне мәсихче итәр өчен, аларга яһүд кебек булдым; үзем канунны тотмасам да, канун тотучыларны мәсихче итәр өчен, аларга канун тотучы кебек булдым. Кануннары булмаган кешеләрне мәсихче итәр өчен, мин аларга кануны булмаган кеше кебек булдым (шулай да мин Аллаһы канунын үтим һәм Мәсих канунын тотам). Көчсезләрне мәсихче итәр өчен, аларга көчсез булдым. Һәркайсы кешегә ярдәм итәр өчен, кайберләрен генә булса да коткарыйм дип, мин көчемнән килгәнне эшлим. Мин боларның барысын яхшы хәбәр хакына һәм аны бүтән кешеләргә җиткерер өчен башкарам» (1 Көр. 9:20—23). «Һәркайсы кешегә ярдәм итәр өчен» без нәрсә эшли алабыз?
Мөмкинлегең булса, сөйләшүне башлар алдыннан, кешенең үзенә һәм яшәү шартларына игътибар ит. Аны нәрсә борчый? Ул кем булып эшли? Дине нинди? Гаиләсе турында нәрсә әйтеп була? Шуннан соң, аңа сине тыңлау тагы да кызыграк булсын өчен, кереш сүзләреңне үзгәртергә тырыш.
Кереш сүзләреңне чыннан да кызыклы итәр өчен, үз территорияңдә яши торган кешеләр турында уйла. Кайбер җирләрдә чит илдән килгән кешеләр дә яши. Территорияңдә андый кешеләр булса, аларга яхшы хәбәрне җиткерер өчен уңышлы юл таптыңмы? Аллаһы «һәртөрле кешенең котылуын һәм хакыйкать турында төгәл белем алуын тели», шуңа күрә һәр кешегә Патшалык хәбәрен аның кызыксынуын уятырлык итеп җиткер, моның өчен мөмкинлекләр эзлә (1 Тим. 2:4).
3 Пат. 22:19—22). Икенче бер очракта Ибраһим Содом шәһәренә чыгарылган хөкем турында үз борчылуын белдергәндә, Йәһвә аны бүлдермичә тыңлый (Ярат. 18:23—33). Вәгазьләгәндә, Йәһвә үрнәге буенча ничек эш итәргә?
Игътибар белән тыңла. Йәһвә барысын белсә дә, башкаларны тыңлый. Мәсәлән, Михейгә бирелгән бер күренештә Йәһвә фәрештәләрне бер мәсьәләне чишү буенча үз фикерләрен әйтергә чакыра. Шуннан соң Аллаһы бер фәрештәгә үз тәкъдиме буенча эш итәргә рөхсәт бирә (Башкаларны үз фикерләрен әйтергә дәртләндер. Урынлы сорау бир һәм бүлдермичә җавабын тыңла. Эчкерсез тыңла. Игътибар белән тыңлап, син кешене тартынмыйча сөйләргә дәртләндерәсең. Әйтик, җавап биргәндә ул үзен кызыксындыра торган берәр темага кагылып китте, ди. Ул чакта ипләп кенә өстәмә сораулар бир. Кеше эшенә тыкшынмыйча аның турында күбрәк белергә тырыш. Аны чын күңелдән мактый алсаң, макта. Аның кайбер карашлары белән риза булмасаң да, әйткәннәре өчен рәхмәтеңне белдер (Көл. 4:6).
Сак бул: сораулар биргәндә, әдәплелек чигеннән чыкма. Башкалар турында борчылу аларның шәхси эшләренә тыгылырга хак бирми (1 Пет. 4:15). Башка җенестәге кеше белән сөйләшкәндә, игътибарлы бул: син аның белән кызыксынганда, ялгыш фикергә килмәсен. Бер илдә синең соравың урынлы булса, башка илдә урынсыз булыр, бер кешегә берәр сорауны биреп булса, икенче кешене ул рәнҗетер. Шуңа күрә акыл белән эш ит (Лүк 6:31).
Яхшы тыңлаучы булыр өчен, алдан әзерлән. Кешегә нәрсә әйтергә җыенасың? Яхшы әзерләнсәң, үзеңне иркен тотарсың, һәм кызыксынуың табигый булачак. Кеше үзе дә үзен иркен хис итәр һәм теләбрәк сөйләшер.
Без кешене тыңлап, аңа ихтирам күрсәтәбез (Рим. 12:10). Бу шулай ук аның фикерләрен һәм хисләрен кадерләгәнебезне күрсәтә. Нәтиҗәдә, кеше безне, бәлки, хәтта теләбрәк тыңлар. Аллаһы Сүзендә «һәркем тыңларга әзер булсын, ә сөйләргә һәм ярсырга ашыкмасын» дип юкка гына әйтелмәгән шул (Ягък. 1:19).
Башкаларга рухи яктан үсәргә ярдәм ит. Башкалар турында кайгырту кызыксынган кеше турында уйланырга, аның янына килеп китәргә һәм ихтыяҗларына карап Изге Язмалардагы фикерләр белән уртаклашырга дәртләндерә. Кабат килеп китүгә җыенганда, үткән Ишаг. 48:17).
килүдә кеше турында белгәннәреңне исәпкә ал. Аны кызыксындырган темага кагылышлы материал әзерлә. Материалның гамәли якларына басым яса, алган белемнәре аңа ничек файда китерә ала икәнен күрсәт (Әгәр кеше сиңа үзен борчыган проблемалары турында сөйләсә, бу мөмкинлекне яхшы хәбәр белән уртаклашыр өчен куллан. Гайсә үрнәгенә ияр, ул кешеләргә ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер булган (Марк 6:31—34). Уйламыйча әйтелгән киңәшләр бирергә ашыкма. Югыйсә кеше синең кызыксынуың эчкерсез түгел дигән нәтиҗәгә килер. Кеше хәленә керә бел (1 Пет. 3:8). Аннан соң Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар ярдәмендә тикшерү үткәр һәм кешене үз проблемасын чишәргә ярдәм итә торган файдалы мәгълүмат белән таныштыр. Әлбәттә, кешене яратканга һәм аның турында кайгыртып, без, кеше сер итеп сөйләгәнне башкаларга, моның өчен җитди сәбәп булмаса, сөйләмәячәкбез (Гыйб. сүз. 25:9).
Аеруча Изге Язмаларны өйрәнүче кешегә игътибарлы бул. Һәрбер өйрәнүченең ихтыяҗлары турында дога кылып уйлан һәм шул ихтыяҗларны истә тотып өйрәнүгә әзерлән. Үзеңә мондый сорау бир: «Өйрәнүче рухи яктан үссен өчен тагын нинди адым ясарга тиеш?» Өйрәнүчегә Изге Язмаларда, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» тарафыннан бастырылган басмаларда шул проблема буенча әйтелгәнне кадерләргә булыш, моны ярату белән башкар (Мат. 24:45). Кайбер очракларда аңлатып бирү генә җитмәс. Өйрәнүчегә Изге Язмалардагы принципны ничек кулланырга икәнен күрсәт. Кулланышын күрсәтер өчен, сиңа, бәлки, аның белән бергә берәр эш башкарырга туры килер (Яхъя 13:1—15).
Кешегә Йәһвә нормаларына туры китереп үз тормышын үзгәртергә булышыр өчен, акыл белән эш итү һәм зирәклек кирәк. Бер кеше икенчесеннән чыгышы белән дә, сәләтләре белән дә аерылып тора, рухи яктан да алар төрлечә үсә. Таләпчән булма, акыл белән эш ит (Флп. 4:5). Тормышында үзгәрешләр ясарга мәҗбүр итмә. Аллаһы Сүзенә һәм изге рухка аны үзгәртергә юл куй. Йәһвә кешеләрнең үзенә мәҗбүриләп түгел, ә теләп, чын күңелдән хезмәт итүләрен тели (Мәд. 109:3). Өйрәнүчегә үз карарын кабул итәргә кирәк булганда, бу сорау турында үз фикереңне әйтеп торма, ул хәтта синнән сораса да, аның урынына карар кабул итмә (Гәл. 6:5).
Гамәли ярдәм күрсәт. Гайсә кешеләргә күбесенчә рухи яктан ярдәм итсә дә, аларның башка ихтыяҗлары турында да кайгырткан (Мат. 15:32). Бай булмасак та, башкаларга ярдәм итәр өчен, күп гамәли юллар бар.
Башкалар турында кайгырту безне аларга карата игътибарлы булырга этәрәчәк. Мәсәлән, һава торышы аркасында кешегә сине тыңлау уңайсыз булса, ышык урынга барырга я башка вакытта сөйләшүне дәвам итәргә тәкъдим ит. Әгәр кеше өчен уңайсыз вакытта килгәнсең икән, соңрак кереп чыгарсың дип әйт. Күршең я кызыксынучы кеше авырып китсә я хастәханәгә эләксә, аңа берәр открытка, кыска хат җибәреп я янына кереп чыгып, аның турында кайгыртуыңны күрсәт. Урынлы булса, берәр төрле ризык әзерлә я берәр игелекле эш кыл.
Изге Язмаларны өйрәнүче кеше рухи яктан үскән саен, үзенең элеккеге дуслары белән әзрәк аралаша башлар, нәтиҗәдә, ул күңел бушлыгы кичерергә мөмкин. Аңа дус бул. Өйрәнү тәмамлангач та, башка вакытта да аның белән аралашып, бергә вакыт үткәр. Аны яхшы дуслар сайларга дәртләндер (Гыйб. сүз. 13:20). Аңа мәсихче очрашуларга килергә булыш. Очрашуда янына утыр, очрашудан күбрәк файда алсын өчен, баласын карарга булыш.
Кеше белән чын күңелдән кызыксын. Кеше белән кызыксыну — йөрәктә туа торган сыйфат; ул йөрәктә булмаса, аны күрсәтә алмыйсың. Кызыксынуны күп нәрсәләр белән күрсәтеп була. Ничек тыңлавыбыз, ничек әйтүебез дә моны күрсәтә. Кешегә карата игелекле, игътибарлы булып та күрсәтәбез. Хәтта бернәрсә дә әйтмичә һәм бернәрсә дә эшләмичә, кешегә карата мөнәсәбәтебез һәм йөзебез белән кызыксынуны күрсәтә алабыз. Чыннан да игътибарлы булсак, кеше моны, һичшиксез, күрәчәк.
Кешеләр белән кызыксынып, без яратучы һәм шәфкатьле күктәге Атабыздан үрнәк алабыз. Кешеләр белән эчкерсез кызыксынуыбызның төп сәбәбе — нәкъ шул. Шулай итеп без кешеләргә Йәһвәгә якынлашырга һәм ул безгә тапшырган хәбәрне кабул итәргә булышабыз. Шуңа күрә вәгазьләгәндә, үзең «турында гына түгел, ә башкалар турында да уйла» (Флп. 2:4).