Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Никах

Никах

Никахка кем нигез салган?

Мәсихчегә тормыш иптәше итеп кемне сайларга кирәк?

Ни өчен мәсихче үз улының я кызының Йәһвә Шаһите булмаган кеше белән никахлашуын хупламаска тиеш?

1Кр 7:39; 2Кр 6:14, 15

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Яр 24:1—4, 7. Олы яшьтәге Ибраһим үзенең улы Исхак өчен хатынны потларга табынган кәнганлылардан түгел, ә Йәһвә халкыннан сайларга тәвәккәл булган

    • Яр 28:1—4. Исхак та улы Ягъкубка үзенә хатынны кәнганлылардан түгел, ә Йәһвә халкыннан сайларга кушкан

Мәсихче иман итмәгән кеше белән никахлашканда, Йәһвәнең моңа карашы нинди?

Кн 7:3, 4

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 1Пат 11:1—6, 9—11. Сөләйман патша, Аллаһының әмерен тыңламыйча, мәҗүси хатын-кызларга өйләнгән һәм дөрес юлдан язган; бу Йәһвәне бик рәнҗеткән

    • Нк 13:23—27. Йәһвәнең гадел ачуын чагылдырып, идарәче Никами чит халык хатыннарына өйләнгән исраиллеләрне катгый шелтәләгән һәм төзәткән

Ни өчен тормыш иптәше итеп Йәһвәгә тугры булган һәм яхшы исемгә ия булган кешене сайлау акыллы?

Гс 18:22; 31:10, 28

Эф 5:28—31, 33 не дә карагыз

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 1Иш 25:2, 3, 14—17. Тупас һәм холыксыз Набал, бай булса да, тискәре сыйфатлары аркасында Абигыя өчен начар тормыш иптәше булган

    • Гс 21:9. Тормыш иптәшен дөрес сайламасак, бу безне бәхеттән һәм җан тынычлыгыннан мәхрүм итә ала

    • Рм 7:2. Рәсүл Паул аңлатканча, хатын-кыз үзенең камилсез иренә буйсынырга тиеш, шуңа күрә аңа тормыш иптәшен акыл белән сайларга кирәк

Никахка әзерләнү

Ни өчен ир кеше, әле никах кору турында уйлый башлаганчы, гаиләне ничек тәэмин итәчәге турында уйларга тиеш?

1Тм 5:8

  • Изге Язмалардагы мисал:

    • Гс 24:27. Ир кеше, өйләнгәнче һәм балалары туганчы, гаиләне тәэмин итә алыр өчен, тырышып эшләргә тиеш

Ни өчен йөрешкән егет белән кыз бер-берсе белән яхшы танышырга һәм башкалар белән киңәшләшергә тиеш? Ни өчен бер-берсенең тышкы кыяфәтенә түгел, ә иң беренче чиратта эчке сыйфатларына игътибар итәргә кирәк?

Гс 13:10; 1Пт 3:3—6

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Рт 2:4—7, 10—12. Рут эшчән булган, каенанасы турында кайгырткан, Йәһвәне яраткан, һәм башка кешеләр аны хуплап телгә алган; моның барысын күреп, Богаз аның яхшы хатын-кыз булганын аңлаган

    • Рт 2:8, 9, 20. Рут, Богазның игелекле, юмарт булуын һәм Йәһвәне яратканын күреп, аның яхшы ир-ат икәнен аңлаган

Ни өчен Йәһвә йөрешкән һәм ярәшелгән парлардан әхлакый сафлык саклауларын көтә?

Гл 5:19; Кл 3:5; 1Тс 4:4

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Гс 5:18, 19. Кайбер иркәләү төрләре никахта гына рөхсәт ителә

    • Җр 1:2; 2:6. Көтүче егет һәм Шулам кызы йөрешкән чакта, бер-берсенә назлы хисләрен белдергәндә, сафлык саклаган

    • Җр 4:12; 8:8—10. Шулам кызы, тотнаклы булып, сафлык саклаган; ул бикле бакча сыман булган

Ни өчен рәсми рәвештә никахлашу мөһим?

Ирнең роле

Ирнең гаиләдәге вазифалары

Башчылык турында әйткәндә, ир кемнән үрнәк алырга тиеш?

Ни өчен ир үз хатынына ярату белдерергә һәм аның хисләрен аңларга тырышырга тиеш?

Кл 3:19; 1Пт 3:7

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Яр 21:8—12. Ибраһимга Сараның тәкъдиме ошамаса да, Йәһвә аңа үз хатынын тыңларга кушкан

    • Гс 31:10, 11, 16, 28. Зирәк ир үз хатынына ышана, аны мактый; ул аңарда кимчелекләр эзләми һәм аны гел контрольдә тотмый

    • Эф 5:33. Иренең яратуын сизгән хатын бәхетле була

Хатынның роле

Хатынның гаиләдәге вазифалары

Хатынның гаиләдәге роле аны түбәнсетәме?

Яр 1:26—28, 31; 2:18

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Гс 1:8; 1Кр 7:4. Хатын һәм әни буларак, хатын-кыз гаиләдә билгеле бер хакимлеккә ия

    • 1Кр 11:3. Рәсүл Паул аңлатканча, Аллаһыдан башка, һәркем кемгәдер буйсынырга тиеш

    • Ев 13:7, 17. Җыелышта абый-кардәшләр дә, апа-кардәшләр дә җитәкчелекне үз өсләренә алган кешеләргә тыңлаучан һәм күндәм булырга тиеш

Ире Йәһвә Шаһите булмаган мәсихче хатын Йәһвәне ничек сөендерә ала?

Ни өчен мәсихче хатын үз ирен хөрмәт итәргә тиеш?

Эф 5:33

  • Изге Язмалардагы мисал:

    • Яр 18:12; 1Пт 3:5, 6. Сара үз ирен тирән хөрмәт иткән; ул аны хәтта күңелдә дә «хуҗам» дип атаган

Изге Язмалар буенча, нинди хатын мактауга лаек?

Гс 19:14; 31:10, 13—31

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Яр 24:62—67. Исхак, әнисен югалтканнан соң, хатыны Рабигада юаныч тапкан

    • 1Иш 25:14—24, 32—38. Абигыя, Давытка басынкылык белән мөрәҗәгать итеп, үзенең акылсыз ире Набалның һәм өйдәгеләренең тормышларын саклап калган

    • Әс 4:6—17; 5:1—8; 7:1—6; 8:3—6. Әсфирә патшабикә, Аллаһы халкын яклар өчен, үз тормышын куркыныч астына куйган: патша булган ире янына ике тапкыр чакырылмаган килеш килгән

Авырлыкларны чишү

Нинди принциплар ир белән хатынга гаиләдәге авырлыкларын чишәргә булышыр?

Нинди принциплар ир белән хатынга акчага дөрес караш сакларга булышыр?

Лк 12:15; Фп 4:5; 1Тм 6:9, 10; Ев 13:5

«Акча» дигән теманы да карагыз

Нинди принциплар ир белән хатынга туганнар белән мөнәсәбәтләрендә булышыр?

Җенси мөнәсәбәтләр турында әйткәндә, ир белән хатын нинди принциплар буенча эш итәргә тиеш?

Ни өчен тормыш иптәшенең кимчелекләренә түгел, ә яхшы сыйфатларына игътибар итү мөһим?

Ни өчен, үпкәләп һәм ачуланып йөргәнче, авырлыкларны ярату белән һәм тизрәк чишү мөһим?

Ни өчен мәсихче гаиләләрдә бернинди ярсу, кычкыру, яман теллелек һәм көч куллану булырга тиеш түгел?

Аңлашылмаучанлык туганда, ир дә, хатын да нинди максатка омтылырга тиеш?

Гаиләдә Йәһвә белән мөнәсәбәтләр беренче урында булганда, бу нинди фатихалар китерә?

Никах өчен нормалар

Никах һәм җенси мөнәсәбәтләр турында әйткәндә, Йәһвәнең нормалары нинди?

Мәсихчеләр полигамиягә (берничә хатын я берничә ир алуга) ничек карый?

Никах ул — бер генә ир һәм бер генә хатын арасындагы союз икәнен без кайдан беләбез?

Ни өчен ир белән хатын аерылышмаска тиеш?

Изге Язмалар буенча, аерылышыр өчен нинди бердәнбер сәбәп бар?

Ир белән хатын тиешле сәбәбе булмый торып аерылышканда, Йәһвә моңа ничек карый?

Мәсихченең тормыш иптәше үлсә, ул яңадан никахка керергә хокуклымы?