Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ҮТКӘН ЕЛНЫҢ ӘҺӘМИЯТЛЕ ВАКЫЙГАЛАРЫ

Яктылык яктырганнан-яктыра бара

Яктылык яктырганнан-яктыра бара

ХАК Аллаһыга гыйбадәт кылучылар, Йәһвәне рухи яктылыкның Чыганагы итеп таныганга күрә, аның яктылыгы һәм хакыйкате үзләрен алып барсын дип чын күңелдән дога кыла (Зәб. 43:3). Бу дөнья дөм караңгылыкта булганда, хак Аллаһы үз халкына яктылык бирә. Нәтиҗәдә, аларның сукмаклары «таң яктысы сыман: көн яктысы җиткәнче, яктырганнан-яктыра бара» (Гыйб. сүз. 4:18). Йәһвәдән бирелгән яктылык аларга оешмада үзгәрешләр ясарга, тәгълиматларны төгәлрәк аңларга һәм әхлакый яктан саф булып калырга булыша. Соңгы елларда без нинди хакыйкатьләрне төгәлрәк аңлый башладык?