Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җитәкче советтан хат

Җитәкче советтан хат

Кадерле кардәшләр!

Борынгы заманда Яһүд патшалыгы уңышларга ирешеп торган. Ишагыя пәйгамбәр бар бу уңышлар Йәһвәдән икәнен басынкылык белән таныган. Ишагыя 26:12 дә ул мондый сүзләр әйткән: «И Йәһвә... без эшләгән бар нәрсә синең ярдәмең белән башкарыла». Үткән хезмәт елында башкарылган эшләр турында уйлаганда, безнең дә шундый ук сүзләр әйтәсебез килә. Йәһвә «бер җирдә дә, бер халык арасында да эшләмәгән гаҗәеп галәмәтләр» кыла! (Чыг. 34:10) Ул биргән кайбер фатихалар турында уйланыйк.

Рәсми сайтыбыз яхшы җимешләр китерә. Хәзер аны 600 дән артык телдә карап була, һәм бу сайтта 750 дән артык телдә басмаларны уку һәм йөкләү мөмкин. Сайтыбыз эчкерсез кешеләргә хакыйкатьне җиткерүдә никадәр булыша? Бу сорауга җавапны киләсе очрактан күреп була. Бер ирле-хатынлы, үз диннәрендә икейөзлелекне күргәнгә күрә, аны калдырган. Әмма алар, Аллаһыны эзләп, безнең сайтыбызга кергән. Нәтиҗәдә, алар регуляр рәвештә сайтка керә башлаган, мәкаләләрне укыган һәм роликлар караган. Алар хәтта, «Изге Язмаларны һәр көн тикшерү» дигән брошюраны йөкләп, аны үзләренең ике яшүсмер баласы белән һәр көн укып торган. Йәһвә Шаһитләре бу гаиләгә килгәндә, алар нәкъ шул брошюраны укып утырган. Бу гаиләгә килгән кардәшләр шуны белгән: сайтка керә башлаганнан соң, алар күп үзгәрешләр ясаган икән. Алар татуировкаларын бетергән һәм пирсинг өчен алкаларын салып ташлаган, дини сурәтләрне ташлаган, дөньяви бәйрәмнәрне үткәрми башлаган һәм начар фильмнар карамаска булган. Бар бу үзгәрешләрне алар, Йәһвә Шаһитләре килгәнче, инде ясаган булган! Без сезгә бу хатны язганда, шушы ирле-хатынлы һәм балаларының берсе вәгазьчеләр булып китте. Бу пар тиздән суга чумдырылырга ниятли.

Без JW телевидениесе өчен күп рәхмәтләр ишеттек. Һәр ай чыга торган тапшыру бүгенге көнгә 70 тән артык телдә чыга, һәм телләр саны әле үсәчәк. Күп гаиләләр тапшыруларыбызны гаилә өйрәнүләрендә карый. Бер кардәш болай дип әйткән: «Йәһвә оешмасы шулкадәр киңәя, әмма, моңа карамастан, без төп идарәгә якынрак булып китәбез!»

Конгресслар Йәһвә халкы өчен һәрвакытта да махсус вакыйгалар булып тора. 2015 хезмәт елында үткән конгрессларда 42 ролик белән төрле рәсем күрсәтелгән булган, шулай ук, программаның иртәнге һәм төшке өлешләре башланганда, матур музыкаль видео яңгыраган. Бер тәҗрибәле абый-кардәш болай дип әйткән: «Программа вакытында беркем дә үз урыныннан китмәде, чөнки бар нәрсәне дә күрергә теләде». Бер миссионер шул конгресс турында болай дигән: «Роликлар хакыйкатькә һәм Патшалыкка иманымны тагы да ныгытты».

Үткән елда Йәһвә безне шулай ук берничә яңа Патшалык җыры белән фатихалады. Бер гаилә болай дип язган: «Яңа җырларны алгач, Йәһвә безне кочаклаган кебек тоелды. Авыр чакларда, бу җырлар безнең рухыбызны күтәрә». Конгрессларда без Күзәтү манарасы хоры һәм оркестры турында күбрәк белдек. Алар әзерләгән музыка Йәһвәгә дан һәм шатлык китерә!

Без барыгызны да, Йәһвәдән үрнәк алып, җыелышка кайткан кардәшләрне җылы кабул итәргә дәртләндерәбез

Сезнең җыелышыгыз иҗтимагый урыннарда күчмә стенд белән вәгазьлиме? Хезмәтнең бу төре шундый искиткеч! Стендлар ярдәмендә хәтта сак астында торган йортларда һәм хосусый территориядә яшәгән кешеләр хакыйкать турында ишетә ала. Күчмә стендлар актив булмаган Йәһвә Шаһитләренә дә рухи ярдәм алырга мөмкинлек бирә. 2015 елның гыйнварында Көньяк Кореядә бер кеше күчмә стенд янына килгән. Аның сүзләре буенча, ул күптән түгел генә рухи сораулар турында җитди уйлана башлаган. Бу кеше өйрәнүгә ризалашкан. 2015 елның февраль аенда ул беренче тапкыр җыелыш очрашуына килгән. Мартта ул инде тәмәке тартуын ташлаган, ә апрельдә Көньяк Кореядәге филиалга экскурсиягә барган. Хәзер бу кеше рухи яктан үсүен дәвам итә. Бу — төп идарәгә җиткерелгән күпсанлы очракларның берсе генә.

Без үткән конгресста алган брошюра актив булмаган кардәшләрне, әле соң булмаганда, Йәһвәнең назлы кочагына кайтырга дәртләндерсен дип дога кылабыз. Без барыгызны да, Йәһвәдән үрнәк алып, җыелышка кайткан кардәшләрне җылы кабул итәргә дәртләндерәбез (Йәз. 34:16).

Үткән хезмәт елында Йәһвә үз халкын, һичшиксез, фатихалады. Киләчәктә безне нәрсә көтә? Моны вакыт күрсәтер. Кардәшләр, без, Җитәкче советның әгъзалары, барыгызны да бик яратабыз һәм сезнең турында дога кылабыз.

Иң яхшы теләкләр белән,

кардәшләрегез.

Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы