ИНДОНЕЗИЯ
«Менә шуннан мин башлармын да!»
Австралия филиалының хезмәтчесе Александр Магилливрэй үз офисында уйга батып тегендә-монда йөри. Инде берничә көн дәвамында бер проблема аңа тынычлык бирми. Ләкин ахыр чиктә ул бу проблеманың чишү юлын таба, һәм хәзер аңа Фрэнк Райс белән сөйләшергә генә кирәк.
Фрэнкка ул вакытта 28 яшь булган. Ул китап таратучы (пионер) булып хезмәт иткән. Хакыйкать белән ул яшүсмер чагында танышкан һәм озакламый китап таратучы булып киткән. Фрэнк бөтен Австралиядә диярлек 10 елдан артык вәгазьләгән. Ул атка атланып та, велосипедта да, мотоциклда да, тәгәрмәчле йортта да йөреп хезмәт иткән. Хәзер Фрэнк кыска вакытка Бәйтелдә тукталган һәм хәзер башка территориягә күченергә әзер булган.
Магилливрэй, Фрэнкны үз офисына чакырып, картада Австралиядән төньякка таба урнашкан утрауларны күрсәткән. «Фрэнк, син бу җирдә вәгазь ишеген ачарга теләр идеңме? — дип сораган ул.— Бу утрауларда бер кардәш тә юк!»
Фрэнк Һиндстан океанында энҗе муенсага охшаш утрауларга — Нидерландиянең Ост-Индиясенә (бүген Индонезия) * тагын бер тапкыр күз салган. Бу утрауларда миллионлаган кеше Аллаһы Патшалыгы турындагы хәбәрне әле ишетмәгән булган. Батавия башкаласына (бүген Джакарта) күрсәтеп, Фрэнк болай дип әйтеп куйган: «Менә шуннан мин башлармын да!»
Явада вәгазьләү
1931 елда Фрэнк Райс Джакартага — Ява утравындагы шаулап торган зур шәһәргә килгән. Фрэнк шәһәрнең үзәгеннән ерак булмаган бер бүлмәне арендага алып, аны Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар тулы коробкалар белән тутырган. Бүлмәнең хуҗасы моңа бик гаҗәпләнгән.
«Башта мин үземне ялгыз хис иттем, өемне сагындым,— дип исенә төшергән Фрэнк.— Кешеләр ак җитен кием һәм пробка агачыннан ясалган башлыклар киеп йөри иде. Ә мин, Австралиядән үзем белән алып килгән калын кием киеп, эсселеккә чыдый алмый идем. Мин голланд телендә һәм индонезия телендә бер сүз дә белми идем. Йәһвәгә җитәкчелек
сорап дога кылганнан соң, мин, шәһәрнең сәүдә өлкәсенә барсам, инглиз телендә сөйләшүчеләрне таба алырмын, дип уйладым. Менә шуннан мин вәгазьли башладым. Бу бик уңышлы кыр булып чыкты!»Джакартада яшәүчеләрнең күбесе голланд телендә сөйләшкәнгә, Фрэнк бу телне өйрәнер өчен күп тырышлыклар куйган һәм тиздән өйдән-өйгә йөреп вәгазьли башлаган. Ул шулай ук индонезия телен дә өйрәнә башлаган һәм вакыт узу белән бу телне дә үзләштергән. «Минем индонезия телендә басмаларым юк иде, һәм бу проблема булып торды,— дип сөйләгән Фрэнк.— Аннары Йәһвә мине Индонезия теле укытучысына җибәрде. Ул хакыйкать белән кызыксынды һәм «Үлгән кешеләр кайда?» дигән брошюраны тәрҗемә итәргә ризалашты. Аннары башка буклетлар да тәрҗемә ителде, һәм тиздән күп Индонезия кешеләре хакыйкать белән кызыксына башлады».
1931 елның ноябрендә Джакартага Австралиядән тагын ике пионер килгән: 25 яшьлек Клем Дешан һәм 19 яшьлек Билл Хантер. Клем һәм Билл үзләре белән тәгәрмәчле йорт алып килгән. Андый машина Индонезиядә иң беренче булган. Голланд телендә берничә сүзтезмә ятлаганнан соң, бу пионерлар Яваның зур шәһәрләрендә вәгазьләргә тотынган.
Соңрак Клем һәм Билл вәгазьләгән җирләрдә Чарлз Харрис исемле бер чыдам пионер хезмәт иткән. Ул да Австралиядән булган. 1935 елдан башлап, Чарлз Ява территориясенең зур өлешен тәгәрмәчле йортта һәм велосипедта йөреп чыккан. Ул басмаларны биш телдә: гарәп, кытай, голланд, инглиз һәм индонезия телләрендә тәкъдим иткән. Кайбер елларда ул якынча 17 000 басма тараткан.
Чарлз тараткан басмаларның саны күпләрне игътибарсыз калдырмаган. Бер чиновник Джакартада Клем Дешаннан болай дип сораган: «Сезнең монда, Көнчыгыш Явада, күпме кешеләрегез бар?»
«Бер генә»,— дип җавап кайтарган Дешан.
«Мин сезгә ышанырмын дип уйлыйсызмы? — дип кискен итеп әйтеп куйган чиновник.— Бар җирдә дә таратылган басмаларыгызны исәпкә алсак, сезнең дөнья хәтле кешеләрегез булырга тиеш!»
Беренче пионерлар мөмкин кадәр күп кешегә барып җитәр өчен һәрвакыт күченеп йөргән. «Без утрауны аркылыга-буйга йөреп чыктык. Кешеләр белән сирәк кенә икенче тапкыр сөйләшеп булды»,— дип әйткән Билл Хантер. Вәг. 11:6; 1 Көр. 3:6).
Бу пионерлар шактый күп рухи орлыклар чәчкән, һәм соңрак бу зур рухи уңышларга китергән (Суматра утравында яхшы хәбәрне ишетәләр
Якынча 1936 елда Явадагы пионерлар Суматрада вәгазьләү турында уйлый башлаган. Бу таулы утрау дөньяда зурлык буенча алтынчы урын ала. Ул экваторда урнаша, анда күп зур шәһәрләр һәм плантацияләр бар. Утрауның зур гына өлешен сазлыклар белән тропик урманнар тәшкил итә.
Пионерлар шул утрауга Фрэнк Райсны җибәрергә булган, шуңа күрә алар үзләрендә булган аз акчаларын җыйган да аңа юлга билет сатып алган. Фрэнк Төньяк Суматрадагы Медан шәһәренә килеп җиткән. Аның үзе белән вәгазьләү өчен ике сумкасы, басмалар тулы 40 коробка һәм аз гына акчасы булган. Фрэнкның иманы нык булган. Ул, Йәһвә аңа булышыр дип өметләнеп, тоткарланмыйча эшкә тотынган (Мат. 6:33).
Меданда соңгы атнада вәгазьләгәндә, Фрэнк ачык йөзле бер голланд кешесен очраткан. Ул Фрэнкны кофе эчәргә чакырган. Фрэнк бу ир кешегә, утрауда яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен үзенә машина кирәк, дип әйткән. Үз бакчасында ватылган машинага күрсәтеп, бу ир: «Аны ремонтласаң, 100 гульденгә * сатып ал»,— дигән.
«Минем 100 гульден юк»,— дип җавап кайтарган Фрэнк.
Бу кеше, Фрэнкка игътибар белән карап: «Син чыннан да бөтен Суматрада вәгазьләргә телисеңме?» — дип сораган.
«Әйе»,— дигән Фрэнк.
«Ярар, машинаны ремонтласаң, аны бушлай алып китә аласың. Соңрак, акча тапкач, түләрсең»,— дигән.
Фрэнк машинаны ремонтлаган. Ул болай дип язган: «Басмалар тулы машина белән, ягулык тулы бак белән һәм иман тулы йөрәк белән мин Суматрадагы халыкка вәгазьләргә киттем».
Фрэнк бер елдан соң, бөтен Суматраны йөреп чыккач, Джакартага кире кайткан. Джакартада ул машинаны 100 гульденгә саткан да бу акчаны Меданда яшәгән теге ир кешегә җибәргән.
Берничә атнадан соң, Фрэнк Австралиядән хат алган. Аны Индокытайга билгеләгәннәр (бүген Камбоджа, Лаос һәм Вьетнам). Озак уйламыйча, ул үз сумкаларын җыйган да яңа территориягә вәгазьләргә юл тоткан.
^ 6 абз. Элек бу утраулар Голландиянең Ост-Индиясе дип аталган. Голландлылар монда якынча 300 ел элек килгән булган һәм үзләренең колонияләрен урнаштырган. Вакыт узу белән тәмләткечләрне сату ярдәмендә бу колония империягә әйләнгән. Индонезия турында сөйләгәндә, без илләр белән шәһәрләрнең бүгенге исемнәрен кулланырбыз.
^ 20 абз. Бүген 1 100 долларга (АКШ) тиң.