ИНДОНЕЗИЯ
Японнарның басымы астында
1942 елның башында Япония Индонезияне үз контроле астына алган. Күп кенә кардәшләр авыр эшләргә мәҗбүр булган: алар юллар төзегән я канаулар чистарткан. Башкаларын үтә пычрак төрмә лагерьларына җибәргәннәр һәм сугышта катнашырга баш тартканнары өчен җәзалап интектергәннәр. Төрмәдә ким дигәндә өч кардәшебез үлгән.
Көнчыгыш Явада тауда урнашкан бер авылдан Йоханна Харп исемле бер голланд апа-кардәш сугышның беренче ике елында лагерьга эләкмәгән. Ул өч яшүсмер баласы белән *. Аннары тәрҗемә ителгән басмаларның копияләрен ясап, бөтен Ява буенча Йәһвә Шаһитләренә яшерен җибәргәннәр.
азатлыкларыннан файдаланып «Котылу» дигән китапны һәм «Күзәтү манарасы» журналларын инглиз теленнән голланд теленә тәрҗемә иткәнИректә калган берничә Йәһвә Шаһите төркемләп очрашкан һәм сак кына вәгазьләгән. «Мин хакыйкать турында сөйләгәндә һәрвакыт сак идем,— дип әйткән Джозефина Элиас (элек Тань).— Кызыксынган кешеләрнең өйләренә килгәндә, мин шахмат тактасын тотып килә идем. Мин моны башкалар үзем шахмат уйнарга киләм дип уйласыннар өчен эшли идем». Феликс Тань хатыны Бола белән өйдән-өйгә вәгазьләп имеш сабын сатып йөргән. «Безнең артыбыздан һәрвакыт кемпейтай дигән коточкыч япон хәрби полициясе йөрде,— дип әйткән Феликс.— Шик тудырмас өчен без өйрәнүчеләребезгә төрле вакытта килә идек. Алты өйрәнүче рухи яктан үсте һәм сугыш вакытында суга чумдырылды».
Джакартадагы бүленеш
Сугыш вакытында кардәшләрнең күп авырлыкларына тагын бер сынау өстәлгән. Япония хөкүмәте бар чит ил кешеләренә, шул исәптән Индонезиядә яшәүче кытайларга, регистрация үтәргә һәм документ алырга кушкан. Бу документта Япония империясенә тугрылык анты язылган булган, һәм бу документны кешеләргә үзләре белән йөртергә кирәк булган. Кардәшләр регистрация үтеп кул куяргамы яки баш тартыргамы дип уйлаган.
Феликс Тань болай дип аңлаткан: «Джакартадагы кардәшләр безне, Сукабуми шәһәрендәге кардәшләрне, бу документка кул куймаска өндәгән иде. Ләкин без чиновниклардан документ текстын үзгәртергә: кул куйган кеше
тугры булырга ант итә дип түгел, ә кул куйган кеше Япония армиясенә каршы тормас дип язарга сорадык. Гаҗәеп, ләкин алар ризалашты, шуңа күрә без барыбыз да документлар алдык. Джакартадагы кардәшләр, без кабул иткән карар турында ишеткәч, безне мөртәтләр дип атады һәм безнең белән аралашмый башлады».Кызганычка каршы, бик катгый карашта торган кардәшләрнең күбесе, кулга алынгач, хакыйкатьтән ваз кичкән. Әмма аларның берсе моны эшләмәгән һәм Андре Элиас белән бергә төрмәдә утырган. «Мин аның белән регистрация турында сөйләштем һәм аңа бу сорауга киңрәк карарга булыштым,— дип әйткән Андре.— Ул безнең белән аралашмаганы өчен басынкылык белән гафу үтенде. Безнең бер-беребезне ныгытып торыр өчен вакытыбыз күп иде. Кызганычка каршы, төрмәнең авыр шартлары аркасында бу кардәш үлеп китте».
«Мердека!»
1945 елда сугыш тәмамлангач, кардәшләр ашкынып вәгазьләргә тотынган. Төрмәдә утырган һәм җәзалап интектерелгән
бер абый-кардәш Австралия филиалына болай дип язган: «Дүрт авыр ел үтте, һәм мин яңадан азатлыкта. Иманым какшамады, карашларым да үзгәрмәде. Авырлыклар кичергәндә, мин кардәшләр турында беркайчан да онытмый идем. Сез миңа китаплар җибәрә алмассызмы?»Ниһаять, илгә басмалар кертелә башлаган. Башта аз-азлап, ә аннары күп итеп китерә башлаганнар. Джакартада 10 кардәш индонезия теленә тәрҗемә итү эшен дәвам иткән.
1945 елның 17 августында Индонезиядәге мөстәкыйль партия илне мөстәкыйль республика дип игълан иткән һәм Голландиянең колониаль хөкүмәтенә каршы революция башлаган. Революция дүрт ел барган. Шул тынычсыз вакытта дистәләгән мең кеше үлгән һәм җиде миллионнан артык кеше үз йортларын калдырып киткән.
Революция вакытында кардәшләр өйдән-өйгә йөреп вәгазьләүләрен дәвам иткән. «Патриотлар безне „Мердека!“ дип („Азатлык!“ дигәнне аңлата) кычкырырга мәҗбүр итәргә тырышты,— дип сөйләгән Джозефина Элиас.— Ләкин без аларга, сәяси эшләрдә катнашмыйбыз, дип әйттек». 1949 елда Голландия үз колониясендә хакимлекне Индонезиянең Кушма Штатлары Республикасына тапшырган (бүген Индонезия республикасы дип атала) *.
1950 елга Индонезиядәге кардәшләр инде якынча 10 ел сугыш аркасында төрле авырлыклар кичереп торган. Ләкин хәзер аларны гаять зур эш көткән. Алар Индонезиядә яшәгән миллионлаган кешегә яхшы хәбәрне ничек җиткерә алачак? Кеше карашыннан, бу мөмкин түгел кебек тоелган! Әмма кардәшләр бу эшкә нык иман белән тотынган һәм Йәһвә «ашлык урырга эшчеләр җибәрер» дип ышанган (Мат. 9:38). Йәһвә шулай эшләгән дә.